Бүген район башлыгы Васил Хаҗиев Васил Хаҗиев хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы белгечләре белән очрашты ( “Чаллы яшелчәсе” ҖЧҖ,“Тукай азык-төлек корпорациясе” ҖЧҖ,“Биклән” ҖК,“Сәйдәшев ис.” АХП ҖЧҖ,“Ирек” ҖК),алар белән авыл хуҗалыгы үсеше турында фикер алышты,терлекчелек һәм яшелчәчелек өлкәсендәге сорауларга тукталды. Бүгенгесе көндә хуҗалыкларда язгы кыр эшләре башланды. Агрофирмасы хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне тукландыру алып барыла-ул 4,0 мең .га(91%), уҗым культуралары тукландыру-6,9 мең. гектарда(55%) башкарылган . Тукай районы терлекчеләре тәүлеккә73,8 тонна сөт савып алалар,бер сыерга 13,1 килограммны тәэшкил итә.