«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре ««Стоп ВИЧ/СПИД» бөтенроссия акциясе кысаларында «Чоңгылга юл» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Анда төрле гаиләләрдән 102 балигъ булмаган бала чакырылган иде. балаларга ул көнне бу куркыныч инфекциянең ни рәвешле йогуы, аннан саклану юллары турында аңлатылды. Блиц-сорашу үткәрелде, ВИЧка каршы социаль ролик күрсәтелде. Тренинг ахырында укучылар үзләре дә бу темага кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр, плакатлар ясадылар.