Сәләт лагере “Болгар Туган тел форумы“ның икенче сменасы дәвам итә. Файдалы һәм күңелле ял итүчеләр арасында тукайлылар да бар. Кичә Болгар аланында татар яшьләре журналистика нечкәлекләре мастер-классында катнашты. Аны “Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясенең проектлар режиссеры, алып баручы Венера Иванова үткәрде.