Фермер Минталип Миңнеханов язгы кыр эшләрендә бәрәңге утырту һәм бөртеклеләрне чәчүдә яңа техника кулланачак

2017 елның 29 марты, чәршәмбе

Тагын бер кавым вакыт узар һәм иген басулары тракторлар гөрелтесенә күмелер. Авыл хезмәтчәннәре өчен кызу чор – язгы кыр эшләре башланыр. Әлеге җаваплы чорга әзерлекнең торышы белән кызыксынып, без Иске Җирекле авылында урнашкан «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында булып кайттык.

Районда бәрәңге үстерү остасы булып танылган Минталип Миңнехановның хуҗалыгына керү белән биредәге тәртип, төзеклек күзгә ташлана. Машина паркы итеп көйләнгән мәйданчыкта рәт-рәт булып төрле төстәге, төрле рәвештәге, ялтырап торган агрегатлар тезелеп киткән.

– Быел язгы кыр эшләрендә ике тырма агрегаты, ике чәчкеч, ике катоклау агрегаты, 8 метр киңлектәге яңа КПМ-8 культиваторы, бәрәңге орлыгын тиешле тирәнлеккә чәчү өчен кулланылучы фреза-доминатор, ике БДП-4 туфрак эшкәртү агрегаты, бер бәрәңге утырту машинасы, биш трактор катнашачак. Ел башыннан 5 млн сумлык яңа техника алынды. Яңа алынган тырма һәм катоклау агрегатлары гидравлик җайланма белән тәэмин ителгән. Бу әлеге агрегатларны сүтеп-җыюны басуда үткәрмәү (агрегат җыелган килеш кирәкле җиргә илтелә), күтәртү, утырту өчен бик җайлы. Иске яңаны саклый, диләр бит. Яңаны бик таушалдырмас өчен, искене төзәтеп-майлап куйдык, – ди «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Рамис Миңнеханов.

Сөйләшеп торган арада, янәшәбезгә Фәрхәт Хәсәнов һәм Сергей Ревенько килде. Алар – механизаторлар.

– Фәрхәт – безнең алыштыргысыз эшчебез. Ул инде менә дүртенче язын басуда каршылый. Аңа нинди генә эшне йөкләмә, барысын да югары сыйфатлы итеп башкара. Безнең әйтергә теләгән сүзне күз карашыннан ук аңлый. Аның белән эшләве күпкә җиңелрәк, – ди Рамис Минталип улы. 

Сергей Ревенько да хуҗалыкта бер генә сезон эшләүгә карамастан, үзен булган механизатор итеп күрсәтергә җитешкән. «Бу егеткә зур өметләр баглыйбыз», – ди аның турында җитәкче.

Рамис Минталип улы сүзләренчә, бүгенге көндә кырга керү мөмкин түгел. Шуңа хуҗалык хезмәтчәннәре техника ремонтлау-көйләү һәм орлык әзерләү белән мәшгуль икән.

– Орлыклык бәрәңгене саклый торган склад заманча җилләткеч белән җиһазландырылган, бәрәңге үрмәсен өчен бина эче һәрвакыт ике градус җылылыкта тотыла, иртән һәм кичкә салкын һава да кертеп алабыз, – ди белгеч.

Тау булып өелеп торган бәрәңге янына керәбез. Уң якта бәрәңгенең – «ароза», сул якта – «гала» сорты. Әле бу елны сынап карар өчен тагын ике сорт алып кайтырга җыеналар икән.

– Хезмәтчәннәр шома, яхшы бәрәңгене генә калдырып баралар. Вак-төяк, әз-мәз черекләр шунда ук ташлана. Монда – 130 тонна чамасы бәрәңге. Барысы да орлыкка китәчәк. Гектарына 30 тонна керә дигән сүз. Быел 43 гектар мәйданда бәрәңге утыртылачак, – дип аңлата Рамис Миңнеханов.

Бәрәңге утыртудан кала, хуҗалыкта бу язны бодайның «экада» сортын чәчәргә планлаштырып торалар икән. Язгы бодай 300 гектарга якын мәйданны билиячәк. 

Хуҗалыкта ашлама туплау, ягулык материаллары алу мәсьәләсенә дә җаваплы караганнар.

– Ашлама җитәрлек. Ягулык материаллары әле 10-15 тонналап бар. Бу язгы кыр эшләренә җитәчәк. Җәйгә тагын унбишен алып кую комачауламас, – дип сөйләде Рамис Минталип улы. 

Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып, куелган максатларына ирешергә язсын.

 

 


Эльвира Абдуллина.

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International