КАРАР «____»_________2023 ел № ____ Тукай муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнарны гамәлгә ашыру буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

 

КАРАР

 

«____»_________2023 ел                    Яр Чаллы                                            № ____

 

 

Тукай муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнарны гамәлгә ашыру буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында

 

«Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләре һәм башка телләр турында» 1992 елның 8 июлендәге 1560-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы,  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 октябрендәге 794 номерлы карары белән расланган «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы нигезендә  

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. Тукай муниципаль районы Башлыгының 2019 елның 23 октябрендәге «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнарны гамәлгә ашыру буенча комиссия төзү турында» 100 номерлы  карарына үзгәрешләр кертергә (алга таба – комиссия). 

2. Тукай муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнарны гамәлгә ашыру буенча комиссия составын расларга (2 кушымта).

3. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнарны гамәлгә ашыру буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 19 мартындагы 26 номерлы  карар үз көчен югалткан дип танырга.  

4. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Район Башлыгы

                                                                                                                Ф.М. Камаев

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ

2023 елның __ _____________________

 ___ номерлы карарына 2 кушымта

 

 

ТР Тукай муниципаль районында

Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнарны гамәлгә ашыру буенча комиссия составы 

 

Рәис – Закиров Рөстәм Илдус улы, Район Башлыгы урынбасары;

 

Рәис урынбасары – Бариев Илфак Шамил улы, Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;

 

Секретарь – Шакирова Гөлназ Назиф кызы, «Тукай муниципаль районыныӊ үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ директоры.

 

Комиссия әгъзалары:

 

Гәрәев

Әнәс Рәшит улы

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары

Бузина

Нәзирә Камил кызы

Район Советы аппаратының юридик бүлеге башлыгы

Галеева

Ләйсән Рәшит кызы

Персонал белән эщләү бүлеге баш белгече

Потеев

Мансур Алиевич

«Тукай районы үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы

Сабиров

Әлфәт Зиатдин улы

«Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы

Гәрәева

Илзирә Илгиз кызы

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы

Гәрәев

Илнур Рәкыйп улы

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы

Рыбакова

Юлия Михайловна

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы

Шафикова

Илиза Шакирҗан кызы

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге баш белгече (тәрҗемәче)

Әгъләметдинова

Гөлназ Рәсим кызы

Тукай муниципаль районының «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» өстәмә белем бирү муниципаль мәгариф учреждениесе методисты

 

pdf
Скачать текст
PDF, 170.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International