КАРАР «15» январь 2024 ел №04 Иске Дөреш авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча халык тыӊлауларын билгеләү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

«15» январь 2024 ел                   Яр Чаллы ш.                                        №04

 

Иске Дөреш авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча халык тыӊлауларын билгеләү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 31 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, район Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә нигезендә

 

КАРАР БИРӘМ

 

1. Иске Дөреш авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча халык тыӊлауларын үткәрергә.

2. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында урнаштырырга (tukay.tatarstan.ru).

3. Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты Юл» («Светлый Путь») газетасында бастырырга.

4. Билгеләргә:

4.1. үткәрү вакытын: 2024 елныӊ 31 январендә 14:00 сәгатьтә;

4.2. үткәрү урынын: Иске Дөреш авыл җирлеге, Иске Дөреш авылы,               Г. Тукай ур., 21;

4.3. материаллар белән танышу вакытын: дүшәмбе – җомга 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр);

4.4. тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү өчен адрес: Яр Чаллы ш., М. Җәлил пр., 46, 203 каб.;

4.5. тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2024 елныӊ 17 январеннән 2024 елныӊ 31 январенә кадәр кабул ителә.

5. Проектның материаллар экспозициясе Иске Дөреш авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында 2024 елныӊ 24 январеннән 2024 елныӊ 31 январенә кадәр оештырылачак.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллинны билгеләргә.

 

 

Район Башлыгы                                                                                    Ф.М. Камаев

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2023 елның _____._____ _____ номерлы карарына кушымта

 

ГРАЖДАННАРНЫҢ ФИКЕР АЛЫШУДА КАТНАШУ ТӘРТИБЕ

 

Әлеге тәртип проект буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин итү максатында эшләнгән һәм район гражданнарының проект буенча фикер алышуда катнашу, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу тәртибен җайга сала.

1. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы халык тыӊлауларында катнашу һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына район халкы тарафыннан проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү юлы белән башкарыла.

2. Проектның материаллар экспозициясе Иске Дөреш авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында 2024 елныӊ 24 январеннән 2024 елныӊ 31 январенә кадәр оештырылачак.

3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга,                           9:00 сәгатьтән  16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр).

4. Проект районның рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

5. Проект буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2024 елныӊ 17 январеннән 2024 елныӊ 31 январенә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:  Яр Чаллы ш., М. Җәлил пр., 46, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 каб.

6. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат  халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук проект буенча гражданнарның тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.

7. Халык тыңлаулары секретаре проект буенча фикерләр, тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.

8. Халык тыңлаулары башланганчы, халык тыңлауларында катнашучылар секретарь тарафыннан теркәлә. Теркәү кәгазендә халык тыңлауларында катнашучыларның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, яшәү урыны күрсәтелә.

9. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә: чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә; проект буенча фикер алышу өчен – 3 минутка кадәр; фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.

10. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә халык тыңлауларын оештыручы һәм секретарь имза куя.

11. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ   2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә: халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме; халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны; халык тыӊлауларында катнашкан гражданнарыныӊ саны; халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.

12. Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм мәҗбүри рәвештә «Якты Юл» («Светлый Путь») газетасында бастырылырга һәм районның рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.58 Мб

Дата публикации: 15.01.2024
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International