КАРАР «30» ноябрь  2020 ел     № 30 Кече Шилнә авыл җирлеге хакимияте каршында балигъ булмаганнар эше буенча иҗтимагый комиссия төзү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

КЕЧЕ ШИЛНӘ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШЛЫГЫ

 

 

КАРАР

 

«30» ноябрь  2020 ел                  Кече Шилнә авылы                                     № 30

 

 

Кече Шилнә авыл җирлеге хакимияте каршында балигъ булмаганнар эше буенча иҗтимагый комиссия төзү турында

 

«Балигъ булмаганнарның күзәтүсезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында» 1999 елның 24 июнендәге 120-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында» 2010 елның 14 октябрендәге 71-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы һәм Кече Шилнә авыл җирлеге уставы нигезендә, балигъ булмаганнар арасында күзәтүсезлекне кисәтү һәм хокук бозуларны профилактикалау, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән профилактик эш алып бару максатыннан

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. «Кече Шилнә авыл җирлеге хакимияте каршындагы  балигъ булмаганнар эше буенча иҗтимагый комиссия турында» нигезләмәне расларга (1 кушымта).

2. Кече Шилнә авыл җирлеге хакимияте каршындагы  балигъ булмаганнар эше буенча иҗтимагый комиссия составын расларга (2 кушымта).

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында «авыл җирлекләре» бүлегендә (tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http//pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Кече Шилнә авыл җирлеге Башлыгы                                                              А.Г.Даутов

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы  Кече Шилнә авыл җирлеге Башлыгының 2020 елның                      30 ноябрь 30 номерлы карарына 1 кушымта

 

 

Кече Шилнә авыл җирлеге хакимияте каршындагы балигъ булмаганнар эше буенча иҗтимагый комиссия турында  

 

  1. Гомуми нигезләмәмләр

 

  1. Балигъ булмаганнар эшләре буенча иҗтимагый комиссия (алга таба – Комиссия) Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегендә (алга таба –  авыл җирлеге) балигъ булмаганнарның хокукларын яклау, аларның күзәтүсезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасының коллегиаль органы булып тора.
  2. Комиссия үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясе, Россия Федерациясе законнары, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең норматив актлары, Татарстан Республикасы законнары һәм норматив хокукый актлары, Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының хокукый актлары, шулай ук «Кече Шилнә авыл җирлеге хакимияте каршындагы балигъ булмаганнар эше буенча иҗтимагый комиссия турында» әлеге нигезләмәгә (алга таба – Нигезләмә) таяна.
  3. Комиссия эшчәнлеге законлылык, демократизм, балигъ булмаганнар белән гуманлы мөнәсәбәт, гаиләгә ярдәм һәм аның белән хезмәттәшлек итү, алынган мәгълүматның конфиденциальлеген саклап, балигъ булмаганнарга шәхси якын килү, вазыйфаи затларның һәм гражданнарның балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозган өчен җаваплылыгын тәэмин итү принципларына нигезләнә.
  4. Әлеге Нигезләмәдә кулланыла торган төшенчәләр «Балигъ булмаганнарның күзәтүсезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында» 1999 елның 24 июнендәге 120-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында» 2010 елның 14 октябрендәге 71-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән мәгънәләрдә кулланыла.

Әлеге нигезләмә максатларында түбәндәге төшенчәләр кулланыла:

балалар (балигъ булмаганнар) - 18 яшькә җитмәгән затлар, эмансипацияләнгән балигъ булмаганнардан һәм 18 яшькә җиткәнче никахлашкан затлардан тыш;

күзәтүсез бала – ата-ана яки башка законлы вәкилләр яисә вазыйфаи затлар тарафыннан тәрбия бирү, укыту һәм (яки) карап тәрбияләү бурычларын үтәмәү яки тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә контрольдә булмаган балигъ булмаган бала;

караучысыз бала – яшәү урыны һәм (яки) тору урыны булмаган күзәтүсез бала;

социаль куркыныч хәлдәге балигъ булмаган бала – күзәтүсезлек яки караучысызлык сәбәпле гомеренә яки сәламәтлегенә куркыныч янаган хәлдә булган яисә тәрбия бирүгә яки карап тәрбияләүгә карата таләпләргә туры килмәгән, яисә хокук бозган яки җәмгыятькә каршы гамәлләр кылган зат;

социаль куркыныч хәлдәге гаилә – социаль куркыныч хәлдәге балалары булган гаилә, шулай ук ата-аналары яки балигъ булмаганнарның башка законлы вәкилләре аларга тәрбия бирү, укыту һәм (яки) карап тәрбияләү буенча үз вазыйфаларын үтәми, аларның үз-үзләрен тотышына тискәре йогынты ясый яки алар белән рәхимсез мөрәҗәгать итә торган гаилә;

гаилә иминсезлегенең башлангыч стадиясендә булган гаилә – барлык әгъзаларының тормышы һәм тулы канлы үсеше өчен уңай шартлар тудыруда аның мөмкинлекләрен чикләүче проблемалары булган гаилә;

балалар белән рәхимсез мөгамәлә – ата-анасы яисә башка законлы вәкилләре ягыннан баланың сәламәтлегенә, үсешенә һәм (яки) абруена зыян китерә яки китерергә мөмкин гамәлләр яки гамәл кылмау рәвешендә чагыла торган физик, психик, сексуаль көч куллануның, бала ихтыяҗларын санга сукмауның барлык формалары;

шәхси профилактик эш – социаль куркыныч хәлдәге балигъ булмаганнарны һәм гаиләләрне үз вакытында ачыклау, шулай ук аларны социаль-педагогик тернәкләндерү һәм (яки) алар тарафыннан хокук бозулар һәм җәмгыятькә каршы гамәлләр кылуны кисәтү буенча эшчәнлек;

җирлек – шәһәр яки авыл җирлеге;

балигъ булмаганнарның күзәтүсезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау – балигъ булмаганнарның күзәтүсезлегенә һәм караучысызлыгына, хокук бозуларына һәм җәмгыятькә каршы гамәлләр кылуына китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны ачыклауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән, балигъ булмаганнар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән шәхси профилактик эш белән бергә алып барыла торган  социаль, хокукый, педагогик һәм башка чаралар системасы;

балигъ булмаганнар булу тыелган урыннар – балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерергә мөмкин Федераль закон һәм (яки) әлеге Закон нигезендә билгеләнгән урыннар;

балигъ булмаганнарның булуы чикләнә торган урыннар – балаларның сәламәтлегенә, физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү максатында, төнге вакытта балигъ булмаганнарның ата-аналары (аларны алмаштыручы затлар), шулай ук балалар катнашында чаралар уздыручы затлардан башка булулары тыелган Федераль закон һәм (яки) әлеге Закон нигезендә билгеләнгән урыннар;

ата-аналарны алмаштыручы затлар – балигъ булмаганның законлы вәкилләре, шулай ук балигъ булган туганнары һәм  балигъ булмаганнарны ата-анасының (законлы вәкиленең) телдән яисә язма рәвештә белдерелгән ризалыгы яисә кушуы буенча озата баручы   башка затлар;

төнге вакыт - 1 сентябрьдән 31 майга кадәр 22 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр яки 1 июньнән 31 августка кадәр 23 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр вакыт аралыгы.

5. Комиссия авыл җирлеге уставы нигезендә төзелә.

6. Комиссия караган мәсьәләләр нәтиҗәләре буенча карарлар кабул итә.

7. Комиссия үз эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белән хезмәттәшлек итә.

 

II. Комиссиянең максаты һәм төп бурычлары

 

8. Комиссия балигъ булмаганнарның күзәтүсезлеген, хокук бозуларын кисәтү, социаль куркыныч хәлдәге балигъ булмаганнар һәм гаиләләр белән шәхси профилактик эш алып баруда Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә ярдәм итү максатыннан оештырыла.

Комиссиянең төп бурычлары булып тора:

1) Балигъ булмаганнарга тәрбия бирү, карап тәрбияләү буенча үз вазыйфаларын үтәмәүче һәм (яки) аларның үз-үзләрен тотышына тискәре йогынты ясаучы, яисә аларга карата рәхимсез мөнәсәбәттә булган ата-аналарны, яисә башка законлы вәкилләрне ачыклау.

2) Җирлектә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны, эчкечелекне, наркоманияне һәм башка тискәре күренешләрне кисәтү.

3) Җирлектә балалар белән рәхимсез мөгамәлә очракларын ачыклау һәм кисәтү.

4) Балигъ булмаганнарның күзәтүсезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау эшен оештыруда Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә ярдәм күрсәтү.

5) Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә  җирлектәге балалар хәленә кагылышлы мәсьәләләр буенча мәгълүмат бирү.

 

III. Комиссиянең вәкаләтләре

 

10. Комиссия түбәндәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыра:

1) җирлектә балигъ булмаганнарның күзәтүсезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау чараларын оештыруда һәм үткәрүдә катнаша;

2) балалар йөрү тыелган урыннарда, шулай ук төнлә ата-анадан яки башка законлы вәкилләрдән башка балалар йөрү тыелган урыннарда балаларны ачыклау буенча рейдларда катнаша;

3) күзәтүсез, караучысыз балаларны, социаль куркыныч хәлдәге балигъ булмаганнарны һәм гаиләләрне, шулай ук даими рәвештә дәрес калдыручы балигъ булмаганнарны ачыклау буенча рейдлар үткәрүдә катнаша;

4) балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе һәм тәмәке эшләнмәләре сату очракларын ачыклау буенча рейдларда катнаша;

5) яшәү урыны буенча балигъ булмаганнарның ялын оештыруны, гомуми белем бирү, мәдәни-агарту учреждениеләрендә, башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә балигъ булмаганнар белән тәрбия-профилактика эшенең торышын контрольдә тота;

6) утырышларында балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнми торган ата-аналарны яки башка законлы вәкилләрне, шулай ук сукбайлыкка бирелүчән, мәгариф учреждениеләрендә даими рәвештә дәрес калдыручы балигъ булмаганнарны тыңлый;

7) балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу фактлары турында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә хәбәр итә;

8) ачыкланган саен «Социаль куркыныч хәлдәге  гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасының «сигнал картасын» тутыра;

9) Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе йөкләмәләрен үти;

10) балигъ булмаганнарның күзәтүсезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау мәсьәләләре буенча иҗтимагый оешмалар, партияләр, хәрәкәтләр, дини оешмалар, педагогик һәм ата-аналар коллективлары белән хезмәттәшлек итә һәм үз эшенә җәлеп итә.

 

  1. Комиссияне төзү тәртибе

 

11. Комиссия җирлек Башлыгы карары белән төзелә.

12. Комиссия эшчәнлеге җәмәгать башлангычында гамәлгә ашырыла.

Комиссия турында нигезләмә, аның сан һәм шәхси составы җирлек Башлыгы тарафыннан раслана.

Комиссия составына комиссия рәисе – җирлек Башлыгы, комиссия секретаре һәм комиссиянең башка әгъзалары керә.

15. Комиссия составына җирле үзидарә органнары вәкилләре, җирлек думасы депутатлары, мәгариф, мәдәни-агарту учреждениеләре, сәламәтлек саклау учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ата-аналар комитеты әгъзалары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү тәҗрибәсе булган башка гражданнар керә ала.

Комиссиянең сан составы 5 кешедән ким булмаска тиеш.

 

  1. Комиссия эшен оештыру

 

17. Комиссия җирлектә үткәрелә торган шәхси профилактик чараларны тормышка ашыруда Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә түбәндәге балигъ булмаганнар мөнәсәбәтендә ярдәм күрсәтә:

1) иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән; шартлы рәвештә  яки иректән мәхрүм итүгә бәйле булмаган җәза чараларына хөкем ителгән, ләкин җәмәгать яисә административ йогынты чараларын куллану яисә амнистия аркасында җинаять җаваплылыгыннан азат ителгән; җинаять җаваплылыгына тартылган; җинаять җаваплылыгы бирелә торган яшькә җиткәнчегә кадәр җәмгыять өчен куркыныч гамәлләр кылган; ябык типтагы махсус гомуми белем бирү учреждениеләреннән (махсус мәктәпләр, махсус һөнәри-техник училище) кайткан;  

2) административ хокук бозулар кылган, даими рәвештә спиртлы эчемлекләр, наркотик һәм агулы матдәләр кулланган;

3) 16 яшькә кадәр үз белдеге белән гаиләдән яки үз белдеге белән махсус укыту-тәрбия учреждениеләреннән киткән;

4) хокукка каршы юнәлештәге, әмма җинаять яки административ закон нормаларына туры килми торган җинаятьләр кылган;

5) мәгариф учреждениеләрендә даими рәвештә дәрес калдырган;

6) РФ ҖК 82 статьясы нигезендә җәза срогын кичектереп тору хокукы булган әниле (әтиле) гаиләләрдә тәрбияләнүче;

7) балалар йөрү тыелган урыннарда, шулай ук төнге вакытта балалар йөрү тыелган урыннарда ачыкланган.

18. Үзенең утырышларында тыңлый:

1) балигъ булмаганнарга тәрбия бирү, карап тәрбияләү буенча үз вазыйфаларын үтәмәүче һәм (яки) аларның үз-үзләрен тотышына тискәре йогынты ясаучы, яисә аларга карата рәхимсез мөнәсәбәттә булган ата-аналарны яисә башка законлы вәкилләрне;

2) Нигезләмәнең 17 пунктында санап үтелгән балигъ булмаганнарның ата-аналарын яисә башка законлы вәкилләрен.

19. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә тәкъдимнәр кертә:

1) балигъ булмаганнарның җәйге ялын оештыру буенча;

2) балигъ булмаганнар белән шәхси профилактик эш алып бару буенча;

3) балигъ булмаганнарның күзәтүсезлегенә һәм җәмгыятькә каршы торуга китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерү буенча.

20. Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә рейдлар оештыра һәм үткәрә.

21. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә тапшыру өчен, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне тикшерү актларын төзи.

22. Җәмгыятьтән изоляцияләнмичә хөкем ителгән, шулай ук яшәү урыны һәм җәмәгать урыннары буенча РФ Җинаять кодексының 82 статьясы тәртибендә җәза срогын кичектереп тору белән хөкем ителгән балигъ булмаганнарны тикшерү буенча җинаять-башкарма инспекцияләр оештырган рейдларда катнаша.

23. Нигезләмәнең 17 пунктында санап үтелгән балигъ булмаганнарның гиләләре һәм гаилә иминсезлегенең башлангыч стадиясендә булган гаиләләрнең социаль паспортларын алып бара.

24. Балигъ булмаганнар һәм ата-аналар яки башка законлы вәкилләр арасында хокукый белемнәрне пропагандалау эшендә катнаша.

25. Авыл җирлеге халкы белән мәгълүмати-аңлату эшләре алып бара (күрсәтмә агитация, массакүләм-мәгълүмат чаралары).

 

  1. Комиссия эшчәнлеге тәртибе

 

26. Комиссия эшчәнлеге бер елга планлаштырыла.

27. Комиссия рәисе тарафыннан расланган еллык эш планы Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелә.

27. Комиссия утырышлары кирәк булган саен, әмма бер айга кимендә бер тапкыр үткәрелә.

29. Утырышларга комиссия әгъзасы булмаган башка затлар да чакырылырга мөмкин.

30. Комиссия утырышы, әгәр анда әгъзаларның гомуми саныннан кимендә яртысы катнашса тулы хокуклы санала. Карала торган мәсьәләләр буенча Комиссия карары утырышта катнашучыларның гомуми саныннан гади күпчелек тавыш белән кабул ителә. Комиссия карары белән килешмәгән Комиссия әгъзасы Комиссия карарына язма рәвештә аерым фикерен теркәргә хокуклы.

31. Комиссия утырышы көн тәртибе, утырыш алдыннан 3 көннән дә соңга калмыйча, рәис тарафыннан  билгеләнә. Комиссия утырышы көн тәртибендә күрсәтелергә тиеш:

1) сорауның номеры;

2) сорауның исеме;

3) сорауны чыгарган зат.

32. Комиссия әгъзалары комиссия утырышында катнашырга тиеш. Комиссия әгъзасы Комиссия утырышында җитди сәбәп аркасында катнашу мөмкинлеге булмау турында, булмау сәбәпләрен күрсәтеп, Комиссия рәисенә алдан хәбәр итә.

33. Утырышны комиссия рәисе алып бара.

34. Комиссия утырышы беркетмәсе утырыш вакытында башкарылган язмалар (стенограммалар), докладларның, чыгышларның, белешмәләрнең һәм башка материалларның тезислары нигезендә төзелә.

35. Комиссия утырышлары вакытында язма алып бару, материаллар җыю һәм беркетмә текстын әзерләү Комиссия секретаренә йөкләнә.

36. Беркетмәдә күрсәтелергә тиеш:

1) утырышны үткәрү датасы һәм урыны;

2) утырышта катнашучы комиссия әгъзалары, чакырылган затлар;

3) карала торган материалларның эчтәлеге;

4) аӊа карата материаллар карала торган затның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, туу датасы һәм урыны, яшәү урыны, эш яки уку урыны, шулай ук материалларны карау өчен әһәмияткә ия булган башка мәгълүматлар;

5) утырышта катнашучы затларның килүе, аларга хокукларын һәм бурычларын аңлату турында мәгълүмат;

6)  булмаган затларга билгеләнгән тәртиптә хәбәр итү турында мәгълүмат;

7) белешмәләр, чыгышлар, аналитик материаллар;

8) Комиссия утырышында, башкару өчен җаваплы затлар һәм үтәү срокларын күрсәтеп, карар кабул итү турында мәгълүмат.

37. Комиссия карарлары йомгаклау документы булып тора, язмача рәсмиләштерелә һәм Комиссия  рәисе тарафыннан имзалана.

38. Комиссия  карарлары, чаралар күрү өчен, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә, тиешле органнарга, учреждениеләргә, иҗтимагый оешмаларга җибәрелә.

 

  1. Комиссия рәисе, Комиссия секретаре, Комиссиянең башка әгъзалары вәкаләтләре

 

39. Комиссия рәисе:

1) Комиссия эшчәнлегенә җитәкчелек итә;

2) Комиссия утырышында хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән катнаша;

3) Комиссия әгъзалары арасында вазыйфаларны бүлә;

4) утырыш үткәрү датасын билгели;

5) Комиссия утырышы көн тәртибен раслый;

6) Комиссия утырышында рәислек итә яисә утырышны алып баруны Комиссия әгъзасына йөкли;

7) Комиссиянең эш планын раслый;

8) Комиссиянең эш планы үтәлешен контрольдә тота;

9) Комиссия утырышларында кабул ителгән карарларга кул куя;

10) әлеге Нигезләмә белән каралган башка мәсьәләләрне хәл итә.

40. Комиссия секретаре:

1) Комиссия утырышы көн тәртибен формалаштыра;

2) Комиссия утырышында хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән катнаша;

3) Комиссиянең агымдагы эшен планлаштыруны, балигъ булмаганнарның күзәтүсезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау буенча планнар төзүне оештыра;

4) Комиссиянең  эш кәгазьләрен алып бара;

5) Комиссия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча һәм җирлектә яшәүче балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча  органнар, учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар белән мәгълүмати алмашуны оештыра;

6) Комиссия үткәргән эш нәтиҗәләре турында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә ай саен мәгълүмат бирүне тәэмин итә;

7) Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаренә Комиссия карамагындагы территориядә Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең күчмә утырышын үткәрүне оештыруда ярдәм күрсәтә:

7.1) Комиссия әгъзаларына утырыш датасы, карала торган мәсьәләләр турында хәбәр итә;

7.2) карала торган мәсьәләләр буенча гражданнарны чакыруны тәэмин итә;

8) социаль куркыныч хәлдәге балигъ булмаганнарны һәм гаиләләрне ачыклау, балигъ булмаганнарның күзәтүсезлеген һәм хокук бозуларын ачыклау буенча оператив эш оештыра;

9) Комиссия кабул иткән карарларның үтәлешен контрольдә тота.

41. Комиссия әгъзалары:

1) Комиссия рәисе йөкләмәләрен үтиләр;

2) Комиссия утырышларының көн тәртибенә үз тәкъдимнәрен кертәләр;

3) Комиссия утырышында хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән катнашалар;

4) җирлектә, шул исәптән балигъ булмаганнар эше буенча инспектор, әлеге административ участокка беркетелгән участок вәкаләтлесе белән берлектә профилактик чараларны оештыруда һәм үткәрүдә катнашалар, балалар йөрү тыелган урыннарда, шулай ук төнлә ата-аналар яки башка законлы вәкилләрдән тыш балалар йөрү тыелган урыннарда балаларны ачыклау буенча рейдларда катнашалар.

 

Тукай муниципаль районы  Кече Шилнә авыл җирлеге Башлыгының 2020 елның                      30 ноябрь  30 номерлы карарына 2 кушымта

 

 

Кече Шилнә авыл җирлеге хакимияте каршындагы балигъ булмаганнар эше буенча иҗтимагый комиссия составы

 

Комиссия рәисе:

 

 

Кече Шилнә авыл җирлеге Башлыгы

 

А.Г.Даутов

Рәис урынбасары

 

Кече Шилнә гомуми белем бирү мәктәбе директоры

 

 

 

 Р.И.Сафин

 

Комиссия секретаре:      

  

Кече Шилнә авыл җирлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары

 

 

 

Е.С.Тележкина

 

Комиссия әгъзалары:  

 

 

Полиция участок инспекторы

 

И.С.Набиуллин

Укыту-тәрбия эшләре буенча мәктәп директоры урынбасары

 

Г.Р. Михайлова

Тәрбия эшләре буенча мәктәп директоры урынбасары    

                                   

Г.М. Муськина

Депутат   

 

О.В. Сабаев

Депутат    

                                               

А.В.Западнов

Фельдшер

 

Г.Г.Сафина

Кече Шилнә мәдәният йорты директоры

 

Л.В. Гаврилова

«Колосок» балалар бакчасы мөдире 

 

А.А.Вилданова

Ветераннар һәм инвалидлар советының беренчел оешмасы рәисе                                

Т.В.Герасимова

 

pdf
Скачать текст
PDF, 4.98 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International