Сәмәкәй авылы тарихы

Сәмәкәй авыл җирлеге составына 4 авыл керә: Сәмәкәй, Күгәш, Сәет,Оргыды. Адиминстратив үзәк- Сәмәкәй авылы. Ул район административ үзәге урнашкан Чаллы шәһәреннән 37 км ераклыкта урнашкан. Авыл җирлегенең  чикләре Татарстан Республикасының  2005 елның 31 январенда кабул ителгән  № 42 ЗРТ законы нигезендә билгеләнгән. 

Территориясе.  Сәмәкәй авыл җирлеге барысы 4038 кв.метр мәданны били. Аның аша Оргыды елгасы ага. Ул Иске Абдул, Княз авыл җирлекләре һәм Минзәлә районы белән чиктәш.

 Составы: 2012 елның 1нче январена авыл җирлегендә  327 хуҗалыкка 665 кеше теркәлгән. Аерым алганда: Сәмәкәй авылында – 185 хуҗалыкта 323 кеше , Күгәш авылында – 46 хуҗалыкта 112 кеше, Сәет авылында-57 хуҗалыкта 162 кеше, Оргыды авылында- 39 хуҗалыкта 68 кеше.Шул  кешеләрнең  648 е татарлар, 16 кеше рус һәм 1 кеше чуваш милләтеннән.

  Эш яшендәгеләр- 282 кеше исәпләнә. Аларның 78 е авыл хуҗалыгында, 56 кеше бюджет өлкәсендә, калганнары төрле тармакларда хезмәт итәләр. Барлык теркәлгән халыкның  33% ы пенсионерлар,ягъни 219 кеше һәм инвалидлар 57 кеше.Бүгенге көндә авыл җирлегендә 4 сугыш ветераны, 1 тол әби, 3 әфганчы яши.

 Социаль өлкә: Авыл җирлегендә 1 мәдәният йорты, 3 авыл клубы, 2 китапханә эшли. Алар ел дәвамында төрле мәдәни чаралар уздыралар, барлык бәйрәмнәрне билгеләп узалар, республика һәм район мәдәният оешмалары уздырган чараларда актив катнашалар. Сәмәкәй авыл китапханәсе Казанның 1000 еллыгына оештырылган республика конкурсында катнашып 1 нче урын алды. Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән буләкләнде.

  Сәмәкәйдә  9 еллык мәктәп. Анда 37 бала белем ала. Сәет башлангыч мәктәбендә 2 бала укый.

  “ Зиләйлүк” балалар бакчасына 18 бала йөри.

Авыл җирлегендә халыкка  2 медпункт, 1 почта бүлеге, 2 шәһси һәм 1 райпо кибете хезмәт күрсәтә. Дүрт авылда да мәчетләр бар, шуларның 2 сендә  имам хатиб юк.

   Авыл халкы терлекчелек һәм кырчылык, бакчачылык  белән шөгыльләнә.Авыл җирлеге биләмәсендә ПК “ Ирек”, ПК “ Шильнә” һәм агроферма “ Кама” терлекчелек ,кырчылык белән шөгыльләнә. ПК “ Шильнә” инде 20 елдан артык бәрәңге үстерә. Ул авыл җирлегенең төп спонсоры. 4 КФХ һәм 4 ИП уңышлы гына эшлиләр. КФХ Латыпов Р.Р һәм  Шигапов Р.Р теплицада кыяр помидор үстерәләр, басуда кишер белән кызыл чөгендердән яхшы гына уңыш алалар. ИП “ Кириллов П.А” тегү цехы ачты. Анда авылыбызның 4 хатын-кызы эшли.

  Барлыгы 436 пай җире исәпләнә. Шуларның иң күп өлеше агроферма “ Кама” белән  ПК “ Ирек”тә арендада. Бер пай җире ( 4.73га ) өчен ПК “ Ирек” – 5 мең сум, а/ф “ Кама”- 2 мең сум акча түли. Шулай ук берничә кеше берләшеп һәм аерым гына да үз кишәрлекләрендә күпеллык үлән , икмәк үстерүчеләр бар.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 21:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International