Тукай муниципаль районы башлыгы Абдуллина Гайшә әбине 95 яшьлек юбилее белән котлады.

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев Сәмәкәй авылында яшәүче Абдуллина Гайшә апаны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасын һәм үз исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Юбилярны район башлыгы белән бергә авыл җирлеге башлыгы , балалары һәм туганнары котлады. Чын күңелдән алар аңа нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарының һәм якыннарының игътибарын һәм мәхәббәтен теләделәр.

- Тыл хезмәтчәне буларак, сез Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керттегез, хезмәтегез һәм баш иябез, - дип ассызыклады Фаил Мисбахович.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International