Беребез өчен беребез кирәк.

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

 

                          Беребез өчен беребез кирәк.

Тукай районы Колыш авылының Тельман урамында гаилә бәйрәме узды.Табигатнең иң гүзәл почмагында урнашкан авылда, ачык һавада 50елдан артык бергә яшәгән гаилә парлары-Гарифуллинар, Мөҗәһитовлар, Бәшәровлар, Зөлфакаровлар, Бәйрәмовлар, Хаҗиевлар гаиләләре җыелды. ”Беребез өчен беребез кирәк” дип исемләнгән тантананың иң хөрмәткә лаеклы пары 65 ел бергә яшәүче Шәйхелгәрәевлар гаиләсе иде. Тукай районы ГХАТ бүлеге барлык парларга үзенең җылы теләкләрен җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм “Яран гөл” фольклор коллективының чыгышлары белән җыр-моңга күмелеп үтте. Күңелләргә кереп калырлык, үзенчәлекле бәйрәм булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International