Түбән Суыксу авыл мәдәният йорты агитбригадасы ындыр табагы хезмәткәрләре алдында чыгыш ясады

2017 елның 29 августы, сишәмбе

«Тукай Азык-төлек корпорациясе» агрофирмасы ҖЧҖ дә урып-җыю эшләренең кызган чагы. Кыр хезмәткәрләренең эшчәнлеге бик мөһим һәм җаваплы. Түбән Суыксу авыл мәдәният йорты агитбригадасы ындыр табагы хезмәткәрләре алдында чыгыш ясады. Биредәге эшчеләр сирәк кенә эләгә торган ял минутларында атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мәүләвиев башкаруында дәртле җырларны рәхәтләнеп тыңлады, шулай ук балалар бию коллективы (җитәкчесе – Инзилә Садыйкова) чыгышларын карады. Авыл китапханәсе мөдире Ләйлә Ихсанова өр-яңа матбугат хәбәрләре белән таныштырды, гәҗитләр таратты, дип хәбәр итте Миләүшә Муллашова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International