Тәрҗемәи хәле Туган көне: 1969 елның 3 маенда Туган урыны:ТАССР, Мөслим районы, Сәләүз-Мухан авылы Белеме - югары, 1992 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеге:
14.08.1992 – 01.09.1992 Мөслим районы, Сәләүз-Мухан мәктәбендә тарих укытучысы;
01.09.1992 – 25.08.1993 Мөслим районы, Сәләүз-Мухан мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары;
25.08.1993 – 06.08.2001 Мөслим районы, Сәләүз-Мухан мәктәбендә директор;
07.08.2001 – 19.01.2002 Мөслим районы Митрәй авылы җирле үзидарә башлыгы;
21.01.2002 – 02.09.2002 Актаныш районы хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;
03.09.2002 – 17.01.2005 Актаныш районы мәгариф территориаль бүлеге башлыгы;
17.01.2005 – 31.12.2005 Актаныш районы хакимият башлыгы урынбасары;
01.01.2006—14.08.2009 Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары, Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары;
15.08.2009 - 12.09.2013 Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе;
12.09.2013 - 8.12.2017 Актаныш муниципаль район башлыгы;
08.12.2017-12.01.2018 Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;
12.01.2018-14.09.2018 Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе;
14.09.2018 елдан Тукай муниципаль районы башлыгы.
Бүләкләре:
"Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен" медале (2002 ел);
"Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале(2005 ел );
«Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы " истәлекле медале(2013 ел);
"Фидакарь хезмәт өчен" медале (2017 ел);
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте( 2019 ел);
Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең Мактау грамотасы(2021 ел);
«Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел»медале (2022 ел);