Халыкара музейлар көнендә Тукай районы Кнәз авылында урнашкан «Патриот» хәрби дан музеена экскурсия белән «Бердәм Россия» партиясенең «Яшь гвардиячеләр»е килде. Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларны музей һәм анда булган төрле-төрле экспонатлар белән таныштырды, дип хәбәр итә безгә даими хәбәрчебез Тамара Тузеева.