КАРАР «26» февраль 2024 ел №32 “Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Белоус авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү (2 этап)” дәүләт экологик экспертиза объекты проект документлары материаллары буенча (күздә тотылган эшчәнлек йогынтысын бәяләү материалларын да кертеп) иҗтимагый фикер алышулар (иҗтимагый тыңлаулар рәвешендә) үткәрү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

«26» февраль 2024 ел                       Яр Чаллы                                                 №32

 

“Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Белоус авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү (2 этап)” дәүләт экологик экспертиза   объекты   проект   документлары материаллары   буенча   (күздә тотылган эшчәнлек   йогынтысын   бәяләү материалларын   да   кертеп)   иҗтимагый   фикер алышулар   (иҗтимагый   тыңлаулар   рәвешендә) үткәрү турында

 

«Экологик экспертиза турында» 1995 елның 23 ноябрендәге 174-ФЗ номерлы, «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 2002 елның 10 январендагы 7-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законнарга, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2019 елның 29 мартындагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә  күздә тотылган хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү буенча иҗтимагый фикер алышуларны оештыру һәм уздыру тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 31/10 номерлы карарына таянып, Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 2020 елның 1 декабрендәге                        999 номерлы боерыгы нигезендә

КАРАР БИРӘМ

1. “Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Белоус авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү (2 этап)” дәүләт экологик экспертиза   объекты   проект   документлары материаллары   буенча   (күздә тотылган эшчәнлек   йогынтысын   бәяләү материалларын   да   кертеп)   иҗтимагый   фикер алышулар   (иҗтимагый   тыңлаулар   рәвешендә) оештырырга һәм үткәрергә.

2. Иҗтимагый фикер алышуларны 2024 елның 21 мартында                         11:00 сәгатьтә үткәрергә,  үткәрү урыны: ТР, Яр Чаллы ш., М. Җәлил пр., 46 адресы буенча Тукай муниципаль районыныӊ чыгышлар залы.

3. Эшчке төркем составын расларга (1 кушымта).

4. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашу тәртибен кушымтадагыча расларга (2 кушымта).

5. Иҗтимагый фикер алышуларны үткәрү өчен җаваплы итеп Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллинны билгеләргә.

6. Иҗтимагый фикер алышуларны үткәрү турында мәгълүматны Россия Федерациясе Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Татарстан Республикасы Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы рәсми сайтларында бастырырга.

7. Әлеге карарны Тукай муниципаль районы рәсми сайтында урнаштырырга.

8. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

Муниципаль район Башлыгы                                                                  Ф.М. Камаев

 

Тукай муниципаль районы Башлыгының ___________________ _____ номерлы карарына 1 кушымта

 

 

ЭШЧКЕ ТӨРКЕМ СОСТАВЫ

 

 

Рәис:

Хәбибуллин А.Р. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе.

 

 

Комиссия әгъзалары:

1. Нәдершин А.Н. – Тукай муниципаль районы мөлкәти һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе.

2. Сәетгәрәев Ф.М. – «СКС» МУП директоры.

3. Исхакова Г.Г. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгының ___________________ _____ номерлы карарына 2 кушымта

 

ГРАЖДАННАРНЫҢ ФИКЕР АЛЫШУДА КАТНАШУ ТӘРТИБЕ

 

Әлеге тәртип “Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Белоус авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү (2 этап)” дәүләт экологик экспертиза   объекты   проект   документлары материаллары   буенча   (күздә тотылган эшчәнлек   йогынтысын   бәяләү материалларын   да   кертеп) фикер алышуда катнашу, шулай ук халык фикерен исәпкә алу тәртибен жайга сала.

1. Гражданнарның проект буенча фикер алышуда катнашуы иҗтимагый фикер алышуларда катнашу һәм район халкының проект буенча тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен язма рәвештә Тукай районы Башкарма комитетына җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.

2. Проектның график һәм текст рәвешендәге материаллары Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында, мәгълүмат стендларында һәм Тукай муниципаль районы сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырылган.

3. Проект буенча материаллар белән танышу вакыты: дүшәмбе – җомга 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төшке аш).

4. Язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр 2024 елның 1 мартыннан 2024 елның 1 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы, 203 кабинет.

5. Иҗтимагый фикер алышуларны үткәрү өчен җаваплы зат иҗтимагый фикер алышуларны әзерли һәм үткәрә, шулай ук гражданнарның проект буенча тәкъдимнәрен кабул итә һәм исәпкә ала.

6. Иҗтимагый фикер алышулар секретаре проект буенча фикерләрне, тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне исәпкә алуны документлар белән тәэмин итә.

7. Иҗтимагый фикер алышулар башланганчы, секретарь иҗтимагый фикер алышуларда катнашучыларны терки. Теркәү битендә иҗтимагый фикер алышуларда катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, яшәү урыны күрсәтелә.

8. Иҗтимагый фикер алышулар уздырганда түбәндәге регламент билгеләнә: чыгыш ясаучыга төп доклад өчен 20 минутка кадәр вакыт бирелә; проект буенча фикер алышуга – 3 минутка кадәр; фикерләрне кире кагу һәм искәрмәләр өчен – 2 минутка кадәр.

9. Иҗтимагый фикер алышулар үткәрү барышында секретарь тарафыннан иҗтимагый фикер алышулар беркетмәсе алып барыла.

10. Иҗтимагый фикер алышулар беркетмәсе иҗтимагый фикер алышулар уздырылган көннән соӊ 5 эш көне эчендә әзерләнә һәм мәҗбүри рәвештә Тукай муниципаль районы рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

pdf
Скачать текст
PDF, 1.95 Мб

Дата публикации: 26.02.2024
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International