"Минем кече Ватаным» VII Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

"Минем кече Ватаным» VII Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсына гаризалар кабул ителә башлады.

Бәйгедә 14тән 35 яшькә кадәр Россия гражданнары катнаша ала. Конкурсның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү, үзенең кече Ватаны өчен милли горурлык хисләре уяту.
«Минем кече Ватаным» VII Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан үткәрелә. Быел конкурска түбәнгәдәге номинацияләр буенча эшләр кабул ителә: "Минем авыл торак пунктының (авыл, хутор, кышлак, олыс) тарихы"; "Минем авыл торак пунктының (авыл, хутор, кышлак, олыс) Web-сайты"; "Крестьян шәҗәрәләре"; "Россия халыклары традицияләре һәм кәсепләре"; "Минем хыялымдагы авыл"; «Авылга ышанабыз! Россия белән горурланабыз!» темасына социаль басма реклама"; «Авыл кинопробалары».


Гаризалар  наследие-села.рф.16 июньгә кадәр кабул ителә. Аны «Авылның мәдәни-тирихи мирасы» мәгълүмат порталының «Минем кече Ватаным» конкурсы» бүлеге аша электрон рәвештә бирергә кирәк. www.nasledie-sela.ru,
 

Контактный телефон: 8(495)621-50-52, Анастасия Иванова, электронная почта: malaya_rodina@inbox.ru, rssm@inbox.ru, официальный сайт: www.nasledie-sela.ru.

Приложение: на 7 л. в 1 экз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International