Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне белән!

Хөрмәтле райондашлар, кайнар нокталарда хезмәт иткән ир-егетләр, газизләрен хәрби бәрелешләрдә югалткан аналар!

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне белән!

Һәр елны 15 февральдә без совет гаскәрләрен  Әфган җиреннән чыгару көнен билгеләп үтәбез. Бу – ветеран әфганчыларны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу көне.

Хөрмәтле ветеран-солдатлар, кайнар нокталарда хезмәт иткән ир-егетләр! Шушы моңсу да, сөенечле дә көндә сезгә иң изге теләкләремне юллыйм. Әфганстан, Чечня республикаларында һәм башка локаль бәрелешләрдә сез үзегезнең Ватан алдындагы изге бурычыгызны намус белән үтәдегез, хәрби антыгызга тугры калдыгыз. Хәлиткеч сугышларда батырлык үрнәкләре, рух ныклыгы күрсәттегез. Армия дәрәҗәсен күтәрүдә, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә сезнең өлешегез гаять зур. Рәхмәт сезгә!

Хәрби бәрелешләрдә газиз балаларын югалткан аналарга, бу афәтне үз башыннан кичергән һәр гаиләгә тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итәм, бер минут тын калып, газизләрегез истәлеген олылыйм. Аларның якты хатирәсе – безнең күңелләрдә мәңгелек. Каршыгызда башны иеп рәхмәт әйтәм.

Килер көннәребез якты, күгебез аяз, киләчәгебез матур булсын. Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, тыныч көннәр, хәерле озын гомер телим.

Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 15 феврале, 08:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International