КАРАР «09» 11 2023 ел № 122 Тукай муниципаль районы Башлыгы каршында инвестицион совет төзү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ

 

КАРАР

 

 

«___» ___________2023 ел             Яр Чаллы                       № ________    

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгы каршында инвестицион совет төзү турында

 

«Татарстан Республикасында дәүләт-хосусый партнерлык турында» 2011 елның 1 августындагы 50-ТРЗ номерлы, «Татарстан Республикасында инвестицион эшчәнлек турында» 1998 елның 25 ноябрендәге 1872 номерлы Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру, шулай ук Тукай муниципаль районында инвестицион климатны яхшырту максатында

 

КАРАР БИРӘМ:

 

1.      Тукай муниципаль районы Башлыгы каршында инвестицион совет төзергә.

2. Тукай муниципаль районы Башлыгы каршындагы инвестицион совет турында нигезләмәне 1  кушымта нигезендә расларга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллинга йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль район Башлыгы                                                                     Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Муниципаль район Башлыгының 2023 елның «_____» ___________ ___ номерлы карарына кушымта

 

 

Тукай муниципаль районы Башлыгы каршындагы инвестицион совет турында нигезләмә

 

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Тукай муниципаль районы Башлыгы каршындагы инвестицион совет (алга таба – Совет) Тукай муниципаль районы икътисадына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре буенча коллегиаль киңәшмә органы булып тора.

 1.2. Совет үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнарына һәм әлеге Нигезләмәгә таяна.

 

2. Советның төп бурычлары һәм функцияләре

Советның төп бурычлары һәм функцияләре булып тора:

2.1. Инвестицион проектларны Тукай муниципаль районы территориясендә тормышка ашыруның максатка ярашлылыгы предметына һәм аларны җирле бюджет акчалары хисабына финанслау кирәклеген (мөмкинлеген) карау һәм анализлау;

2.2. Түбәндәгеләр буенча тәкъдимнәр эшләү:

- Тукай муниципаль районының инвестицион мәйданчыкларында потенциаль инвесторларның инвестицион проектларын урнаштыру;

- Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының һәм инвестицион процесста катнашучы затларның үзара хезмәттәшлеген оештыру;

 - административ киртәләрне киметү, шул исәптән рөхсәт документларын бирү  процедурасы срокларын кыскарту һәм гадиләштерү өлешендә;

 - Тукай муниципаль районы үсешенең өстенлекле юнәлешләре һәм иң өстенлекле юнәлешләрдә финанс һәм инвестиция ресурсларын координацияләү;

- Тукай муниципаль районы икътисадына инвестицияләр күләмен арттыру, уңайлы инвестицион климат, үсеш алган инвестицион инфраструктура булдыру механизмнары;

- Тукай муниципаль районы территориясендә җитештерү көчләрен рациональ урнаштыру өчен кирәкле шартлар тудыру;

 - Тукай муниципаль районы территориясендә инвестицион процессларга муниципаль ярдәм, инвестицион активлыкны стимуллаштыру;

 - җирле бюджет акчалары хисабына тәэмин ителә торган инвестицион проектларның төп критерийларына бердәм таләпләр билгеләү;

- Тукай муниципаль районында дәүләт-хосусый партнерлык механизмнарын кулланып инвестицион проектларны гамәлгә ашыру;  

2.3. Тукай муниципаль районының инвестицион стратегиясе проектын карау;

 2.4. Тукай муниципаль районының инвестицион стратегиясен тормышка ашыру барышын һәм нәтиҗәләрен анализлау, аны төзәтү буенча тәкъдимнәр әзерләү һәм карау;

2.5. Инвестицион проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен карау;

2.6. Тукай муниципаль районының инвестицион объектлар төзү планы проектын һәм кирәкле транспорт, энергетика, социаль һәм башка инфраструктура объектлары, шулай ук инвестицион проектлар ихтыяҗларын исәпкә алып, аны төзәтү регламентын хуплау.

 

3. Совет хокуклары

Совет үз компетенциясе чикләрендә үзенә йөкләнгән функцияләрне үтәү өчен хокуклы:

3.1. Үз утырышларында Совет компетенциясенә кагылышлы мәсьәләләрне карарга һәм алар буенча карарлар кабул итәргә;

 3.2. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарыннан,  федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарыннан, Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарыннан һәм оешмалардан билгеләнгән тәртиптә үз компетенцияләре чикләрендә мәгълүмат сорарга һәм алырга;

 3.3. Үз утырышларына Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары, башка органнар һәм оешмаларның җитәкчеләрен һәм вазыйфаи затларын чакырырга.

3.4. Совет утырышларында каралырга тиешле мәсьәләләрне өйрәнү һәм әзерләү өчен эшче төркемнәр булдырырга.

 

4. Совет эшчәнлеген оештыру

4.1. Совет турында нигезләмә муниципаль район Башлыгы тарафыннан раслана.

Совет рәисе булып Тукай муниципаль районы Башлыгы тора.

Совет рәисе аның эшчәнлегенә җитәкчелек итә, Совет утырышын алып бара, Совет утырышы планын, шулай ук эшче төркемнәр составларын раслый.

Совет рәисе булмаганда, аның вәкаләтләрен рәис урынбасары башкара.

Совет утырышларын әзерләү буенча эшне секретарь оештыра. Секретарь Совет эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча Совет рәисе һәм аның урынбасары йөкләмәсен үти.

Совет секретаре эшче төркемнәр составы буенча Совет рәисенә тәкъдимнәр кертә.

 4.2. Совет составына Тукай муниципаль районының җирле үзидарә органнары, инвесторлар, эшмәкәрләрнең иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, предприятие җитәкчеләре һәм экспертлар керә.

Инвестицион процесс субъектлары, иҗтимагый һәм башка оешмалар Совет рәисенә Совет составына кертү өчен кандидатлар буенча үз тәкъдимнәрен җибәрергә хокуклы.

Совет үз эшчәнлеген аның утырышларында кабул ителгән һәм Совет рәисе тарафыннан расланган эш планнары нигезендә алып бара.

 4.3. Совет утырышлары кирәк булганда, әмма 2 айга кимендә бер тапкыр үткәрелә. Утырышларның көн тәртибен һәм аларны үткәрү тәртибен Совет рәисе билгели.

Совет утырышлары Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә утырышларны онлайн трансляцияләү белән үткәрелергә мөмкин.

4.4. Совет утырышы, әгәр анда аның әгъзаларының өчтән ике өлеше катнашса, хокуклы дип санала.

4.5. Совет әгъзалары Совет эшенең эш юнәлешләренә һәм планына кагылышлы тәкъдимнәр кертәләр, Совет утырышларында кабул ителгән карарларны тормышка ашыралар, кирәкле материалларны һәм документларны өйрәнүдә һәм гомумиләштерүдә катнашалар, Советның әлеге нигезләмәсе һәм эш планы белән билгеләнгән башка бурычларны хәл итәләр.

4.6. Совет карарлары утырышта катнашучыларның гади күпчелек тавышы белән кабул ителә һәм  беркетмә белән рәсмиләштерелә, аңа Совет рәисе һәм секретаре имза куя. Кабул ителгән карар белән риза булмаган очракта, Совет әгъзалары үз фикерләрен язма рәвештә бәян итергә хокуклы, ул утырыш беркетмәсенә мәҗбүри рәвештә теркәлергә тиеш.

Совет әгъзалары утырышта каралган мәсьәләләрне тикшергәндә тигез хокукларга ия.

4.7. Совет эшендә кирәк булганда дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, аның составына кермәгән иҗтимагый һәм башка оешма вәкилләре катнаша ала.

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 157.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International