Республика көне белән тәбрик итәм!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелемнән күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлек, тынычлык һәм татулык символы булган бәйрәмебез – Республика көне белән тәбрик итәм!

Без үзебезнең республикабыз, анда яшәгән, тырышып эшләгән  халкыбыз, уңдырышлы җирләребез, матур табигатебез, данлыклы ата-бабаларыбыз мирас итеп калдырган бай традицияләребез белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Республикабыз үзенең икътисадый, мәдәни, рухи һәм социаль өлкәләрдәге үсешендә елдан-ел яңа баскычка күтәрелә. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы үсә, республикада һәм шул исәптән безнең районда да социаль программалар уңышлы тормышка ашырыла: авыл клублары, сәламәтлек саклау объектлары төзелә, йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзекләндерелә, юллар салына. Басу-кырларыбызда гөрләп игеннәр үсә. Быелгы табигать шартлары игенчеләребезне шактый сынаса да, алар бирешмәде, республика күләмендә яхшы уңыш алдык. Ә өстәлләребездә икмәк булса, өйләребез дә бөтен, илебез көчле булыр. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! 
Барлык уңышларга хезмәт сөючәнлек, кешеләрнең эшлекле һәм иҗади инициативасы нәтиҗәсендә ирешелә. Тукай районы һәм аның халкы туган Татарстаныбыз үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. Данлы традицияләребезне саклап һәм үстерә барып, киләчәктә дә туган ягыбызның үсешенә һәм чәчәк атуына актив ярдәм итәрбез дип ышанам.
Кадерле тукайлылар, барыгызга дә исәнлек-саулык, мул тормыш, гаиләләрегезгә бәхет, йортларыгызга иминлек телим. 
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев. 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 8 октябре, 08:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International