«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль педагог Шавалиева Гөлназ Бөтендэнья сәламәтлек көне уңаеннан квест-уен уздырды. Анда социаль яктан авыр хәлдә яшәүче , күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче,аз керемле гаиләдән булган 9 укучы катнашты. Укучылар бик теләп спорт темасына багышланган табышмаклар , викторина, анаграммаларга,әйтемнәрне чиштеләр һәм эстафетада катнаштылар