Ата-аналар район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

2016-2017 уку елында мәктәпләрнең ата-аналар комитетлары арасында «Тату сыйныф серләре» дип аталган конкурс үткән иде. Анда районның 22 мәктәбе катнашты. Аларның 7се финалга чыкты. Шулар арасыннан Новотроицкое мәктәбенең 6нчы сыйныфы ата-аналар комитеты җиңүче дип табылды. Әти-әниләр комитеты әгъзалары, балалар үзләре, сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Нуретдинова «Хезмәт тәрбиясе, экология» дип аталган проектларын Казанда яклады.

Бүген әлеге проектны эшләүдә катнашкан биш гаилә – Ландыш һәм Алексей Швалевлар, Елена һәм Илдус Хәсәновлар, Светлана һәм Равил Мифтаховлар, Елена һәм Олег Князевлар, Гөлфия һәм Илшат Усмановлар район башлыгы Васил Хаҗиевның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International