«Россия юристлары ассоциациясе» түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

24 мартта «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия күләмендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. ТРда бу көнне Россия Президентының Татарстандагы кабул итү урынында, «Бердәм Россия» партиясенең региональ җәмәгать кабул итү урынында, ТР Җәмәгать кабул итү палатасында, «Бердәм Россия» партиясенең район (шәһәр) бүлекчәләрендә, шулай ук Россия юристлары ассоциациясенең Казан, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге түләүсез юридик ярдәм күрсәтү бүлекчәләрендә – барысы 56 пунктта 8.00-16.00 сәгатьләрдә кабул итүләр узачак.

Халыкның сорауларына ТР Юстиция министрлыгы, Прокуратура, Конституцион суд аппараты, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасындагы идарәсе, суд приставлары федераль хезмәте, адвокатлар, нотариуслар, Россия Юристлар ассоциациясе вәкилләре җавап бирәчәк. 

Түләүсез консультация алу урыннарының адреслары, телефон номерлары 20 марттан соң Россия юристлары ассоциациясенең региональ бүлеге сайтында alrf16.ru билгеле булачак. Элемтә өчен телефон: (843) 223-07-83.

Бу көнне районда да кабул итү оештырыла. Тукайлылар 8.00-16.00 сәгатьләрдә Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин тыкрыгы, 1нче йорт (социаль яклау идарәсе бинасы) адресы буенча партиянең җирле бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Телефоннар: 71-39-75, 70-16-35. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International