Агымдагы елда районда 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге барлык категория халык арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестивальләре узды. Фестиваль кысаларында 1117 кеше теркәлгән, аларның 318е нормативларны аерымлык билгеләренә үтәгән. Аппарат киңәшмәсендә район Башлыгы Фаил Камаев хакимият хезмәткәрләрен, авыл җирлекләре башлыкларын, башкарма комитет белгечләрен бу чарада актив катнашулары өчен бүләкләде