Җан җылысын кушып

2024 елның 19 апреле, җомга

d Шилнәбаш авылы мәдәният йортын һәм китапханәсен бүген танып булмый. Алар чын штабка әверелде, биредә махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга актив ярдәм итәләр. Авыл халкы маскировка челтәрләре үрә, мин үзем, авыл китапханәсе мөдире буларак, гуманитар ярдәм җыюны, окоп (блиндаж) шәмнәре ясауны оештырам, ә авылыбыз хатын-кызлары өйләрендә җылы оекбашлар бәйлиләр. «Җан җылысын кушып эшлиләр»,бу сүзләр ваемсыз булмаган барлык якташларга кагыла. Алар «Без бергә» дип атаган берләшмә оештырдылар. Аның составында пенсионерлар, өлкәннәр, яшьләр, балалар, яшүсмерләр бар. Алар барысы да гомуми эшкә зур өлеш кертәләр, уртак бурычлары-хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү. – Без маскировка челтәрләре ясый алуыбызны аңлап алгач, шунда ук бу идея белән «янып» эшкә тотындык, - ди активистыбыз Нурзилә Нигъмәт кызы Бариева.- Җыелдык, челтәрләр әчен материал алып килдек. Хәзер инде дүрт ай дәвамында ятьмәләр ясыйбыз. Безгә мастер-класс күрсәттеләр, барысын да аңлаттылар, сөйләделәр. Кешеләрдә менә шундый игелекле омтылыш булуы сөендерә. Безнең җирлек администрациясе бу эшләребезгә кайгыртучанлык һәм игътибар белән карады. Җирлек башлыгы Ольга Чекушкова җайланма ясау өчен бруслар һәм материал алып килде. Ул гомумән бик ярдәмчел, кешеләргә һәрвакыт игьтибарлы. Безнең ир-атлар Владимир Филатов һәм Александр Петриванов шул җайланма -станинаны ясадылар. Шулай ук Владимир Филатов материалны һәм тасмаларын кисү өчен уңайлы станок корып бирде. Уртак эшебезгә битараф булмаган һәркемгә без бик рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International