Хәзер дәүләт хезмәтләре порталы аша социаль ярдәм алуга электрон гариза тапшыра алу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итәләр район социаль яклау идарәсе белгечләре.
әүләт хезмәтләре порталына кереп балага һәр ай саен; бала тугач бер тапкыр; баланы 1,5 яшькә кадәр караган өчен һәр ай саен түләнә торган пособиены; баланың балалар бакчасына йөрегәне өчен түләнген акчага компенсацияне; оешма бетерелеп, эштән җибәрелгән хатын-кызларга йөклелек һәм бала тапкач бирелүче пособиене; пенсионерларга түләнүче юл акчалары алуны; коммуналь хезмәтләргә һәм торак йортка түләүгә субсидиягә; аерым категория гражданнарга коммуналь хезмәтләргә һәм торак йортка түләүгә субсидия-ташламаны; 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булганнарга коммуналь хезмәтләргә һәм торак йортка түләүгә субсидия-ташламаны сорап язылган электрон гариза тапшырырга мөмкин.
–Моның өченсайт: esia.gosuslugi.ru/registration.
Өстәмә мәгълүматны 71-32-00, 70-13-41, 70-00-57 телефон номерына да шалтыратып белешергә мөмкин.