14 нче гыйнвар көнне Круглое Поле мәктәбендә рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шарапова Р.М., Загуменова Н.Н., Каримова А.Ш., Шаехова Э.Р., Адиева Н.Ф. "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" бәйгесенең муниципаль этабында бик матур дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Киләчәктә дә авыр хезмәтләрендә уңышлар телибез. Безне кабул иткән Круглое Поле мәктәбе коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез.