Татарстан Республикасы
Тукай муниципаль районы
Сәмәкәй авыл җирлеге Башлыгы
КАРАР
“13” март 2024 ел Сәмәкәй авылы № 5
2023 ел өчен Тукай муниципаль районы Сәмәкәй
авыл җирлеге бюджеты үтәлеше турында
хисап проекты буенча халык тыңлауларын үткәрү хакында
Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлеге халкыныӊ «2021 ел өчен Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлеге бюджеты үтәлеше турында хисап» хакында карар проекты буенча фикер алышуда катнашу хокукларын саклау максатыннан, 1998 елныӊ 31 июлендәге 145-ФЗ санлы Россия Федерациясе Бюджет кодексына, Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлегендә халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмәгә таянып
КАРАР БИРӘМ:
1. «2023 ел өчен Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлеге бюджеты үтәлеше турында хисап» хакында Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлеге Советы карар проекты буенча халык тыңлауларын үткәрергә.
2. Әлеге Карарны 14 марттан сонга калмыйча Тукай муниципаль районы рәсми порталында (www. tukay.tatarstan.ru/ ) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгьлумат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru),Сәмәкәй авылы җирлеге бинасы янында җиһазландырылган мәгълүмат такталарында урнаштырырга.
3.Ачык тыңлауларны уздыру көнен билгеләү :
3.1. 2024елның 22 март көнне, сәгать 10.00 уздыру;
3.2.Уздыру көне – 1 көн ;
3.3. Уткәрү урыны – ТР, Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлеге, А.Биктимеров урамы, 44 йорты (Сәмәкәй авыл мәдәният бинасы)
3.4.Сораулар, тәкъдимнәр һәм искәрмәләрне, Сәмәкәй авылы, А.Биктимеров урамы, 46 йорт, (Сәмәкәй авыл җирлеге бинасы) эш көннәрендә-8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр) бирергә кирәк
3.5.Ачык тыңлауларда катнашу хокукы белән гаризаларны бирү вакыты: 2024 елның 21 мартка кадәр (тел. 37-65-34).
4.Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлеге башкарма комитетына «Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлеге бюджетының 2022 ел өчен үтәлеше турында хисап» карар проекты буенча ачык тыңлауларны бирелгән вакытта әзерләргә һәм үткәрергә.
5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуын үз өстемә алам.
Сәмәкәй авыл җирлеге Башлыгы И.М.Усманов