ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
«ИШТИРӘК АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ» БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«16» февраль 2024 ел Иштирәк авылы №3
2024 елга Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычларын профилактикалау программасын раслау турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законга, «Контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычын профилактикалау программасын эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында» 2021 елның 25 июнендәге 990 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлеге уставына таянып, Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлеге Башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ:
Башкарма комитет җитәкчесе Г.С. Гарифуллина
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлеге Башкарма комитетының 2023 елның «16» февралендә 3 номерлы карарына кушымта
2024 елга Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычларын профилактикалау программасы
Әлеге программа «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 44 статьясы, «Контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычын профилактикалау программасын эшләү һәм раслау кагыйдәләрен раслау турында» 2021 елның 25 июнендәге 990 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә эшләнгән һәм төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда закон белән саклана торган кыйммәтләргә зарар (зыян) китерү куркынычларын профилактикалау буенча чаралар комплексын күздә тота.
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлеге уставы нигезендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган (алга таба - контроль органы) булып Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлеге тора. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлегенең төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыруга вәкаләтле структур бүлекчәсе булып Иштирәк авыл җирлеге Башкарма комитеты (алга таба – контроль органы) тора.
Төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контроль предметы булып тора:
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләрен раслау турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлеге Советының 2012 елның 10 октябрендәге 8/2 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре (алга таба – Кагыйдәләр) белән билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне, инвалидларның социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктуралары һәм күрсәтелә торган хезмәтләрдән файдалана алуын тәэмин итү таләпләрен юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, гражданнар (алга таба – контрольдәге затлар) тарафыннан үтәү.
Төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контроль объектлары (алга таба – контроль объектлары) булып тора:
- Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү өлкәсендә контрольдәге затларның эшчәнлеге, гамәлләре (гамәл кылмавы), алар кысаларында мәҗбүри таләпләр, шул исәптән эшчәнлек, гамәлләр кылучы (гамәл кылмаучы) контрольдәге затларга карата куелган таләпләр үтәлергә тиеш;
- контрольдәге затларның эшчәнлек нәтиҗәләре, шул исәптән мәҗбүри таләпләр куелган эшләр һәм хезмәтләр;
- контрольдәге затлар биләгән һәм (яки) файдаланган һәм аларга төзекләндерү өлкәсендә мәҗбүри таләпләр куелган биналар, корылмалар, төзелмәләр, территорияләр, җир кишәрлекләрен дә кертеп, һ.б. объектлар
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлеге территориясендә профилактик эшчәнлекне үстерү һәм гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елда түбәндәге эшчәнлек башкарылган:
- гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә (интернет челтәрендә) контроль эшчәнлеккә багышланган махсус бүлектә (махсус бүлеккә керү район рәсми сайтының баш (төп) битеннән башкарылырга тиеш), районның рәсми сайтында махсус бүлектә урнаштыру зарурлыгы «Дәүләт контроле турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 46 статьясы 3 өлешендә билгеләнгән мәгълүматлар;
- Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) «авыл җирлекләре» бүлегендә мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча, шулай ук Росреестр, Россельхознадзор, РФ Икътисади үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан бирелә торган мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча, эшмәкәрләр берләшмәсенә дәүләт ярдәме чаралары турында, шулай ук 2023 елда дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында мәгълүмати материаллар – әзер контент (пресс – релизлар, белешмәләр, видеороликлар һ.б.) даими урнаштырыла;
- мәҗбүри таләпләрне, муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.
Профилактика программасының төп максатлары булып тора:
Профилактика программасының профилактика чараларын үткәрү түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән:
3. Профилактика чаралары исемлеге, аларны үткәрү срогы (дәвамлылыгы)
№ |
Чараның исеме |
Башкару срогы |
Гамәлгә ашыру өчен җаваплы структур бүлекчә |
1. |
Мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирү |
даими |
Иштирәк авыл җирлеге Башкарма комитеты |
2. |
Кисәтүләр бирү |
248-ФЗ номерлы Федераль законның 49 статьясында каралган нигезләр булганда |
Иштирәк авыл җирлеге Башкарма комитеты |
3. |
Консультацияләр |
контрольдәге затлар һәм аларның вәкилләре мөрәҗәгатьләре буенча |
Иштирәк авыл җирлеге Башкарма комитеты
|
Контроль орган Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) «авыл җирлекләре» бүлегендә һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) 248-ФЗ номерлы Федераль законның 46 статьясы 3 өлеше белән билгеләнгән мәгълүматларны урнаштырырга һәм актуаль хәлдә тотарга тиеш.
Кисәтү Россия Икътисади үсеш министрлыгының «Контроль (күзәтчелек) органы тарафыннан кулланыла торган документларның типлаштырылган формалары турында» 2021 елның 31 мартындагы 151 номерлы боерыгы белән расланган форма буенча төзелә.
Контрольдәге зат кисәтү алганнан соң ун эш көне эчендә Контроль органга кисәтүгә карата каршылык бирергә хокуклы.
Контроль орган кисәтүгә каршылыкны аны алганнан соң унбиш эш көне эчендә карый һәм түбәндәге карарларның берсен кабул итә:
Контроль орган контрольдәге затка кисәтүгә карата каршылык каралган көннән алып биш эш көненнән дә соңга калмыйча каршылыкны карау нәтиҗәләре турында хәбәр итә.
Контроль орган мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында бирелгән кисәтүләрнең исәбен алып бара һәм тиешле мәгълүматны башка профилактик чаралар һәм контроль чаралар үткәрү өчен куллана.
Муниципаль контроль секторы хезмәткәрләре контрольдәге затларга һәм аларның вәкилләренә консультацияләр бирәләр:
Шәхси кабул итүдә һәр мөрәҗәгать итүчегә инспекторлар тарафыннан шәхси консультация 10 минуттан артмаска тиеш.
Контроль орган контрольдәге затларга һәм аларның вәкилләренә телдән консультация бирү мәсьәләләре буенча язма рәвештә мәгълүмат бирми.
Контрольдәге затларга һәм аларның вәкилләренә язмача консультация бирү Контроль орган карарларына шикаять бирү тәртибе мәсьәләләре буенча башкарыла.
Контрольдәге зат «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләгән срокларда язма җавап бирү турында запрос җибәрергә хокуклы.
Контроль орган үткәрелгән консультацияләрнең исәбен алып бара.
Профилактика программасының нәтиҗәлелек һәм эффективлык күрсәткечләре
№
|
Күрсәткечнең исеме |
Максатчан зурлыклар |
1. |
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2021 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законның 46 статьясы 3 өлешенигезендә «интернет» челтәрендә контроль органның рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүматның тулылыгы |
100% |
2. |
Контрольдәге затларның һәм аларның вәкилләренең Контроль (күзәтчелек) органы консультациясеннән канәгатьлеге |
Мөрәҗәгать итүчеләр саныннан 90% |
Башкарма комитет җитәкчесе Г.С. Гарифуллина