(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы россиялеләргә май аендагы ял көннәре турында хәбәр итә. Эшләүче гражданнар Яз һәм хезмәт бәйрәмендә - 3, Җиңү көне уңаеннан 4 көн ял итәчәк. Бу хакта «Российская газета» басмасы җиткерә.
Яз һәм хезмәт бәйрәмендә: 29 һәм 30 апрель (шимбә һәм якшәмбе көннәре) 1 май (дүшәмбе) ял көннәре. Җиңү көне уңаеннан 4 көн ял: 6 май (шимбә), 7 май (якшәмбе), 8 май (дүшәмбе - 7 гыйнвардан ял көне итеп күчерелде), 9 май – Җиңү көне (сишәмбегә туры килә һәм ул эш көне булмаган бәйрәм көне санала).