Пенсия яшенә җитеп тә, эшләвен дәвам итүче гражданнарның 1 августтан пенсиясенэ корректировка ясала Берәүләр өчен бу үсеш нибары берничә сум белән исәпләнсә, икенчеләр берничә йөз сумга күбрәк ала башлаячак. Өстәмәләр хезмәт хакы дәрәҗәсе, эш стажы, эш бирүче түләгән иминият кертемнәре күләменә карап билгеләнә Агымдагы елда 1 баллның бәясе 78,57 сум,димәк, иң зур үсеш 235,74 сум гына тәшкил итә ала.