КАРАР «04» февраль  2021 ел   № 4 «Агач һәм куакларны кисүгә, ябалдашларын кыскартуга һәм утыртуга  рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Тукай муниципаль районы Круглое Поле авыл җирлеге Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ 20 ноябрендәге 20 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

 ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

КРУГЛОЕ ПОЛЕ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«04» февраль  2021 ел                                                                                            № 4

 

 

«Агач һәм куакларны кисүгә, ябалдашларын кыскартуга һәм утыртуга  рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Тукай муниципаль районы Круглое Поле авыл җирлеге Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ 20 ноябрендәге 20 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында

 

 

          2020 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең көтелгән нәтиҗәләре һәм республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының 2021 елга бурычлары буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль казначылык идарәсе уртак коллегиясенеӊ 2021 елныӊ 4 январендәге ПР-3 номерлы беркетмәсен үтәү йөзеннән

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. «Агач һәм куакларны кисүгә, ябалдашларын кыскартуга һәм утыртуга  рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Тукай муниципаль районы Круглое Поле авыл җирлеге Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ 20 ноябрендәге 20 номерлы карары белән расланган Административ регламентныӊ 2.6 пунктына үзгәрешләр кертеп, яӊа редакциядә бәян итәргә:

«2.6. Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында алына:

1) Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан (күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында һәркем алырга мөмкин булган мәгълүматларны үз эченә алган) өземтә.

2) Авария хәлләренә бәйле очраклардан тыш, Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына салымнар, җыемнар һәм башка түләүләр буенча бурыч булмау турында белешмәләр.

Мөрәҗәгать итүче тапшырырга хокуклы документларны алу ысуллары һәм тапшыру тәртибе әлеге Регламентның 2.5 пункты белән билгеләнгән.

Мөрәҗәгать итүчедән дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагындагы югарыда санап үтелгән документларны таләп итү тыела.

2. Әлеге карарны авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында урнаштырып, халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) «авыл җирлекләре» бүлегендә һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                                   Э.Р. Низамиева

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 69.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International