КАРАР «____»_________2023 ел № ____ «Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасының исәп-хисап счетына кергән акчаларны бүлү буенча комиссия составын раслау турында» Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2021 елныӊ 15 февралендәге 13 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

 

КАРАР

 

«____»_________2023 ел                        Яр Чаллы                                   № ____

 

 

«Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасының исәп-хисап счетына кергән акчаларны бүлү буенча комиссия составын раслау турында» Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2021 елныӊ 15 февралендәге 13 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1. «Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасының исәп-хисап счетына кергән акчаларны бүлү буенча комиссия составын раслау турында» Тукай муниципаль районы Башлыгыныӊ 2021 елныӊ 15 февралендәге 13 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. комиссия составыннан чыгарырга:

        Миӊнеханов Минталип Исмәгыйль улын;

Хисаметдинова Айгөл Хәмис кызын;

1.2. комиссия составына кертергә:

Бариева Ландыш Фирдәвис кызын – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районында социаль яклау бүлеге башлыгы (килешү буенча);

Хәкимҗанова Диләрә Нәфис кызын - «Тукай муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ әйдәп баручы методисты.

2. Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасының исәп-хисап счетына кергән акчаларны бүлү буенча комиссия составын яӊа редакциядә расларга.

3. Район инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Ф.Ф. Вәзиевага өч эш көне эчендә әлеге карарны муниципаль районның рәсми сайтында урнаштыруны тәэмин итәргә.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариевка йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль район Башлыгы                                                                    Ф.М. Камаев

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгының 2023 елның ____ ____________ _____ номерлы карарына кушымта

 

 

Тукай муниципаль районы инвалидлар иҗтимагый оешмасының исәп-хисап счетына кергән акчаларны бүлү буенча комиссия составы

 

Вәзиева

Фәйрүзә Фаяз кызы

Район инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе – комиссия рәисе

Бариев

Илфак Шамил улы

Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – комиссия рәисе урынбасары

Закиров

Рөстәм Илдус улы

Муниципаль район Башлыгы урынбасары – комиссия әгъзасы

Хәбибуллин

Айрат Рафак улы

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе – комиссия әгъзасы

Камаева

Гөлназ Рәис кызы

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлеге башлыгы– комиссия әгъзасы

Тимербаев Раил

Расих улы

Россия социаль фондының Тукай районы буенча клиент хезмәте (бүлек хокукында) җитәкчесе - комиссия әгъзасы

Бариева Ландыш Фирдәвис кызы

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районында социаль яклау бүлеге башлыгы (килешү буенча) – комиссия әгъзасы

Потеев

Мансур Алиевич

«Тукай районы үзәк хастаханәсе» дәүләт автном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы (килешү буенча) – комиссия әгъзасы

Шакирова

Гөлназ Назиф кызы

«Тукай муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ директоры, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Тукай муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе – комиссия әгъзасы

Зәкиев

Рөстәм Мөнәвир улы

«Светлый путь» («Якты юл») Тукай районы газетасы  редакторы – комиссия әгъзасы

Хәкимҗанова Диләрә Нәфис кызы

«Тукай муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ әйдәп баручы методисты – комиссия секретаре

 

jpg
Скачать текст
JPG, 680.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International