КАРАР «20» март 2023 ел № 10/1 2023 ел өчен Мусабай-Завод авыл җирлеге бюджеты үтәлеше турында хисап

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

«МУСАБАЙ-ЗАВОД АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ 

 

КАРАР

 

«20» март 2023 ел                                                                                        № 10/1

   

2023 ел өчен Мусабай-Завод авыл җирлеге бюджеты үтәлеше турында хисап

 

 

            Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Мусабай-Завод авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Хөсәенова Зөлфия Зөлфәт кызының «2023 елда Мусабай-Завод авыл җирлеге бюджеты үтәлеше турында хисап» мәгълүматларын тыңлап фикер алышканнан соң, муниципаль берәмлек Советы,

 

КАРАР БИРДЕ:

 

 1. 2023 ел өчен Тукай муниципаль районы районы Мусабай-Завод авыл җирлеге бюджеты үтәлеше турында хисапны керемнәр буенча 11 470,89 мең сум, чыгымнар буенча 10 242,66 мең сум күләмендә түбәндәге күрсәткечләр белән расларга:

- 2023 ел өчен Мусабай-Завод авыл җирлеге бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары буенча әлеге карарга 1 кушымта нигезендә.

- 2023 ел өчен Мусабай-Завод авыл җирлеге бюджеты керемнәре буенча әлеге карарга 2 кушымта нигезендә.

- 2023 ел өчен Мусабай-Завод авыл җирлеге бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы буенча әлеге карарга 3 кушымта нигезендә.

- 2023 ел өчен Мусабай-Завод авыл җирлеге бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бүлекләр һәм бүлекчәләр, максатчан статьялар һәм чыгымнар төрләре буенча бүлүнең функциональ структурасы буенча әлеге карарга 4 кушымта нигезендә.

- 2023 ел өчен Мусабай-Завод авыл җирлеге бюджетының бюджет ассигнованиеләрен максатчан статьялар (муниципаль программалар һәм эшчәнлекнең программадан тыш юнәлешләре) чыгымнар төрләре төркемнәре, бюджетлар чыгымнары классификациясе бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча бүлүне әлеге карарга 5 кушымта нигезендә.

2. Әлеге карарны авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында халыкка җиткерү.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында «авыл җирлекләре» бүлегендә урнаштырырга.

4. Әлеге карар аны игълан иткәннән соң үз көченә керә.

 

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                       З.З. Хөсәинова                                       

pdf
Скачать текст
PDF, 24.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International