«Тукай азык-төлек корпорациясе» ҖЧҖендә кыр эшчәннәре актив рәвештә терлек азыгы әзерлиләр

2017 елның 14 июле, җомга

«Тукай азык-төлек корпорациясе» ҖЧҖендә кыр эшчәннәре актив рәвештә терлек азыгы әзерлиләр. Күпьеллык үләннәрне механизатор Михаил Лаврентьев чаптыра. Ул «МакДон» комбайнында эшли. Чаптырылган үләнне «Ягуар» комбайнында Марат Сәгъманов ваклый һәм җыя, ә яшел массаны “КамАЗ”ларда ташуны Марат Гәрәев, Геннадий Минов, Павел Антонов һәм Руслан Кыямов башкаралар. Фермада аны сенажга Кәрим Галләмов сала.

«Узган ел белән чагыштырсак, без бу вакытка үләннәрне беренче кат чабып бетереп, печән итеп әзерләгән идек инде. Хәзер бар көчне сенаж әзерләүгә куябыз – бүгенгә 3900 тонна әзерләнде. Һава шартларының четерекле булуына да карамастан, терлек азыгын җитәрлек итеп әзерләячәкбез», – дип хәбәр итте хуҗалык җитәкчесе Фердинат Шәвәлиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International