КАРАР 11.12.2020 ел, № 8/2 Кече Шилнә авыл җирлегенең бюджеты турында 2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

«КЕЧЕ ШИЛНӘ» АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«11»  декабрь 2020 ел                                                                                             № 8/2

 

 

2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар планы чорына Кече Шилнә авыл җирлеге бюджеты турында

 

1 статья 

1. 2021 елга Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетының төп характеристикаларын расларга:

1) Кече Шилнә авыл җирлеге бюджеты керемнәренең гомуми күләмен                                  32 641,33 меӊ сум  итеп;

2) Кече Шилнә авыл җирлеге бюджеты чыгымнарыныӊ гомуми күләмен                                32 641,33    меӊ сум итеп;

3) Кече Шилнә авыл җирлеге бюджеты кытлыгын 0 сум итеп.

2. 2022 елга һәм 2023 елга Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетының төп характеристикаларын расларга:

1) 2022 елга Кече Шилнә авыл җирлеге бюджет керемнәренең гомуми күләмен 33 742,05  меӊ сум, 2023 елга – 35 042,14 меӊ сум итеп;

2) Кече Шилнә авыл җирлеге бюджеты чыгымнарыныӊ гомуми күләмен:

- 2022 елга 33 742,05 меӊ сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнарны – 837,7 меӊ сум;

- 2023 елга 35 042,14 меӊ сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнарны 1740,05 меӊ сум күләмендә;

3) 2022 елга Кече Шилнә авыл җирлеге бюджеты кытлыгын 0 сум  һәм 2023 елга 0 сум  итеп.

3. Кече Шилнә авыл җирлеге бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын расларга:

- 2021 елга әлеге карарга 1 кушымта нигезендә;

- 2022  һәм 2023 еллар планы чорына әлеге карарга 2 кушымта нигезендә.

 

2 статья

1. 2022 елның 1 январена Кече Шилнә авыл җирлеге эчке муниципаль бурычының югары чиген 0 сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 сум күләмендә расларга.

2. 2023 елның 1 январена Кече Шилнә авыл җирлеге эчке муниципаль бурычының югары чиген 0 сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 сум күләмендә расларга.

3. 2024 елның 1 январена Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ муниципаль эчке бурыч чиген 0 сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 сум күләмендә расларга.   

 

3 статья

1. Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетында 2021 елга фаразланган керемнәр күләмен әлеге карарга 3 кушымта нигезендә исәпкә алырга.

2. Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетында 2022 һәм 2023 еллар планы чорына фаразланган керемнәр күләмен әлеге карарга 4 кушымта нигезендә исәпкә алырга.

 

4 статья

1. Кече Шилнә авыл җирлеге бюджеты керемнәренең баш администраторлары исемлеген әлеге карарга 5 кушымта нигезендә расларга.

2. Кече Шилнә авыл җирлеге бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларының баш администраторлары исемлеген әлеге карарга 6 кушымта нигезендә расларга.

 

5 статья

1. Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.10 маддәсе нигезендә Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетыннан Татарстан Республикасы бюджетына күчерелергә тиешле бюджетара субсидияләр күләмен расларга:

- 2021 елда – 628,5 меӊ сум;

- 2022 елда – 986,0  меӊ сум;

- 2023 елда 1 027,2 меӊ сум күләмендә.

 2. 2021 елда һәм 2022, 2023 еллар планы чорында Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетыннан Татарстан Республикасы бюджетына әлеге маддәдә каралган бюджетара субсидияләрне күчерү ай саен тигез өлешләр белән башкарыла. 

 

6 статья

Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.13 статьясы нигезендә Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетыннан Тукай муниципаль районы бюджетына тапшырыла торган башка бюджетара трансфертлар күләмен расларга: 

- төзекләндерү кысаларында авыл җирлекләре автомобиль юлларын карап тоту (юлларны кышкы чистарту) буенча вәкаләтләрнең бер өлешен гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләрне тапшыруга 2021 елга – 2 657,8 меӊ сум, 2022 елда – 2 657,8 меӊ сум, 2023 елда 2 657,8  меӊ сум күләмендә;

- территорияне төзекләндерү вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләрне тапшыруга 2021-2023 елга 48,1 меӊ сум күләмендә;

- җирлек халкын мәдәният оешмалары хезмәтләре белән тәэмин итү һәм ялны оештыру өчен шартлар тудыру буенча чараларны тәэмин итүгә төзелгән килешүләр буенча 2021 елга – 2 357,9 меӊ сум, 2022 елга – 2 357,9 меӊ сум, 2023 елга 2 357,9 меӊ сум күләмендә.

2021-2023 елда бюджетара трансфертларны күчерү ай саен тигез өлешләр белән башкарыла дип билгеләргә. 

 

7 статья

1. Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.13 статьясы нигезендә чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен, Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетыннан Тукай муниципаль районы бюджетына күчерелергә тиешле бюджетара трансфертлар күләмен

2021 елга – 14 306,67 меӊ сум, 2022 елга – 17 633,0 меӊ сум, 2023 елга 18 822,8 меӊ сум күләмендә расларга.

2. 2021-2023 елларда Тукай муниципаль районы бюджетына Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетыннан әлеге статьяда каралган бюджетара трансфертларны күчерү ай саен тигез өлешләр белән башкарыла дип билгеләргә. 

 

8 статья

1. Кече Шилнә авыл җирлеге чыгымнарының ведомство структурасын расларга:

- 2021 елга әлеге карарга 7 кушымта нигезендә;

- 2022, 2023 еллар планы чорына әлеге карарга 8 кушымта нигезендә.

2. Бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлүне расларга:

- 2021 елга әлеге карарга 9 кушымта нигезендә;

- 2022, 2023 еллар планы чорына әлеге карарга 10 кушымта нигезендә.

3. Бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнарының максатчан статьялары (муниципаль программалар һәм эшчәнлекнең программасыз юнәлешләре), бюджет чыгымнары классификациясенең чыгымнар төрләре төркемнәре, бүлекләре, бүлекчәләре буенча бүлүне расларга:

- 2021 елга әлеге карарга 11 кушымта нигезендә;

- 2022, 2023 еллар планы чорына әлеге карарга 12 кушымта нигезендә.

4. Тукай муниципаль районы бюджетының гавами норматив йөкләмәләрне үтәүгә юнәлдерелгән бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләмен 2021 елга – 0 сум, 2022 елга – 0 сум, 2023 елда 0 сум күләмендә расларга.

 

9 статья

Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетында граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга субвенцияләр күләмен 2020 елга – 5,0 меӊ сум; 2021 елга – 5,0 меӊ сум; 2022 елга 5,0 меӊ сум күләмендә расларга.

 

10 статья

Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетында хәрби комиссариатлар булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләрне тормышка ашыру өчен авыл җирлекләре бюджетларына субвенцияләр күләмен 2021 елга – 233,33  меӊ сум; 2022 елга – 234,05 меӊ сум, 2023 елга 214,14 меӊ сум күләмендә расларга.

 

11 Статья

Кече Шилнә авыл җирлеге исеменнән төзелгән товарлар, эшләр башкару, хезмәт күрсәтүгә муниципаль контрактлар нигезендә 2020 елда түләнергә тиешле муниципаль контрактлар өчен файдаланылмаган бюджет ассигнованиеләренең калдыгы суммасыннан артмаган күләмдә, 2021 елда Кече Шилнә авыл җирлеге башкарма комитеты тиешле карар кабул иткән очракта, әлеге максатларга тиешле бюджет ассигнованиеләрен арттыруга юнәлдерелә.

 

12 Статья

Әлеге карарны Кече Шилнә авылы, Узәк урамы, 4А (административ бина) территориясендә урнашкан махсус стендларда игълан итәргә.

 

13 Статья

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының казначылык органнары төзелгән килешүләр нигезендә Кече Шилнә авыл җирлеге бюджетын үтәү буенча аерым функцияләрне гамәлгә ашыралар.

 

14 Статья

Әлеге карар 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Приложения /file/tukay/File/Новая папка (4)(4).rar

Тукай муниципаль районы

Кече Шилнә авыл җирлеге Башлыгы                                                                        А.Г.Даутов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.74 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International