«Чечнә мәхшәре" мәгълүмат сәгате узды

2019 елның 1 марты, җомга

1 март көнне  Кенәз  авылы  мәдәният йортында   Чечня Республикасының Аргун тарлавыгында  һәлак булган 76нчы Псков дивизиясенең 6нчы ротасы  сугышчы –десантчылар батырлыгына багышланган «Чечнә мәхшәре"  мәгълүмат сәгате узды,бу чара якташыбыз Чаллы егете Дмитрий  Мансур улы Бәдретдиновны  искә алу максатыннан уздырылды. 
 Тигез булмаган алышта 90 кешелек десантчылар ротасы 3 меңгә якын бандитның юлын бүлә. Бәрелештә 700гә якын бандит, 84 десантчы һәлак була.    Улгәннәр арасында  Дмитрий Мансур улы да бар,ана улгәннән сон Батырлык ордены белән бүләкләнелә..
Русия Президенты Владимир Путин указы белән алышта катнашкан 22 яугиргә (шуларның 21енә үлгәннән соң), “Русия Герое” исеме, 69 десантчыга (63енә үлгәннән соң) Батырлык ордены бирелә.

Дмитрий  Яр Чаллы шәһәренең Дан аллеясендә җирләнгән ,ул яшәгән йортка һәм ул укыган мәктәптә    мемориаль такта куелган. Анын һәйкәленә түбәндәге сузләр чокып язылган:

На памятнике высечена эпитафия: 
Крылатая пехота не вышла из огня…. 
Прости, 6 рота, Россию и меня… 
Погибшая, бессмертной ты стала наяву, 
В бою под Улус Кертом, как в битве за Москву. 
Прощай, 6 рота, ушедшая в века 
Бессмертная пехота Небесного полка. 

Хәрби-десант гаскәрләренең Псков дивизиясе егетләрен искә алу көне 2013 елдан башлап билгеләнә,бу көнгә багышланган  чарада мәдәният йортында 6 нчы рота сугышчылары истәлегенә багышланган "Биеклек 776" дигән клип һәм презентация күрсәттеләр, Стас Коноплянников башкаруында "Шестая рота" җыры да яңгырады. Шулай ук герой-десантниклар турында сөйләүче документаль фильм да күрсәтелде. Чара ахырында катнашучылар һәлак булган герой-десантчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм Хәтер шәмен кабыздылар. Соңыннан Орлов зиратына барып, якташыбыз, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Бәдретдинов Дмитрий Мансур улы каберенә тере чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International