КАРАР «16» декабрь 2020 ел    №31 Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә беренчел хәрби исәпкә алуны оештыру һәм гамәлгә ашыру турында нигезләмәне раслау хакында

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

КЕЧЕ ШИЛНӘ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ ҖИТӘКЧЕСЕ

 

 

КАРАР

 

«16» декабрь 2020 ел                       Кече Шилнә авылы                                        №31

 

 

Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә беренчел хәрби исәпкә алуны оештыру һәм гамәлгә ашыру турында нигезләмәне раслау хакында

 

Россия Федерациясе Конституциясе, «Оборона турында» 1996 елның 31 маендагы 61-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә мобилизация әзерлеге һәм мобилизацияләү турында» 1997 елның 26 февралендәге 31-ФЗ номерлы, «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 1998 елның 28 мартындагы 53-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль законнар, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Хәрби исәпкә алу турында нигезләмәне раслау хакында» 2006 елның 27 ноябрендәге 179 номерлы карары, «Хәрби исәпкә алу турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 6 февралендәге 103 номерлы карары, «Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Уставы нигезендә

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә беренчел хәрби исәпкә алуны оештыру һәм гамәлгә ашыру турында нигезләмәне расларга (1 кушымта).

2. Хәрби исәпкә алу буенча хезмәткәрнең вазыйфаи инструкциясен расларга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Кече Шилнә авыл җирлеге Башкарма комитеты хәрби  исәп хезмәткәре Исабаева Ниаля Кияметдиновна кызына йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                          А.Г.Даутов

 

 

 

 

 

Кече Шилнә авыл җирлеге Башкарма комитеты Җитәкчесенеӊ 2020 елныӊ 16 декабрь  31 номерлы карарына 1 кушымта

 

 

Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә беренчел хәрби исәпкә алуны оештыру һәм гамәлгә ашыру турында нигезләмә

 

I. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Беренчел хәрби исәпкә алу Кече Шилнә авыл җирлегенең хәрби исәпкә алу хезмәткәре тарафыннан башкарыла.

1.2. Хәрби исәпкә алу хезмәткәре үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясе, «Оборона турында» 31.05.1996 ел, № 61-ФЗ, «Россия Федерациясендә мобилизация әзерлеге һәм мобилизацияләү турында» 26.02.1997 ел, №31-ФЗ,  «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 28.03.1998 ел, № 53-Ф3 федераль законнарга, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 ел, 27 ноябрь, № 719 карары белән расланган Хәрби исәпкә алу турында нигезләмәгә, «Хәрби исәпкә алу турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 ел, 6 февраль, № 103 карары, «Россия Федерациясе Кораллы Көчләре, башкарма хакимиятнең федераль органнары запасында торучы, запаслары булган һәм дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында һәм оешмаларда эшләүче Россия Федерациясе гражданнарын хәрби вакытта һәм мобилизацияләү чорында броньлау инструкциясе» буенча вәкаләтләрне чикләүне камилләштерү белән бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2005 ел, 31 декабрь, № 199-ФЗ Федераль законга, Тукай муниципаль районы «Кече Шилнә авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Уставына, шулай ук әлеге Нигезләмәгә таяна.

1.3. Нигезләмә Кече Шилнә авыл җирлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе тарафыннан раслана.

 

II. Төп бурычлар

 

2.1. Хәрби исәпкә алу буенча хезмәткәрнең төп бурычлары:

гражданнар тарафыннан «Оборона турында», «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында», «Россия Федерациясендә мобилизация әзерлеге һәм мобилизацияләү турында» федераль законнарда билгеләнгән хәрби бурычларны үтәүне тәэмин итү;

хәрби исәптә торучы гражданнар турында мәгълүматларны документаль рәсмиләштерү;

илнең оборонасын һәм дәүләт иминлеген тәэмин итү мәнфәгатьләрендә нәтиҗәле файдалану өчен, хәрби хезмәткә чакырылган мобилизацион кешеләр ресурсларының сан составын һәм сыйфат торышын анализлау;

Россия Федерациясе Кораллы көчләрен, башка гаскәрләрне, хәрби формированиеләрне һәм органнарны мобилизацияләү чорында тыныч вакыттан хәрби вакытка күчерү чараларын тәэмин итү өчен, запаста торучы хәрби-укыган гражданнарның кирәкле санын әзерләү буенча планлы эш алып бару һәм аларның тупланганлыгын хәрби вакытта таләп ителгән дәрәҗәдә тоту.

 

III. Функцияләр

 

3.1. Җирле үзидарә органы администрациясендә эшләүче запаста булган гражданнарны беренчел хәрби исәпкә алу һәм броньлау буенча көндәлек эшчәнлектә администрациягә йөкләнгән функцияләрнең үтәлешен тәэмин итү.

3.2. Җирле үзидарә органы үз эшчәнлеген башкара торган территориядә запаста торучы гражданнарны һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле, яшәүче яки күчеп килүче (3 айдан артык вакытка), шул исәптән яшәү урыны һәм (яки) тору урыны буенча теркәлмәгән гражданнарны беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашырырга.

3.3. Эчке эшләр органнары белән берлектә җирле үзидарә органы үз эшчәнлеген башкара торган территориядә яшәүче яки күчеп килүче (3 айдан артык вакытка), шул исәптән яшәү урыны һәм (яки) тору урыны буенча теркәлмәгән гражданнарны ачыкларга.

3.4. Җирле үзидарә органы үз эшчәнлеген башкара торган территориядәге оешмаларның исәбен алып барырга һәм аларда хәрби исәп алып барылуны контрольдә тотарга.

3.5. Кимендә елга бер тапкыр беренчел хәрби исәпкә алу документларын муниципаль берәмлек хәрби комиссариатының, оешмаларның хәрби исәпкә алу документлары, шулай ук теркәү карточкалары яки йорт кенәгәләре белән чагыштырырга.

3.6. Муниципаль берәмлекнең хәрби комиссариаты күрсәтмәсе буенча гражданнарга хәрби комиссариатка чакыру турында хәбәр итәргә.

3.7. Беренчел хәрби исәпкә алу документларындагы мәгълүматларга үз вакытында үзгәрешләр кертергә һәм  кертелгән үзгәрешләр турында ике атна эчендә муниципаль берәмлекнең хәрби комиссариатына хәбәр итәргә.

3.8. Ел саен хәрби комиссариатка 1 ноябрьгә кадәр – 15 һәм 16 яшьлек яшүсмер егетләр исемлеген, ә 1 октябрьгә кадәр киләсе елда беренчел исәпкә куелырга тиешле яшүсмер егетләр исемлеген тапшырырга.

3.9. Оешмаларның вазыйфаи затларына һәм гражданнарга аларның Россия Федерациясе законнарында һәм Хәрби исәпкә алу турында нигезләмәдә билгеләнгән хәрби исәпкә алу, мобилизация әзерлеге һәм мобилизация буенча бурычларын аңлатырга һәм аларның үтәлешен контрольдә тотарга.

 

IV. Хокуклар

 

4.1. Планлы һәм максатчан эш алып бару өчен хәрби исәпкә алу хезмәткәре хокуклы:

федераль дәүләт хакимияте органнарыннан, Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, шулай ук оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә учреждениеләрдән һәм оешмалардан кирәкле материаллар һәм мәгълүмат соратып алырга һәм аларны билгеләнгән тәртиптә алу буенча тәкъдимнәр кертергә;

җирле үзидарә органы структур бүлекчәләреннән аналитик материаллар, чараларның җыелма планнары буенча тәкъдимнәр һәм аларның үтәлеше турында мәгълүмат, шулай ук йөкләнгән бурычларны нәтиҗәле үтәү өчен кирәкле башка материалларны соратырга һәм алырга;

үз компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча мәгълүмат базаларын булдырырга;

җирле үзидарә органы җитәкчесе каравына аерым эшләрне башкару өчен килешү нигезендә хезмәткәрләрне җәлеп итү турында мәсьәләләрне кертергә;

федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, шулай ук үз компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча оешмалар белән билгеләнгән тәртиптә хезмәттәшлек итүне оештырырга һәм хезмәттәшлек итәргә.

 

V. Җитәкчелек

 

5.1. Хәрби исәпкә алу хезмәткәре Кече Шилнә авыл җирлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе тарафыннан вазыйфага билгеләнә һәм азат ителә һәм берьюлы ике эшне алып бара.

5.2. Хәрби исәпкә алу хезмәткәре турыдан-туры Кече Шилнә авыл җирлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе буйсынуында.

5.3. Хәрби исәпкә алу хезмәткәре җитди сәбәпләр аркасында (отпуск, вакытлыча эшкә сәләтсезлек, командировка)  эш урынында булмаган очракта,  аны Кече Шилнә авыл җирлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе алыштыра.

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 2.08 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International