Фәүзелҗиһан Бәхтиярова үзенең зур юбилеен каршылады.

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Мерәс авылында  яшәүче тыл хезмәтчәне Фәүзелҗиһан Миннулла    кызы Бәхтиярова   үзенең зур юбилеен-90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.    Юбиләрне  олы юбилее белән район Башкарма комитет җитәкчесенең   социаль мәьәләләр буенча  урынбасары  Г.Ф.  Ганиева ,Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Р.Х. Сафина ,“Сәйдәшев ис.” АХП ҖЧҖ  җитәкчесе М. Т.  Сафин ,район ветераннар Советы рәисе Г.С. Зарипов,авыл җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Ф. Әшрәфуллина тәбрикләде һәм изге теләкләрен юллады.  Фәүзелҗиһан Миннулла    кызына      Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын,район хәкимияте исеменнән  истәлек бүләге тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International