КАРАР «17» январь 2024 ел №06 Мәләкәс авыл җирлегендә урнашкан 16:39:010601:1330 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү буенча халык тыңлауларын үткәрү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

«17» январь 2024 ел                          Яр Чаллы                                                  №06

 

Мәләкәс авыл җирлегендә урнашкан 16:39:010601:1330 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү буенча халык тыңлауларын үткәрү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 39 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»131-ФЗ номерлы Федераль закон, Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, Тукай муниципаль районы Уставы, район Советыныӊ 2018 елның 29 декабрендәге вн/2 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районында халык тыӊлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә, Тукай муниципаль районының җирдән файдалану һәм авыл җирлекләре төзелешен алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссиясенең 2023 елның 15 декабрендәге карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘМ

 

1. Мәләкәс авыл җирлегендә урнашкан 16:39:010601:1330 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен «Шәхси торак төзелеше өчен» төп төрдән «Кибетләр» шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү буенча халык тыңлауларын үткәререгә.

2.1. Әлеге карарны районның рәсми сайтында урнаштырырга (tukay.tatarstan.ru).

2.2. Халык тыӊлауларын үткәрү турында мәгълүматны «Якты Юл» («Светлый Путь») газетасында бастырып чыгарырга.

3. Билгеләргә:

3.1. үткәрү вакытын: 2024 елныӊ 2 февралендә 13:30 сәгатьтә, үткәрү урынын: Мәләкәс авылы, Молодежная ур., 20, Башкарма комитет бинасы;

3.2. проект буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү өчен адрес: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46, 203 каб.;

3.3. тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2024 елныӊ 19 январеннән 2024 елныӊ 2 февраленә кадәр кабул ителә.

4. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллинны билгеләргә.

5. Фикер алышуда гражданнарның катнашу тәртибен кушымта нигезендә расларга.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

Район Башлыгы                                                                                                Ф.М. Камаев

 

Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2024 елның _____._____ _____ номерлы карарына кушымта

 

Фикер алышуда гражданнарныӊ катнашу тәртибе

 

Әлеге тәртип җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү буенча фикер алышуда халыкның катнашуын тәэмин итү максатында эшләнгән һәм гражданнарының фикер алышуда катнашу, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу тәртибен җайга сала.

1. Гражданнарның фикер алышуда катнашуы халык тыӊлауларында катнашу һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына Тукай муниципаль районы халкы тарафыннан язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү юлы белән башкарыла.

2. Язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2024 елныӊ 19 январеннән 2024 елныӊ 2 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:  Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 каб.

3. Халык тыңлауларын үткәрү өчен җаваплы зат  халык тыңлауларын әзерли һәм үткәрә, шулай ук гражданнарның тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.

4. Халык тыңлаулары секретаре фикерләр, тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.

5. Халык тыңлаулары башланганчы, халык тыңлауларында катнашучылар секретарь тарафыннан теркәлә. Теркәү кәгазендә халык тыңлауларында катнашучыларның фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, яшәү урыны күрсәтелә.

6. Халык тыңлауларын уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә: чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә; фикер алышу өчен – 3 минутка кадәр; фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.

7. Халык тыңлауларын үткәрү барышында секретарь тарафыннан халык тыңлаулары беркетмәсе алып барыла. Беркетмәгә халык тыңлауларын оештыручы һәм секретарь имза куя.

8. Халык тыңлауларын оештыручы халык тыңлаулары уздырылган көннән соӊ 2 көн эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли, анда мәҗбүри тәртиптә түбәндәгеләр күрсәтелә: халык тыӊлауларына чыгарылган сорауныӊ исеме; халык тыӊлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны; халык тыӊлауларында катнашкан гражданнарыныӊ саны; халык тыӊлаулары нәтиҗәләре буенча карар.

9. Бәяләмә халык тыңлауларын оештыручы тарафыннан имзалана һәм мәҗбүри рәвештә «Якты Юл» («Светлый Путь») газетасында бастырылырга һәм районның рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

pdf
Скачать текст
PDF, 1.69 Мб

Дата публикации: 17.01.2024
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International