Тукай районында Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидларына Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медальләрен тапшыру дәвам итә.Район Башкарма комитет Җитәкчесе Фаил Мисбах улы Камаев шундый медальне Бәтке авылында гомер итүче Петр Иванович Главновның өйенә барып тапшырды.Район башлыгы ветеранга ил алдында куйган батырлыклары өчен рәхмәтен белдереп, исәнлек-саулык, иминлек теләде.