КАРАР «05» декабрь 2022 ел № 26/3 2023 елга, 2024-2025 еллар планы чорына Иске Дөреш авыл җирлеге бюджеты турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

«ИСКЕ ДӨРЕШ» АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«05»  декабрь 2022 ел                                                                                  № 26/3

 

 

2023 елга, 2024-2025 еллар планы чорына

Иске Дөреш авыл җирлеге бюджеты турында

 

1 статья   

1. 2023 елга Иске Дөреш авыл җирлеге бюджетының төп характеристикаларын расларга:

1) Иске Дөреш авыл җирлеге бюджеты керемнәренең гомуми күләме                                  5 536,90  меӊ сум;

2) Иске Дөреш авыл җирлеге бюджеты чыгымнарыныӊ гомуми күләме                                5 536,90  меӊ сум.

3) Иске Дөреш авыл җирлеге бюджеты кытлыгы 0 сум.

2. 2024-2025 елларга Иске Дөреш авыл җирлеге бюджетының төп характеристикаларын расларга:

1) Иске Дөреш авыл җирлеге бюджет керемнәренең гомуми күләме 2024 елга  5 559,6 меӊ сум, 2025 елга 5 577,0 меӊ сум;

2) Иске Дөреш авыл җирлеге бюджеты чыгымнарыныӊ гомуми күләмен:

- 2024 елга 5 559,6 меӊ сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнар 135,35 меӊ сум;

- 2025 елга  5 577,0 меӊ сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнар 271,25 меӊ сум.

3) 2024 елга Иске Дөреш авыл җирлеге бюджеты кытлыгы 0 сум һәм 2025 елга 0 сум.

3. Иске Дөреш авыл җирлеге бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын расларга:

- 2023 елга әлеге карарга 1 кушымта нигезендә;

- 2024 һәм 2025 еллар планы чорына әлеге карарга 2 кушымта нигезендә.

 

2 статья  

1. 2024 елныӊ 1 январена Иске Дөреш авыл җирлеге эчке муниципаль бурычының югары чиген 0 сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 сум күләмендә расларга.

2. 2025 елның 1 январена Иске Дөреш авыл җирлеге эчке муниципаль бурычының югары чиген 0 сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 сум күләмендә расларга.

3. 2026 елның 1 январена Иске Дөреш авыл җирлеге эчке муниципаль бурычының югары чиген 0 сум күләмендә, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген 0 сум күләмендә расларга.

 

3 статья

1. Иске Дөреш авыл җирлеге бюджетында 2023 елга фаразланган керемнәр күләмен әлеге карарга 3 кушымта нигезендә исәпкә алырга. 

2. Иске Дөреш авыл җирлеге бюджетында 2024 һәм 2025 еллар планы чорына фаразланган керемнәр күләмен әлеге карарга 4 кушымта нигезендә исәпкә алырга. 

 

4 статья  

1. Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.10 статьясы нигезендә Иске Дөреш авыл җирлеге бюджетыннан Татарстан Республикасы бюджетына күчерелергә тиешле бюджетара субсидияләр күләмен расларга:

- 2023 елда 15,9 меӊ сум;

- 2024 елда 21,0 меӊ сум;

- 2025 елда 22,0 меӊ сум.

 2. 2023 елда һәм 2024, 2025 еллар планы чорында Иске Дөреш авыл җирлеге бюджетыннан Татарстан Республикасы бюджетына әлеге статьяда каралган бюджетара субсидияләрне күчерү ай саен тигез өлешләр белән башкарыла дип билгеләргә. 

 

5 статья

Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.13 статьясы нигезендә Иске Дөреш авыл җирлеге бюджетыннан Тукай муниципаль районы бюджетына тапшырыла торган башка бюджетара трансфертлар күләмен расларга:

- төзекләндерү кысаларында авыл җирлекләре автомобиль юлларын карап тоту (юлларны кышкы чистарту) буенча вәкаләтләрнең бер өлешен гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләрне тапшыруга 2023 елга – 450,0 меӊ сум, 2024 елда – 450,0 меӊ сум, 2025 елда 450,0 меӊ сум күләмендә;

- җирлек халкын мәдәният оешмалары хезмәтләре белән тәэмин итү һәм ялны оештыру өчен шартлар тудыру буенча чараларны тәэмин итүгә төзелгән килешүләр буенча 2023 елга – 1 477,2 меӊ сум, 2024 елга – 1 477,2   меӊ сум, 2025 елга 1 477,2  меӊ сум күләмендә.

2023-2025 елда бюджетара трансфертларны күчерү ай саен тигез өлешләр белән башкарыла дип билгеләргә.

 

6 статья

1. Иске Дөреш авыл җирлеге чыгымнарының ведомство структурасын расларга:

- 2023 елга елга әлеге карарга 5 кушымта нигезендә;

- 2024, 2025 еллар планы чорына әлеге карарга 6 кушымта нигезендә.

 

2. Бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре һәм бүлекчәләре, максатчан статьялары, чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлүне расларга:

- 2023 елга елга әлеге карарга 7 кушымта нигезендә;

- 2024, 2025 еллар планы чорына әлеге карарга 8 кушымта нигезендә.

 

3. Бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнарының максатчан статьялары (муниципаль программалар һәм эшчәнлекнең программасыз юнәлешләре), бюджет чыгымнары классификациясенең чыгымнар төрләре төркемнәре, бүлекләре, бүлекчәләре буенча бүлүне расларга:

- 2023 елга елга әлеге карарга 9 кушымта нигезендә;

- 2024, 2025 еллар планы чорына әлеге карарга 10 кушымта нигезендә.

 

4. Иске Дөреш авыл җирлеге бюджетының гавами норматив йөкләмәләрне үтәүгә юнәлдерелгән бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләмен 2023 елга – 0 сум, 2024 елга – 0 сум, 2025 елга 0 сум күләмендә расларга.

 

7 статья

Иске Дөреш авыл җирлеге бюджетында җирлекләрнең, муниципаль һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары тарафыннан беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыруга муниципаль районнар бюджетларына субвенцияләр күләмен 2023 елга – 138,1 меӊ сум; 2024 елга – 145,8 меӊ сум, 2025 елга 152,0 меӊ сум күләмендә исәпкә алырга.

 

 8 статья

Иске Дөреш авыл җирлеге бюджетында 2023 елга авыл җирлекләренең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә Тукай муниципаль районы бюджетыннан 4 147,8 мең сум, 2024 елга 4 150,6 мең сум, 2025 елга 4 148,5 мең сум күләмендә дотацияләр күләмен исәпкә алырга.

 

9 статья

2023 елда Иске Дөреш авыл җирлегенеӊ җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук авыл җирлегенеӊ җирле үзидарә органнары һәм муниципаль казна учреждениеләре хезмәткәрләре санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итәргә хокуклы түгел.

 

10 статья

 2023 елның 1 январена Иске Дөреш авыл җирлеге бюджеты калдыкларын, Иске Дөреш авыл җирлеге исеменнән товарлар белән тәэмин итүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә төзелгән муниципаль контрактлар өчен түләүгә (әлеге муниципаль контрактларның шартлары нигезендә 2022 елда түләнергә тиеш) файдаланылмаган бюджет ассигнованиеләре калдыгы суммасыннан артмаган күләмдә 2023 елда, Тукай муниципаль районы Иске Дөреш авыл җирлеге Башкарма комитеты тиешле карар кабул иткән очракта, әлеге максатларга тиешле бюджет ассигнованиеләрен арттыруга җибәрелә.

 

11 статья

Әлеге карарны Иске Дөреш авылы (Г.Тукай урамы, 21й.) территориясендә урнашкан махсус стендларда урнаштырып, халыкка игълан итәргә.

 

12 статья

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык департаментының Тукай муниципаль районы буенча территориаль органнары төзелгән килешүләр нигезендә Тукай муниципаль районы Иске Дөреш авыл җирлеге бюджетын үтәү буенча аерым функцияләрне гамәлгә ашыра.

 

13 статья

Әлеге карар 2023 елның 1 январеннан үз көченә керә.

 

 

 

 

ТР Тукай муниципаль районы

Иске Дөреш авыл җирлеге Башлыгы                                     Р.М. Дусадбеков

pdf
Скачать текст
PDF, 225.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International