Май чабу бәйрәме гөрләп узды

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Кенәз авыл җирлегендә 2019 елның 10 мартында традицион  уеннар  һәм яңа пешкән коймак белән Масленица Май чабу  бәйрәмен билгеләп үттеләр.   Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәчеләр , чараны оештыручылар концерт номерлары һәм әйлән - бәйлән белән беррәттән, әлеге бәйрәмгә хас кайбер традицияләрне дә күрсәтә алдылар. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле кызыклы конкурслар, спорт ярышлары оештырылды.  Май чабу бәйрәме  карачкысын  яндыру бәйрәмнең  тәмамлану мизгеле булды.  Бу күренеш  яз  килү һәм кыш  китүне символлаштыра.   Май чабу бәйрәменең  символы булган  әнә  шул  карачкыны изге теләкләрне әйтә-әйтә  яндырып, кышны озаттылар, яз  килүне чакырдылар  әлеге чарада катнашучылар. Сынамыш  буенча, бәйрәмне күңелле итеп  үткәрүчеләрнең  елы да уңышлы булачак. Шулай ук  кыш  озату бәйрәмендә   салкынча  һава  торышы булуы уңышның  мул  булачагы турында хәбәр итә. 
Кенәз авыл җирлеге халкы, Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре исеменнән «Феникс» ҖЧҖ генераль директоры Азат Равхат улы Авзаловка мондый күркәм халык күңел ачуын уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе,дип яза мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International