Тукай муниципаль районы Иске Дөреш авыл җирлеге Таулы Дөреш авылы ГРАЖДАННАР ҖЫЕНЫ КАРАРЫ «08» ноябрь, 2022 ел № 2

Тукай муниципаль районы Иске Дөреш авыл җирлеге Таулы Дөреш авылы ГРАЖДАННАР ҖЫЕНЫ КАРАРЫ

 

«08» ноябрь, 2022 ел                                                                                    № 2

 

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 25.1, 56 статьялары, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 35 статьясы нигезендә Таулы Дөреш авылы гражданнар җыены

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1.  2023 елда яшәү урыны буенча Иске Дөреш авыл җирлеге Таулы Дөреш авылы территориясендә теркәлгән һәр бәлигъ булган кешегә 500 (биш йөз) сум күләмендә бер тапкыр түләү кертергә һәм I, II төркем инвалидлары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм көндезге формада укучы студентлар, күп балалы гаиләләр өчен бер тапкыр түләү күләмен киметергә һәм аны әлеге категория гражданнар өчен 250 (ике йөз илле) сум күләмендә билгеләргә, әлеге сумманы түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерергә:  

 

  1. Юллардагы чокырларны ремонтлау.
  2. Урамнарны яктырту өчен электроматериаллар сатып алу.

 

2. РФ Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизацияләү буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарны, Иске Дөреш авыл җирлеге территориясендә теркәлгән гаилә әгъзаларын үзара салым буенча взносларны түләүдән азат итәргә.

3. Тукай муниципаль районы Иске Дөреш авыл җирлеге Таулы Дөреш авылы гражданнар җыены нәтиҗәсен авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында урнаштырып, халыкка җиткерергә.

4. Тукай муниципаль районы  Иске Дөреш авыл җирлеге Таулы Дөреш авылы гражданнар җыены нәтиҗәсен Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында «авыл җирлекләре» бүлегендә, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.

 

 

Гражданнар җыенында рәислек итүче, 

Иске Дөреш авыл җирлеге Башлыгы                                     Р.М. Дусадбеков

pdf
Скачать текст
PDF, 50.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International