ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
«КЕЧЕ ШИЛНӘ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ» МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«16» декабрь 2020 ел № 9/1
Кече Шилнә авылы
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Кече Шилнә авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Советының архив фондларын формалаштыру турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Россия Федерациясендә архив эше турында» 2004 елның 22 октябрендәге 125-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында архив эше турында» 2017 елның 20 июлендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Кече Шилнә авыл җирлеге Уставы нигезендә Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ архив фондларын формалаштыру турында нигезләмәне расларга.
2. Әлеге карарны Кече Шилнә авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында урнаштырып халыкка игълан итәргә.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны социаль мәсьәләләр, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Кече Шилнә авыл җирлеге Башлыгы А.Г.Даутов
Кече Шилнә авыл җирлеге Советының 2020 елныӊ 16 декабрь 9/1 номерлы карарына кушымта
Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ архив фондларын формалаштыру турында
нигезләмә
2. Нигезләмәдә кулланыла торган төп төшенчәләр һәм терминнар:
– җирлекнең архив фондлары дигәндә җәмгыятьнең матди һәм рухи тормышын чагылдыручы, тарихи, фәнни, социаль, икътисадый, сәяси һәм мәдәни әһәмияткә ия, Татарстан Республикасы халыклары тарихи-мәдәни мирасының аерылгысыз өлеше булган, даими сакланырга тиешле мәгълүмат ресурсларына кергән һәм Россия Федерациясе Архив фондының состав өлеше булып торган архив документлары җыелмасы аңлашыла;
– әлеге Нигезләмәдә кулланыла торган башка төшенчәләр һәм терминнар Федераль законда билгеләнгән мәгънәдә кулланыла.
2. Архив фондларын формалаштыру
3. Җирлекнең архив фондлары район муниципаль архивында даими сакланырга тиеш.
4. Кече Шилнә авыл җирлегенең архив фондларын формалаштыру Кече Шилнә авыл җирлеге җирле үзидарә органнары, муниципаль оешмалар тарафыннан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы « Кече Шилнә авыл җирлеге» муниципаль архивы һәм аның оештыру-методик җитәкчелеге белән килештерелгән срокларда гамәлгә ашырыла.
5. Җирлекнең архив фондларын сыйфатлы итеп формалаштыру, архив документларын саклау срокларын үтәү максатыннан, җирле үзидарә органнары, муниципаль оешмалар, музейлар һәм китапханәләр:
5.1. эш номенклатураларын эшлиләр һәм район муниципаль архивына җибәрәләр;
5.2. даими һәм озак вакытлы (10 елдан артык) саклана торган эшләрнең, шул исәптән шәхси состав буенча, исемлекләрен төзиләр һәм район муниципаль архивына тапшыралар;
5.3. сакланырга тиеш булмаган документларны юк итү турында актлар төзиләр һәм район муниципаль архивына килештерүгә җибәрәләр;
5.4. җирлекнең архив фондлары документларына фәнни-белешмә аппаратын булдыралар һәм тулыландыралар;
5.5. архив документларының, шул исәптән шәхси состав буенча, саклау вакыты дәвамында сакланышын тәэмин итәләр.
6. Җирле үзидарә органнары, муниципаль оешмалар, музейлар һәм китапханәләр җирлекнең архив фондларын формалаштыру өчен кирәкле финанс, матди-техник һәм башка шартларны тәэмин итәргә, архив документларын саклауның норматив таләпләренә җавап бирә торган биналар бирергә бурычлы.
3. Район муниципаль архивына документлар тапшыру тәртибе
4. Архив документларын файдалану
16. Кече Шилнә авыл җирлеге җирле үзидарә органнары, муниципаль оешмалар, музейлар һәм китапханәләр, аларда тиешле архив документлары булганда, файдаланучыга билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән архив белешмәләрен яисә гражданнарны социаль яклау, аларны пенсия белән тәэмин итү белән бәйле, шулай ук Россия Федерациясе законнары нигезендә ташламалар һәм компенсацияләр алуны күздә тоткан архив документларының күчермәләрен түләүсез бирергә тиеш.