КАРАР «13» марта 2024 ел № 6 «Адреслар бирү, үзгәртү һәм гамәлдән чыгару буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Бәтке авыл җирлеге Башкарма комитетыныӊ 2021 елның 30 июлендәге 16 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БӘТКЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«13» марта 2024 ел                         Бәтке авылы                              № 6

                                                             

 

«Адреслар бирү, үзгәртү һәм гамәлдән чыгару буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Бәтке авыл җирлеге Башкарма комитетыныӊ 2021 елның 30 июлендәге 16 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 19 ноябрендәге 1221 номерлы карары, «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 19 ноябрендәге 1221 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 5 февралендәге 124 номерлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. «Адреслар бирү, үзгәртү һәм гамәлдән чыгару буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Бәтке авыл җирлеге Башкарма комитетыныӊ 2021 елның 30 июлендәге 16 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

  1.  1.2 пунктыныӊ унынчы абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
  2. Гариза белән «Кадастр эшчәнлеге турында» Федераль законның 35 статьясында яки 42.3 статьясында каралган документ нигезендә адресация объекты булган тиешле күчемсез милек объектына карата кадастр эшләрен яки комплекслы кадастр эшләрен башкаручы кадастр инженеры мөрәҗәгать итәргә хокуклы;»;
  3. 1.5 пунктыныӊ тугызынчы абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1.5. планировка структурасы элементы – зона (массив), район (шул исәптән торак район, микрорайон, квартал, сәнәгать районы, яр буе), бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерциясез берләшмәләре урнашкан территорияләр;»;

  1. 1.5 пунктыныӊ унынчы абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1.5. урам-юл челтәре элементы – урам, проспект, тыкрык, керү юлы, мәйдан, бульвар, тупик, күчеш юлы, шоссе, аллея һәм башка;»;

  1.  2.3.2 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2.3.2. Адресация объектына яңа адрес бирелгән очракта, адресация объектының адресын гамәлдән чыгару турында карар әлеге адресация объектына яңа адрес бирү турында карар белән берләштерелә;»;

  1.  2.4.1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«2.4.1. Адресация объектына адрес бирү яки аның адресын гамәлдән чыгару турында карар кабул итү, адресация объектына адрес бирүдән яки аның адресын гамәлдән чыгарудан баш тарту турында карар кабул итү, шулай ук адресация объектының адресы турында тиешле мәгълүматны Дәүләт адрес реестрында урнаштыру вәкаләтле орган тарафыннан башкарыла:

а) кәгазьдә гариза бирелгән очракта – гариза кергән көннән алып 10 эш көненнән дә артык булмаган срокта;

б) электрон документ формасында гариза бирелгән очракта – гариза кергән көннән алып 5 эш көненнән дә артык булмаган срокта».

2. Әлеге карарны авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында игълан итәргә.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                       В.А.Валиева

pdf
Скачать текст
PDF, 1.12 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International