21 март Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль ассамблеясы карары нигезендә дөньяның бар илләрендә Халыкара урман көне буларак билгеләп үтелә .Шушы уңайдан 20 март көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре"Урманны саклыйк!" дигән танып -белү программасын төзеделәр һәм мәктәп белән бергә укучылар арасында төрле чаралар уздырдылар:"Яшә урман !» рәсем конкурсы, викторина һәм табышмаклар ,«Фотозагадка»конкурсы, "Урманны саклагыз!" дигән презентация карадылар , «Лесная мозаика»дигән коссворд чиштеләр . Чараның максаты – халыкка урман экосистемасының, агачлар үстерү һәм табигатьне яшәртүнең әһәмиятен аңлату.
Директор Князевского СДК Тамара Тузеева