Бүген без хезмәт кешеләрен котлыйбыз һәм хөрмәтлибез, хезмәт коллективларыбыз казанышларына сөенәбез, хезмәте белән районыбызны күтәргән барлык тукайлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Тукайлылар эшкә булган халык, игелекле гамәлләргә омтылу сыйфаты – территориябез үсешенең төп нигезе. Үз хезмәтебез белән яшәешебезне тагын да яхшырак итәчәгебезгә ышанам.
Районыбыз игенчеләре бу көнне елның-елында басуда тырыш хезмәт белән каршылый. Бүген кырлар моторлар гөрелтесенә күмелгән. Яңа уңышка нигез салына – җиребезгә бәрәкәт иңсен, мул уңыш үстереп алырга язсын.
Җылы май кояшы сезгә көч-куәт өстәсен, күңелләрегез һәрвакыт бәйрәм кәефе, шатлык-сөенечләр, тормышка мәхәббәт хисе белән тулып торсын. Барчабызга да исәнлек-саулык, йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет, илгә-көнгә иминлек телим.
Соңгы яңарту: 2021 елның 4 мае, 15:23