Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Советыныӊ 2019 елныӊ 24 сентябрендәге 48/1 санлы карары белән расланган

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы

«Мусабай-Завод авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге

Советыныӊ 2019 елныӊ 24 сентябрендәге 48/1 санлы

карары белән расланган 

 

                                                                        Мусабай-Завод авыл җирлеге Башлыгы:

 

________________________ Ф. Ә. Әгъләҗева

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы

«Мусабай-Завод авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге

УСТАВЫ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Мусабай-Завод авылы

I бүлек. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘЛӘР

 

1 маддә. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге исеме һәм хокукый статусы

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенә авыл җирлеге статусы бирелгән.

2. Муниципаль берәмлекнеӊ рәсми исеме – Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге (алга таба текст буенча – җирлек).

3. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Тукай муниципаль районы составына керә.

 

2 маддә. Җирлекнеӊ территориаль бүленеше

 

1. Җирлек территориясе составына Мусабай-Завод, Таш-Кичу авылы, Кзыл-Байрак авылы керә.

2. Җирлекнең административ үзәге булып Мусабай-Завод тора.

3. Җирлек чикләре Татарстан Республикасының «Тукай муниципаль районы муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» 2005 елның 31 январендәге 42-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән.

4. Җирлек территориясе составына җирләр милек формасына һәм максатчан билгеләнешенә бәйсез рәвештә керә.

5. Җирлек чикләрен үзгәртү, аны үзгәртеп кору федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Законы нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

3 маддә. Җирлектә халыкныӊ җирле үзидарәне гамәлгә ашыру хокукы

 

1. Җирлектә җирле үзидарә Россия Федерациясе гражданнары тарафыннан җирле референдумнарда, муниципаль сайлауларда катнашу юлы белән һәм турыдан-туры ихтыяр белдерүнең башка формаларында, шулай ук әлеге уставта каралган сайлап куелган һәм башка җирле үзидарә органнары аша гамәлгә ашырыла.

2. Гражданнар җирле үзидарәне турыдан-туры, шулай ук үз вәкилләре аша тормышка ашыруда җенескә, расага, милләткә, телгә, чыгышка, милек һәм вазифаи хәлгә, дингә мөнәсәбәткә, карашларга, иҗтимагый берләшмәләргә керүгә бәйсез рәвештә тигез хокукларга ия.

Даими яисә күп вакыт җирлек территориясендә яшәүче чит ил гражданнары Россия Федерациясенең халыкара килешүләре һәм федераль законнар нигезендә җирле үзидарәне тормышка ашырганда хокукларга ия.

3. Гражданнар турыдан-туры җирле үзидарә органнарына һәм җирле үзидарәнең вазыйфаи затларына мөрәҗәгать итәргә, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат алырга хокуклы.

4. Җирлекнең җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары һәр кешегә  турыдан-туры аның хокукларына һәм ирекләренә кагылышлы документлар һәм материаллар белән танышу мөмкинлеген, шулай ук, әгәр дә законда башкасы каралмаган булса, гражданнар тарафыннан җирлекнең җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында башка тулы һәм дөрес мәгълүмат алу мөмкинлеген тәэмин итәргә бурычлы.

5. Җирлекнеӊ җирле үзидарә органнары массакүләм мәгълүмат чаралары аша һәм башка ысул белән гражданнарга җирлек һәм аның аерым территорияләрен үстерү, гомуми файдаланудагы транспорт эше, торак-коммуналь хуҗалык, социаль-мәдәни һәм халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче башка учреждениеләр һәм хезмәтләр челтәрен үстерү, социаль ташламалар, җәмәгать тәртибен саклау торышы, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр турында даими рәвештә хәбәр итәләр.

6. Гражданнар, оешмалар, әгәр аларның хокуклары һәм ирекләре бозылган дип санасалар, судта җирле үзидарә органнарының һәм вазыйфаи затларының карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмауларына) дәгъва белдерергә хокуклы.

 

4 маддә. Җирлекнең җирле үзидарә органнары структурасы

 

1. Җирле үзидарә органнары структурасына җирлек Советы, җирлек Башлыгы, җирлек Башкарма комитеты керә.

2. Җирлекнеӊ җирле үзидарә органнары структурасын үзгәртү әлеге уставка үзгәрешләр кертү юлы белән башкарыла.

 

5 маддә. Җирлекнең җирле әһәмияттәге мәсьәләләре

 

1. Җирлекнең җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә түбәндәгеләр керә:

1) җирлек бюджеты проектын төзү һәм карау, җирлек бюджетын раслау һәм үтәү, аның үтәлешен контрольдә тоту, җирлек бюджеты үтәлеше турында хисап төзү һәм раслау;

2) җирлек салымнарын һәм җыемнарын билгеләү, үзгәртү һәм бетерү;

3) муниципаль милектә булган милеккә ия булу, файдалану һәм аның белән идарә итү;

4) җирлекнең торак пунктлары чикләрендә беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итү;

5) җирлек халкын элемтә, җәмәгать туклануы, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру;

6) авыл җирлегендә яшәүчеләрнеӊ ялын оештыруга шартлар тудыру һәм мәдәният оешмалары хезмәтләре белән тәэмин итү;

7) җирлек территориясендә физик культура, мәктәп спорты һәм массакүләм спорт үсеше өчен шартлар тудыру, җирлектә рәсми физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт чараларын оештыру;

8) җирлекнең архив фондларын формалаштыру;

9) җирлек территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен раслау, аларның үтәлешен контрольдә тоту, әлеге кагыйдәләр нигезендә җирлек территориясен төзекләндерүне оештыру;

10) адресация объектларына адреслар бирү, адресларны үзгәртү, гамәлдән чыгару, урам-юл челтәре элементларына (федераль билгеләнештәге автомобиль юлларыннан, региональ яки муниципальара, муниципаль районныӊ җирле билгеләнешендәге автомобиль юлларыннан тыш), җирлек чикләрендә планлаштыру структуралары элементларына атамалар бирү, әлеге атамаларны үзгәртү, гамәлдән чыгару, дәүләт адрес реестрында мәгълүмат урнаштыру;

11) авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә ярдәм итү, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен шартлар тудыру;

12) җирлектә балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча чаралар оештыру һәм тормышка ашыру;

13) җәмәгать тәртибен саклауда катнашучы гражданнарга һәм аларның берләшмәләренә ярдәм күрсәтү, халык дружиналары эшчәнлеге өчен шартлар тудыру;

14) каты көнкүреш калдыкларын җыю (шул исәптән аерып җыю) һәм ташу буенча эшчәнлекне оештыруда катнашу;

15) ритуаль хезмәтләрне оештыру һәм күмү урыннарын тәртиптә тоту;

16) Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән вәкаләтләр кысаларында җирлек чикләрендә халыкны су белән тәэмин итүне һәм су бүлүне, халыкны ягулык белән тәэмин итүне оештыру;

17) җирлекнеӊ торак пунктлары чикләрендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына  карата юл эшчәнлеге;

18) милләтара һәм конфессияара  килешүне ныгытуга, җирлек территориясендә яшәүче Россия Федерациясе халыкларының телләрен һәм мәдәниятен үстерүгә, мигрантларның социаль һәм мәдәни җайлашуын тәэмин итүгә, милләтара (этникара) конфликтларны кисәтүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру;

19) җирлек халкына массакүләм ял итү шартлары тудыру һәм массакүләм ял итү урыннарын төзекләндерү, гомуми файдаланудагы су объектларына һәм аларның яр буйларына гражданнарның ирекле баруын тәэмин итүне дә кертеп.

2. Җирлекнеӊ җирле үзидарә органнарыРоссия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә Тукай муниципаль районы бюджетына җирлек бюджетыннан бирелә торган бюджетара трансфертлар исәбенә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча үз вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыруны Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарына тапшыру турында килешүләр төзергә хокуклы.

 

6 маддә. Җирлекнеӊ җирле үзидарә органнарының җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә кагылмаган мәсьәләләрне хәл итүгә хокуклары

 

1. Җирлекнең җирле үзидарә органнары түбәндәгеләргә хокуклы:

1) музейлар оештыру;

2) җирлектә нотариус булмаган очракта, законнарда каралган нотариаль гамәлләр башкару;

3) опека һәм попечительлек буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыруда катнашу;

4) җирлек территориясендә җирле милли-мәдәни автономияләр хокукларын тормышка ашыруга бәйле эшчәнлекне башкару өчен шартлар тудыру;

5) җирлек территориясендә Россия Федерациясе халыкларын милли-мәдәни яктан үстерүгә булышлык итү һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыру;

6) җирлек территориясендә урнашкан муниципаль предприятиеләрне һәм учреждениеләрне мобилизацион әзерләү буенча чараларны оештыруда һәм тормышка ашыруда катнашу;

7) муниципаль янгын сүндерү сагын булдыру;

8) туризмны үстерүгә шартлар тудыру;

9) кеше хокукларын тәэмин итүдә җәмәгать контролен гамәлгә ашыручы җәмәгать күзәтүе комиссияләренә булышлык итү һәм мәҗбүри тоту урыннарында булган затларга ярдәм күрсәтү;

10) 1995 елның 24 ноябрендәге «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» 181-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә инвалидларның җәмәгать берләшмәләренә, шулай ук инвалидларның гомумроссия җәмәгать берләшмәләре тарафыннан төзелгән оешмаларга ярдәм күрсәтү;

11) торак законнары нигезендә социаль файдалану торак фондының торак урыннарын наймга алу килешүләре буенча гражданнарга муниципаль торак фондыннан торак урыннарын бирү;

12) җирлек территориясендә яшәүче караучысыз хайваннарны тотып алу һәм карап тоту буенча чараларны гамәлгә ашыру;

13) хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә «Россия Федерациясендә хокук бозуларны профилактикалау системасы нигезләре турында» 2016 елның 23 июнендәге 182-ФЗ санлы Федераль законда каралган чараларны гамәлгә ашыру;

14) инвалидларның, сәламәтлекләре чикләнгән затларның физик культурасын һәм спортын үстерүгә, адаптив физик культураны һәм адаптив спортны үстерүгә ярдәм күрсәтү;

15) кулланучылар хокукларын яклау буенча «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елныӊ 7 февралендәге 2300-1 санлы Россия Федерациясе законында каралган чараларны тормышка ашыру.

2.Җирлекнең җирле үзидарә органнары җирле бюджетлар керемнәре исәбенә (Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларыннан бирелгән бюджетара трансфертлардан һәм өстәмә норматив чигерүләр буенча салым керемнәре тупланмасыннан тыш) башка мәсьәләләрне хәл итәргә, әгәр дә катнашу федераль законнарда каралган булса, башка дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруда катнашырга, шулай ук башка муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары, дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә кертелмәгән һәм федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары тарафыннан  вәкаләтләреннән төшерелеп калдырылмаган башка мәсьәләләрне хәл итәргә хокуклы.

 

7 маддә. Җирлекнең муниципальара хезмәттәшлектә катнашуы

 

Җирлекнең муниципальара хезмәттәшлектә катнашуы җирле үзидарә турында федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә башкарыла.

 

8 мәддә.  Җирлек җирле үзидарә органнарының дәүләт хакимияте органнары белән үзара мөнәсәбәтләре

 

Җирлек җирле үзидарә органнарының дәүләт хакимияте органнары белән үзара мөнәсәбәтләре түбәндәге юллар белән гамәлгә ашырыла:

1)җирлекнең социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән дәүләт программаларын тормышка ашыруда җирле үзидарә органнарының катнашуы;

2) җирлекнең җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимияте органнары арасында шартнамәләр (килешүләр) төзү;

3) даими яисә вакытлыча координация, консультация, киңәшмә һәм башка эш органнарын оештыру;

4) Татарстан Республикасы Дәүләт Советында авыл җирлеге Советының закон чыгару инициативасы;

5) законнарда билгеләнгән башка төр хезмәттәшлек формалары.

 

9 маддә. Муниципаль хезмәтне хокукый җайга салу

 

Җирлектә муниципаль хезмәтне хокукый җайга салу, муниципаль хезмәт вазыйфаларына карата таләпләрне, муниципаль хезмәткәрнең статусын билгеләүне, муниципаль хезмәт үтү шартларын һәм тәртибен дә кертеп, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ санлы Федераль закон, Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы, әлеге устав һәм башка муниципаль хокукый актлар белән гамәлгә ашырыла.

 

II бүлек. ХАЛЫК ТАРАФЫННАН ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘНЕ ТУРЫДАН-ТУРЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУ ФОРМАЛАРЫ ҺӘМ ХАЛЫКНЫҢ ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘНЕ ГАМӘЛГӘ АШЫРУДА КАТНАШУЫ 

 

Статья 10. Халык тарафыннан җирле үзидарәне турыдан-туры гамәлгә ашыру формалары һәм халыкның җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда катнашуы

 

Җирлек халкы җирле үзидарәне турыдан-туры гамәлгә ашыра һәм җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда түбәндәге формаларда катнаша:

1) җирле референдум;

2) муниципаль сайлаулар;

3) җирлек Советы депутатын, җирле үзидарә органыныӊ сайланулы әгъзасын, җирлек Башлыгын чакыртып алу буенча тавыш бирү;

4) җирлек чикләрен үзгәртү һәм үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирү;

5) гражданнарның хокукый инициативасы;

6) территориаль иҗтимагый үзидарә;

7) халык тыӊлаулары, иҗтимагый фикер алышулар;

8) гражданнар җыелышы;

9) гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы);

10) халык җыены;

11) гражданнарны сораштыру;

12) җирле әһәмияттәге аеруча мөһим мәсьәләләр буенча халык фикер алышуы;

13) иҗтимагый (консультатив) советлар төзү;

14) гражданнарның җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгатьләре;

15) Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль законнарга, Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм Татарстан Республикасы законнарына каршы килми торган башка формалар.

 

11 маддә. Җирле референдум

 

1. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне халык тарафыннан турыдан-туры хәл итү максатыннан, федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә җирле референдум үткәрелә.

2. Җирле референдум «Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 2002 елныӊ 12 июнендәге 67-ФЗ санлы Федераль законда һәм «Җирле референдум турында» 2004 елныӊ 24 мартындагы 23-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән тәртиптә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законда каралган үзенчәлекләрне исәпкә алып,җирлекнеӊ барлык территориясендә үткәрелә.

3. Җирле референдумда яшәү урыны җирлек чикләрендә урнашкан Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Россия Федерациясенең халыкара килешүләре нигезендә һәм законда билгеләнгән тәртиптә җирлек территориясендә даими яшәүче чит ил гражданнары җирле референдумда Россия Федерациясе гражданнары катнашкан шартларда катнаша. Россия Федерациясе гражданнары җирле референдумда яшерен тавыш биргәндә гомуми тигез һәм турыдан-туры ихтыяр белдерү нигезендә катнаша.

4. Җирле референдум билгеләү турында карар җирлек Советы тарафыннан түбәндәгеләрнеӊ инициативасы буенча кабул ителә:

1) җирле референдумда катнашу хокукына ия гражданнар;

2) уставлары сайлауларда һәм (яки) референдумнарда катнашуны күздә тоткан һәм федераль закон белән билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда теркәлгән сайлау берләшмәсе, башка иҗтимагый берләшмә;

3) Җирлек Советы һәм җирлек башлыклары.

5. Әлеге маддәнең 4 өлеше 2 пунктында күрсәтелгән гражданнар, сайлау берләшмәләре, башка иҗтимагый берләшмәләр инициативасы буенча  референдум үткәрү шарты булып әлеге инициативаны хуплап  имза җыю тора, имзалар саны җирлек территориясендә теркәлгән референдумда катнашучылар саныннан биш процент тәшкил итәргә тиеш, әмма имза егерме биштән дә ким булмаска тиеш.

6. Җирлек Советы һәм җирлек Башлыгы тарафыннан уртак тәкъдим ителгән референдум үткәрү инициативасы җирлек Советы һәм җирлек Башкарма комитеты карары белән рәсмиләштерелә.

7. Җирлек Советы җирле референдумны аны билгеләү буенча документлар кергән көннән алып 30 көн эчендә билгели.

Җирле референдум кабул ителгән вакыт кысаларында җирлек Советы тарафыннан билгеләнмәгән очракта, референдум гражданнарның мөрәҗәгате, сайлау берләшмәләре, башка иҗтимагый оешмалар, җирлек Башлыгы, Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Республикасы Сайлау комиссиясе яисә Тукай районы прокуроры мөрәҗәгате нигезендә суд аша билгеләнә. Суд белән билгеләнгән җирле референдум җирлекнең сайлау комиссиясе тарафыннан оештырыла, ә аны үткәрүне тәэмин итү Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте башкарма органы яки җирле референдумны үткәрүне тәэмин итү суд белән билгеләнгән башка орган тарафыннан гамәлгә ашырыла. 

8. Тавыш бирү нәтиҗәләре һәм җирле референдумда кабул ителгән карар түбәндәге адрес буенча махсус мәгълүмати стендларда урнаштырылып, рәсми рәвештә халыкка җиткерелергә тиеш: Мусабай-Завод авылы (административ бина); Мусабай-Завод авылы  (авыл клубы бинасы); Мусабай-Завод (авыл китапханәсе);Таш-Кичу авылы (ФАП), Кзыл-Байрак авылы (ФАП) яки интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) урнаштырылырга тиеш.

9. Җирле референдумда кабул ителгән карар җирлек территориясендә мәҗбүри гамәлгә ашырылырга тиеш, аның нинди дә булса дәүләт хакимияте органнары, аларның җаваплы затлары, җирлекнең җирле үзидарә органнары тарафыннан раслануы таләп ителми.

10. Җирлекнең җирле үзидарә органнары әлеге уставта билгеләнгәнчә вәкаләтләрнең үзара чикләнүе нигезендә җирле референдумда кабул ителгән карарның үтәлешен тәэмин итә.

11. Җирле референдум үткәрү турында карарга, шулай ук референдумда кабул ителгән карарга гражданнар җирле үзидарә органнары, Тукай районы прокуроры һәм федераль закон нигезендә дәүләт хакимияте органнары тарафыннан суд тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

 

12 маддә. Муниципаль сайлаулар

 

1. Муниципаль сайлаулар җирлектә гомуми тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән җирлек Советына депутатлар сайлау максатыннан үткәрелә.

2. Җирлек Советы депутаты итеп сайлау көненә 18 яшькә җиткән һәм сайлау хокукына ия булган Россия Федерациясе гражданы сайлана ала.

3. Муниципаль сайлаулар җирлек Советы тарафыннан билгеләнә. Муниципаль сайлауларны билгеләү турында карар сайлау көненә кадәр 90 көннән дә иртәрәк һәм 80 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Әлеге карар, аны кабул иткән көннән алып 5 көннән дә соңга калмыйча, массакүләм мәгълүмат чараларында рәсми бастырылырга тиеш.

Федераль законда билгеләнгән очракларда муниципаль сайлаулар җирлек сайлау комиссиясе яки суд тарафыннан билгеләнә.

4. Муниципаль сайлауларны әзерләү һәм уздыру аларның компетенциясе чикләрендә сайлау комиссияләренә йөкләнә.

5. Җирлек Советы депутатларын сайлау 2002 елның 12 июнендәге «Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 67-ФЗ санлы Федераль законда, Татарстан Республикасы Сайлау Кодексында билгеләнгән тәртиптә үткәрелә.

6. Җирлек Советы депутатлары сайлау округына сайлаучылар вәкиллегенең уртача нормасы нигезендә төзелгән бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлана.

7.Тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларның иң күп тавышын җыйган теркәлгән кандидат бер мандатлы сайлау округы буенча сайланган дип таныла.

Әгәр бер мандатлы сайлау округында җирлек Советы депутатларын сайлауларда тавыш бирү берәр кандидатура буенча үткәрелсә, тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларның кимендә 50 процент тавышын җыйган кандидат сайланган дип санала. Теркәлгән кандидатлар алган тавышларның саны тигез булганда, алданрак теркәлгән кандидат сайланган дип санала.

8. Җирлек Советына депутатлар сайлаулар нәтиҗәләре түбәндәге адрес буенча махсус мәгълүмати стендларда урнаштырылып, рәсми рәвештә халыкка җиткерелергә тиеш: Мусабай-Завод авылы (административ бина); Мусабай-Завод авылы  (авыл клубы бинасы); Мусабай-Завод (авыл китапханәсе); Таш-Кичу авылы (ФАП), Кзыл-Байрак авылы (ФАП) яки интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) урнаштырылырга тиеш.

 

13 маддә. Җирлек Советы депутатын, җирлек Башлыгын, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасын чакыртып алу буенча тавыш бирү

 

1. Җирлек Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирлек Башлыгы гамәлдәге законнар һәм әлеге устав белән билгеләнгән нигезләр һәм тәртиптә сайлаучылар тарафыннан чакыртып алынырга мөмкин.

2. Җирлек Советы депутатын, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасын, җирлек Башлыгын чакыртып алу нигезләре булып сайлаучыларныӊ депутатка карата ышанычын шик астына куя торган һәм депутат вазыйфаларын, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы вазыйфасын яисә җирлек Башлыгы вазыйфаларын үтәмәүдә чагылган, суд тәртибендә расланган хокукка каршы конкрет карарлары яки гамәлләре (гамәл кылмавы), җирлек Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирлек Башлыгы статусына туры килми торган гамәлләр кылуы һәм Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен, Россия Федерациясе законнарын һәм Татарстан Республикасы законнарын һәм башка норматив хокукый актларын, әлеге уставны һәм башка муниципаль норматив хокукый актларын үтәмәү тора.

3. Җирлек Советы депутатын, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасын, җирлек Башлыгын чакыртып алу буенча тавыш бирү халык инициативасы буенча үткәрелә.

4. Җирлек Советы депутатын, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасын, җирлек Башлыгын чакыртып алу буенча тавыш бирү инициативасын тәкъдим итү һәм  аны хуплау өчен гражданнардан имза җыю өчен, муниципаль сайлауларда катнашу хокукына ия 10 кешедән дә ким булмаган инициатив төркем оеша.

5.Инициатив төркем җирлекнең сайлау комиссиясенә инициатив төркемне теркәү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Инициатив төркемнең үтенеч кәгазендә җирлек Советы депутатын, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасын, җирлек Башлыгын чакыртып алу өчен нигез булырлык законга каршы эшләнгән конкрет карары яки эшчәнлеге (гамәл кылмавы) күрсәтелергә тиеш,  исем, фамилия, атасының исеме, туу датасы һәм урыны, паспортның яисә паспортны алыштыра алырлык башка документның  сериясе, номеры һәм бирү датасы, документ биргән оешманың исеме, коды, шулай ук инициатив төркемнең һәрбер әгъзасының һәм инициатив төркем исеменнән җирлек территориясендә эш йөртергә вәкаләтле затларның яшәү урыннары адресы күрсәтелергә тиеш. Инициатив төркемнең үтенеч кәгазенә аның барлык әгъзалары кул куярга тиеш. Үтенеч кәгазенә депутатның законга каршы эшләнгән конкрет карарын яки эшчәнлеген (гамәл кылмавын) раслаган суд карары теркәлергә тиеш.

6. Инициатив төркемне теркәү, җирлек Советы депутатын, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасын, җирлек Башлыгын чакыртып алу буенча тавыш бирү инициативасын яклап имза җыю, җыелган имзаларны тикшерү җирле референдум үткәрү өчен законда билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.

7. Җирлек Советы депутатын, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасын, җирлек Башлыгын чакыртып алу буенча тавыш бирү җирлек Советы тарафыннан билгеләнә һәм «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законда каралган үзенчәлекләрне исәпкә алып, җирле референдум үткәрү өчен законда билгеләнгән тәртиптә уздырыла.

8. Җирлек сайлау комиссиясе инициатив төркем үтенечнамәсен караганда, җирлек Советы депутатын, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасын, җирлек Башлыгын чакыртып алу буенча тавыш бирүне билгеләгәндә, җирлек Советының тиешле депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирлек Башлыгы аны чакыртып алу өчен нигез итеп бирелә торган шартлар турында аңлатма бирергә, кирәкле документлар тапшырырга хокуклы. Күрсәтелгән депутатка, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасына, җирлек Башлыгына сайлау комиссиясенеӊ, җирлек Советыныӊ утырышына кадәр өч көннән дә соңга калмыйча, аларны үткәрү вакыты һәм урыны турында язмача хәбәр ителергә тиеш.

9. Җирлек Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирлек Башлыгы аны чакыртып алу буенча тавыш бирүне уздырганда, сайлаучыларга аны чакыртып алу өчен нигез буларак чыгарылган шартлар турында аңлатма бирү максатында, инициатив төркем белән бертигез нигезләрдә агитация алып бару хокукына ия.

10. Тиешле сайлау округында теркәлгән сайлаучыларның яртысыннан да ким булмаган өлеше тавыш бирсә, җирлек Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирлек Башлыгы чакырып алынган дип санала.

11. Авыл җирлеге Советы депутатын, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасын, җирлек Башлыгын чакыртып алу буенча тавыш бирү нәтиҗәләре түбәндәге адрес буенча махсус мәгълүмати стендларда урнаштырылып, рәсми рәвештә халыкка җиткерелергә тиеш: Мусабай-Завод авылы (административ бина); Мусабай-Завод авылы  (авыл клубы бинасы); Мусабай-Завод (авыл китапханәсе); Таш-Кичу авылы (ФАП), Кзыл-Байрак авылы (ФАП) яки интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) урнаштырылырга тиеш.

12. Җирлек сайлау комиссиясе чакыртып алу буенча тавыш бирүгә рәсми йомгак ясаганнан соң, биш көн эчендә инициатив төркемгә, җирлек Советына һәм җирлек Советының тиешле депутатына, җирле үзидарәнең сайланулы орган әгъзасына, җирлек Башлыгына аны чакыртып алу буенча тавыш бирү нәтиҗәләре турында язмача хәбәр итә.

 

14 маддә. Җирлекнең чикләрен үзгәртү, җирлекне үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирү

 

1. Җирлекнең чикләрен үзгәртү, җирлекне үзгәртеп кору буенча тавыш бирү әлеге үзгәртүгә,җирлекне үзгәртеп коруга халык ризалыгын алу максатыннан үткәрелә.

2. Җирлек чикләрен үзгәртү, җирлекне үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирү җирлекнең бөтен территориясендә яисә аның территориясенең бер өлешендә «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль закон белән билгеләнгән очракларда үткәрелә.

3. Җирлек чикләрен үзгәртү, җирлекне үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирү авыл җирлеге Советы тарафыннан билгеләнә һәм 2002 елның 12 июнендәге «Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 67-ФЗ санлы Федераль законда һәм «Җирле референдум турында» 2004 елныӊ 24 мартындагы 23-ТРЗ  санлы Татарстан Республикасы законында билгеләнгән тәртиптә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законда каралган үзенчәлекләрне исәпкә алып үткәрелә.

4. Җирлек чикләрен үзгәртү, җирлекне үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирү, әгәр анда сайлау хокукына ия булган җирлек халкыныӊ яки җирлек өлеше халкыныӊ яртысыннан артыгы катнашса, үткәрелгән дип санала. Җирлек чикләрен үзгәртү, җирлекне үзгәртеп кору өчен тавыш бирүдә җирлек халкыныӊ яки җирлек өлеше халкыныӊ яртысыннан артыгы катнашса, халыкныӊ ризалыгы алынган дип санала.

5. Җирлек чикләрен үзгәртү, җирлекне үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирү нәтиҗәләре түбәндәге адрес буенча махсус мәгълүмати стендларда урнаштырылып, рәсми рәвештә халыкка җиткерелергә тиеш: Мусабай-Завод авылы (административ бина); Мусабай-Завод авылы  (авыл клубы бинасы); Мусабай-Завод (авыл китапханәсе); Таш-Кичу авылы (ФАП), Кзыл-Байрак авылы (ФАП)  яки интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) урнаштырылырга тиеш.

 

15 маддә. Гражданнарның хокукый инициативасы

 

1. Гражданнар әлеге уставта һәм җирлек Советының норматив хокукый актында билгеләнгән тәртиптә хокукый иҗат инициативасына хокуклы.

2. Хокукый инициатива белән сайлау хокукына ия булган җирлек халкының 3 проценттан артмаган санда гражданнарныӊ инициатив төркеме чыгарга мөмкин.

3. Хокукый инициативаны гамәлгә ашыру максатында гражданнар хокуклы:

- хокукый инициатива турында фикер алышу һәм тәкъдим итү буенча яшәү (эш) урыннары буенча гражданнар җыелышларын  һәм башка коллектив чаралар оештырырга һәм үткәрергә;

- хокукый инициативаны чыгаруга ярдәм итү өчен имзалар җыю буенча инициатив төркемнәр булдырырга;

- җирлек халкының имзаларын җыярга һәм хокукый инициативаны чыгаруга теләктәшлек йөзеннән законнарга каршы килмәгән юллар белән агитация алып барырга.

4. Җирлекнеӊ җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары хокукый инициативаны тормышка ашыруда гражданнарга ярдәм күрсәтергә бурычлы.

5. Гражданнарның хокукый инициативасын гамәлгә ашыру тәртибендә кертелгән муниципаль хокукый акт проекты җирлек Советы, җирлек Башлыгы тарафыннан әлеге устав белән билгеләнгән компетенцияләре нигезендә җирлек Советыныӊ ачык утырышында кертү көненнән өч ай эчендә мәҗбүри карап тикшерелергә тиеш.

6. Гражданнарның хокукый инициативасын гамәлгә ашыру тәртибендә кертелгән муниципаль хокукый акт проектын караганда, гражданнарның инициатив төркеме вәкилләренә үз позициясен бәян итү мөмкинлеге бирелергә тиеш.

7. Гражданнарның хокукый инициативасын гамәлгә ашыру тәртибендә кертелгән муниципаль норматив хокукый акт проектын карау процедурасы җирлек Советы регламенты, җирлек Башлыгының, җирлек Башкарма комитетының норматив хокукый акты белән билгеләнә.

8. Гражданнарның хокукый инициативасын гамәлгә ашыру тәртибендә кертелгән муниципаль хокукый акт проектын карау нәтиҗәләре буенча кабул ителгән дәлилләнгән карар рәсми рәвештә гражданнарныӊ инициатив төркеменә хәбәр ителергә тиеш.

 

16 маддә. Территориаль иҗтимагый үзидарә

 

1. Җирлектә территориаль иҗтимагый үзидарә гражданнар җыелышлары һәм конференцияләре үткәрү юлы белән, шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарә органнарын төзү юлы белән турыдан-туры халык тарафыннан гамәлгә ашырыла.

2. Территориаль иҗтимагый үзидарә гражданнарның түбәндәге яшәү территорияләре чикләрендә гамәлгә ашырылырга мөмкин: күпфатирлы торак йорт подъезды; күп фатирлы торак йорт; торак йортлар төркеме; торак микрорайон; җирлек булмаган авыл торак пункты; гражданнарның башка яшәү территорияләре.

3. Территориаль иҗтимагый үзидарә гамәлгә ашырылган территориянең чикләре әлеге территориядә яшәгән халык тәкъдиме белән җирлек Советы тарафыннан билгеләнә.

4. Территориаль иҗтимагый үзидарә гамәлгә ашырылган территория башка шундый территория составына керә алмый.

5. Территориаль иҗтимагый үзидарә үзенеӊ уставы нигезендә юридик зат булырга мөмкин һәм коммерциясез оешманың оештыру-хокукый формасында дәүләт теркәвенә алынырга тиеш.

6. Территориаль иҗтимагый үзидарә уставында түбәндәгеләр билгеләнә:

1) ул гамәлгә ашырыла торган территория;

2) территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлегенең максатлары, бурычлары, формалары һәм төп юнәлешләре;

3) территориаль иҗтимагый үзидарә органнарын формалаштыру, вәкаләтләрен туктату тәртибе, хокуклары һәм бурычлары, вәкаләтләр срогы;

4) карарлар кабул итү тәртибе;

5) милек алу тәртибе, шулай ук әлеге милек һәм финанс средстволарыннан файдалану һәм идарә итү тәртибе;

6) территориаль иҗтимагый үзидарәне гамәлгә ашыруны туктату тәртибе.

7. Территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлеге мәсьәләләре буенча гражданнар җыелышлары, конференцияләре аның уставы нигезендә чакырыла.

8. Территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча гражданнар җыелышы, әгәр анда тиешле территориядә яшәүчеләрнең уналты яше тулган өчтән береннән ким булмаган өлеше катнашса, хокуклы санала.

Территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча гражданнар конференциясе, әгәр анда гражданнар җыелышларында сайланган, тиешле территориядә яшәүчеләрнең уналты яше тулган кимендә өчтән бер өлешен тәкъдим итүче делегатларның кимендә өчтән икесе катнашса, хокуклы санала.

9. Территориаль иҗтимагый үзидарәне гамәлгә ашыручы гражданнар җыелышларының, конференцияләренең аерым вәкаләтләренә түбәндәгеләр керә:

1) территориаль иҗтимагый үзидарә органнарының структурасын билгеләү;

2) территориаль иҗтимагый үзидарә уставын кабул итү, аңа үзгәрешләр кертү;

3) территориаль иҗтимагый үзидарә органнарын сайлау;

4) территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләү;

5) территориаль иҗтимагый үзидарәнең керемнәр һәм чыгымнар сметасын һәм аның үтәлеше турында хисапны раслау;

6) территориаль иҗтимагый үзидарә органнары эшчәнлеге турында хисапларны карау һәм раслау.

10. Территориаль иҗтимагый үзидарә органнары:

1) тиешле территориядә яшәүче халыкның мәнфәгатьләрен чагылдыра;

2) гражданнарның җыелышларында һәм конференцияләрендә кабул ителгән карарларның үтәлешен тәэмин итә;

3) территорияне төзекләндерү буенча хуҗалык эшчәнлеген, тиешле территориядә яшәүче гражданнарның социаль-көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән башка хуҗалык эшчәнлеген күрсәтелгән гражданнарның средстволары хисабына, шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарә органнары һәм җирлекнеӊ Башкарма комитеты арасында килешү нигезендә җирлек бюджеты средстволары хисабына гамәлгә ашырырга мөмкин;

4) җирле үзидарә органнарына (җирлек Советы, җирлек Башлыгы, Башкарма комитетка) бу органнар һәм җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары тарафыннан мәҗбүри рәвештә каралырга тиешле, әлеге карарларны кабул итү аларныӊ компетенциясендә булган муниципаль хокукый акт проектларын кертергә хокуклы.

11. Территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе, җирле бюджеттан кирәкле средстволарны бүлү шартлары һәм тәртибе әлеге устав һәм җирлек Советыныӊ норматив хокукый акты белән билгеләнә.

 

17 маддә. Территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру тәртибе

 

1. Территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру максатыннан җирлек халкы, җирле үзидарә органнары инициативасы буенча территориаль иҗтимагый үзидарә уставы проектын эшләүче һәм әлеге территориаль иҗтимагый үзидарәне гамәлгә ашыру күздә тотылган территориядә яшәүче гражданнар җыелышларын чакыруны оештыручы гражданнарныӊ инициатив төркеме төзелә.

2. Гражданнар җыелышы җирлекнеӊ тиешле территориясендә территориаль иҗтимагый үзидарә оештыру турында карар кабул итә, аның уставын кабул итә, шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарә уставын теркәү белән бәйле мәсьәләләр буенча җирлек Советында гражданнар җыелышын тәкъдим итәргә вәкаләтле вәкилне (вәкилләрне) билгели.

3. Җирлек Советы тарафыннан территориаль иҗтимагый үзидарәнең уставы теркәлгән мизгелдән территориаль иҗтимагый үзидарә оешкан санала.

 

18 маддә. Территориаль иҗтимагый үзидарә уставын теркәү тәртибе

 

1. Территориаль иҗтимагый үзидарә уставын теркәү өчен,гражданнар җыелышыныӊ вәкаләтле вәкиле тарафыннан җирлекБашлыгына тапшырыла:

1) гражданнар җыелышының барлык вәкаләтле вәкилләре тарафыннан имзаланган территориаль иҗтимагый үзидарә уставын теркәү турында гариза;

2) территориаль иҗтимагый үзидарә төзү турында карар кабул ителгән, һәр вәкаләтле вәкилнең фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, паспорт яки граждан паспортын алыштыручы документ сериясе, номеры һәм бирү датасы, яшәү урыны күрсәтелгән гражданнар җыелышы беркетмәсе;

3) территориаль иҗтимагый үзидарә уставының ике нөсхәсе.

2. Әлеге маддәнең 1 өлешендә билгеләнгән документлардан тыш, башка документларны тапшыру таләп ителми.

Вәкаләтле вәкилгә, документлар исемлеге һәм аларны алу датасын күрсәтелгән расписка бирелә.

3. Җирлек Башлыгы территориаль иҗтимагый үзидарә уставын теркәү турында документлар кергән көннән алып ике атна эчендә аны алдан карауны һәм уставны теркәү яки теркәүдән баш тарту турында җирлек Советы карары проектын әзерләүне оештыра.

4. Гражданнар җыелышыныӊ вәкаләтле вәкилләре территориаль иҗтимагый үзидарә уставын алдан карауда һәм киңәш бирү тавышы хокукы белән җирлек Советы утырышында катнашырга хокуклы.

5. Җирлек Советы әлеге маддәнең 1 өлешендә күрсәтелгән документларны җирлек Башлыгы алган көннән алып 30 көн эчендә территориаль иҗтимагый үзидарә уставын теркәү яки теркәүдән баш тарту турында карар кабул итә. Уставны теркәүдән баш тарту нигезләнгән булырга тиеш.

6. Территориаль иҗтимагый үзидарә уставын теркәүдән баш тарту өчен нигез булып устав нормаларыныӊ Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, җирлек уставына, башка муниципаль норматив хокукый актларга каршы килүе тора.

7. Территориаль иҗтимагый үзидарә оештыруныӊ максатка ярашсызлыгынсәбәп итеп,территориаль иҗтимагый үзидарә уставын теркәүдән баш тарту рөхсәт ителми.

8. Җирлек Советы тарафыннан территориаль иҗтимагый үзидарә уставын теркәү мәсьәләсе буенча кабул ителгән нигезләнгән карар өч көн эчендә язма формада гражданнар җыелышыныӊ вәкаләтле вәкиленә җиткерелергә тиеш.

9. Җирлек Советы тарафыннан территориаль иҗтимагый үзидарә уставын теркәү турында карар кабул ителгән очракта, уставның бер нөсхәсе, аны теркәү турында билге белән гражданнар җыелышының вәкаләтле вәкиленә тапшырыла, икенче нөсхәсе җирлек Советында саклана.

10. Территориаль иҗтимагый үзидарә уставына кертелә торган үзгәрешләр, әлеге маддәдә билгеләнгән тәртиптә җирлек Советы тарафыннан теркәлергә тиеш. Күрсәтелгән үзгәрешләр аларны теркәгән көннән үз көченә керә.

 

19 маддә.Авыл торак пункты старостасы

 

1. Җирлектә урнашкан авыл торак пунктында җирле мәсьәләләрне хәл иткәндә, җирлеүзидарә органнары һәм авыл халкы арасында үзара бәйләнешне оештыру өчен, авыл торак пункты старостасы билгеләнергә мөмкин.

2. Авыл торак пункты старостасы әлеге авыл торак пункты кергән җирлек Советы тарафыннан әлеге авыл торак пункты территориясендә яшәүче һәм актив сайлау хокукына ия затлар арасыннан халык җыены тәкъдиме буенча билгеләнә.

3. Авыл торак пункты старостасы дәүләт вазыйфасын, дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын, муниципаль вазыйфа яисә муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүче зат түгел, җирле үзидарә органнары белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә һәм алар белән турыдан-туры бәйле башка мөнәсәбәтләрдә була алмый.

Татарстан Республикасы законы белән, тарихи һәм башка җирле традицияләрне исәпкә алып, авыл торак пункты старостасы вазыйфасының башка исеме билгеләнергә мөмкин.

4. Авыл торак пункты старостасы итеп түбәндәге зат билгеләнә алмый:

1) дәүләт вазыйфасын, дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын, муниципаль вазыйфа яисә муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүче;

2) суд тарафыннан эшкә яраксыз яисә чикләнгән эшкә яраклы дип танылган;

3) хөкем ителгән зат.

5. Авыл җирлеге старостасының вәкаләтләр срогы биш ел.

Авыл торак пункты старостасыныӊ вәкаләтләре әлеге авыл торак пункты кергән җирлек Советы карары буенча, халык җыены тәкъдиме буенча, шулай ук «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законның 40 маддәсе 10 өлеше 1-7 пунктларында билгеләнгән очракларда вакытыннан алда туктатыла.

6. Авыл торак пункты старостасы үзенә йөкләнгән бурычларны хәл итү өчен:

1) авыл торак пунктында җирле мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары, муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлек итә;

2) халык белән хезмәттәшлек итә, шул исәптән гражданнар җыеннарында, җыелышларында, конференцияләрендә катнашу юлы белән, мондый чаралар нәтиҗәсендә мөрәҗәгатьләрне һәм тәкъдимнәрне, шул исәптән җирле үзидарә органнары тарафыннан мәҗбүри карап тикшерелергә тиешле муниципаль хокукый акт проектлары формасында рәсмиләштерелгән тәкъдимнәрне җибәрә;

3) авыл халкына җирле үзидарәне оештыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләрен хәбәр итә, шулай ук җирле үзидарә органнарыннан алынган башка мәгълүматны җиткерүдә ярдәм итә;

4) җирле үзидарә органнарына халык тыңлаулары һәм җәмәгать фикер алышуларын оештыру һәм үткәрүдә, авыл торак пунктында аларның нәтиҗәләрен халыкка җиткерүдә ярдәм итә;

5) Татарстан Республикасы законы нигезендә җирлек уставында һәм (яки) җирлек Советының норматив хокукый актында каралган башка вәкаләтләрне һәм хокукларны гамәлгә ашыра.

7. Авыл торак пункты старостасыныӊ эш гарантияләре һәм статусының башка мәсьәләләре Татарстан Республикасы законы нигезендә җирлек уставы һәм (яки) җирлек Советының норматив хокукый акты белән билгеләнә.

 

20 маддә. Җәмәгать тыңлаулары, фикер алышулар

 

1. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләр турында муниципаль норматив хокукый акт проектлары буенча фикер алышу өчен җирлектә яшәүчеләр катнашында җирлек Советы, җирлек Башлыгы тарафыннан халык тыңлаулары үткәрелергә мөмкин.

2. Халык тыңлаулары халык, җирлек Советы яки җирлек Башлыгы инициативасы буенча үткәрелә.

Халык яки җирлек Советы инициативасы белән үткәрелгән халык тыңлаулары җирлек Советы тарафыннан, ә җирлек Башлыгы инициативасы буенча җирлек Башлыгы тарафыннан билгеләнә.

3. Халык тыӊлауларына чыгарылырга тиеш:

1) устав проекты, шулай ук әлеге уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында муниципаль хокукый акт проекты, Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы Конституциясе яисә Татарстан Республикасы законнары нигезләмәләрен төгәл тасвирлау формасында, уставны әлеге норматив хокукый актларга туры китерү макстында, уставка үзгәрешләр кертелгән очраклардан тыш; 

2) җирлек бюджеты проекты һәм аның үтәлеше турында хисап;

3) җирлекнең социаль-икътисадый үсеш стратегиясе проекты;

4) җирлекне үзгәртеп кору турында мәсьәләләр.

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законның 13 маддәсе нигезендә муниципаль берәмлекне үзгәртеп кору өчен тавыш бирү юлы белән йә гражданнар җыеннарында белдерелгән муниципаль берәмлек халкының ризалыгын алу таләп ителгән очраклардан тыш.

4. Халык тыңлауларын үткәрү турында карар тиешле орган яисә җирлекнең вазыйфаи заты тарафыннан муниципаль норматив хокукый акт проекты каралган көнгә кадәр 20 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш, әгәр башка срок гамәлдәге законнарда каралмаган булса.

5. Халык тыӊлауларын үткәрү турында карар, үткәрү вакытын һәм урынын күрсәтеп, һәм халык тыңлауларына чыгарыла торган тиешле муниципаль норматив хокукый акт проекты,халык тыңлаулары үткәрү көненә кадәр 7 көннән дә соңга калмыйча  (әгәр башка срок гамәлдәге законнарда каралмаган булса) түбәндәге адрес буенча махсус мәгълүмати стендларда урнаштырылып, рәсми рәвештә халыкка җиткерелергә тиеш: Мусабай-Завод авылы (административ бина); Мусабай-Завод авылы  (авыл клубы бинасы); Мусабай-Завод (авыл китапханәсе); Таш-Кичу авылы (ФАП), Кзыл-Байрак авылы (ФАП) яки интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) урнаштырылырга тиеш.

6. Җирлек территориясендә яшәүчеләр халык тыңлауларын үткәрү турында карар бастырылганнан соң һәм аларны үткәрү көненә кадәр җирлекБашлыгына халык тыңлауларына чыгарыла торган мәсьәлә,шул исәптән муниципаль норматив хокукый акт буенча язма тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрергә хокуклы. Җирлек Башлыгы кергән тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне гомумиләштерүне оештыра. Күрсәтелгән тәкъдимнәр һәм искәрмәләр халык тыңлауларында катнашучыларга җиткерелә.

7. Халык тыңлаулары муниципаль норматив хокукый акт проектын карау көненә кадәр 7 көннән дә соңга калмыйча(әгәр гамәлдәге законнарда башка срок каралмаган булса) уздырыла. Халык тыңлауларыбелгечләр, экспертлар, кызыксынган затларны чакырып үткәрелә. Халык тыңлауларында җирлектә яшәүче һәркем катнашырга хокуклы.

8. Халык тыңлауларын үткәрү нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнары һәм җирлекнең вазыйфаи затлары тарафыннан мәҗбүри карап тикшерелергә тиешле тәкъдимнәр кабул ителә.

9. Халык тыӊлаулары нәтиҗәләре, кабул ителгән карарның дәлилләнгән нигезләре белән халык тыңлаулары үткәргәнсоӊ5 көннән дә соңга калмыйча  (әгәр башка срок гамәлдәге законнарда каралмаган булса) түбәндәге адрес буенча махсус мәгълүмати стендларда урнаштырылып, рәсми рәвештә халыкка җиткерелергә тиеш: Мусабай-Завод авылы (административ бина); Мусабай-Завод авылы  (авыл клубы бинасы); Мусабай-Завод (авыл китапханәсе); Таш-Кичу авылы (ФАП), Кзыл-Байрак авылы (ФАП)  яки интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) урнаштырылырга тиеш.

10. Халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе әлеге устав һәм җирлек Советының норматив хокукый акты белән билгеләнә.

11. Генераль план проектлары, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектлары, территорияне планлаштыру проектлары, территорияне ызанлау проектлары, территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләре проектлары, күрсәтелгән документларның берсенә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан проектлар, җир кишәрлегеннән яки капиталь төзелеш объектыннан шартлы рөхсәт ителгән файдалануга рөхсәт бирү турында карар проектлары,рөхсәт ителгән төзелешнең чик параметрларыннан тайпылуга рөхсәт бирү,капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләү турында карар проектлары, җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре булмаганда, җир кишәрлекләреннән,капиталь төзелеш объектларыннан файдалануның рөхсәт ителгән төрен үзгәртүсораулары буенча оештыру һәм үткәрү тәртибе әлеге устав һәм җирлек Советының норматив хокукый акты белән билгеләнә торган иҗтимагый фикер алышулар яисә халык тыңлаулары үткәрелә.

 

21 маддә. Гражданнар җыелышы

 

1.  Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү, халыкка җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге һәм җирле үзидарә җитәкчеләренең эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү, территориаль иҗтимагый үзидарәне тормышка ашыру өчен җирлек өлеше территориясендә гражданнарның җыелышлары үткәрелергә мөмкин.

2. Гражданнар җыелышы халык, җирлек Советы, җирлек Башлыгы инициативасы белән, шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарә уставында каралган очракларда үткәрелә.

3. Гражданнар җыелышы җирлек Советы яки җирлек Башлыгы инициативасы белән үткәрелгәндә, җирлек Советы яки җирлек Башлыгы тарафыннан билгеләнә.

Гражданнар җыелышы халык инициативасы буенча үткәрелгәндә, федераль закон, муниципаль берәмлек вәкиллекле органының норматив-хокукый актлары белән билгеләгән тәртиптә муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы тарафыннан билгеләнә.

4. Гражданнар җыелышы халык инициативасы буенча үткәрелгәндә, территориаль иҗтимагый үзидарә органнары, тиешле территориядә яшәүчеләрнеӊ 10 проценттан ким булмаган санында гражданнар төркеме һәм әлеге территорияләрдә урнашкан предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләренеӊ язма тәкъдиме белән җирлек Советы тарафыннан билгеләнә.

Гражданнар җыелышын үткәрү турындагы тәкъдимдә аныӊ каравына чыгарылган мәсьәләләр исемлеге, җыелыш үткәрүнеӊ тәкъдим ителгән вакыты һәм урыны булырга тиеш. Тәкъдим вәкаләтле затлар тарафыннан, әгәр җыелыш уздыру инициативасы белән гражданнар төркеме мөрәҗәгать итсә,әлеге гражданнарның фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, туган датасын, яшәү адресын күрсәтеп, алар тарафыннан имзаланырга тиеш.

Җирлек Советы үзенеӊ утырышында гражданнар җыелышын үткәрү турында тәкъдимне карый.

Җирлек Советыныӊ, гражданнар җыелышыныныӊмаксатка ярашсызлыгын сәбәп итеп, аны үткәрүдән баш тартырга хокукы юк.

5. Территориаль иҗтимагый үзидарәне гамәлгә ашыру максатында, гражданнар җыелышын билгеләү һәм уздыру тәртибе территориаль иҗтимагый үзидарә уставы белән билгеләнә.

6. Гражданнар җыелышын үткәрү вакыты һәм урыны, фикер алышуга чыгарыла торган мәсьәләләр турында тиешле территориядә яшәүчеләргә җыелышка 7 көннән дә соңга калмыйча,массакүләм мәгълүмат чараларыннан, почта хезмәтеннән, фатир саен йөреп чыгулардан, белдерүләр һәм мөмкин булган башка чаралардан файдаланып хәбәр ителә.

Җирлекнеӊ Башкарма комитеты халык җыелышын әзерләү һәм үткәрүне тәэмин итә.

7. Җыелышлар эшендә әлеге территориядә яшәүче, сайлау хокукына ия булган гражданнар катнаша ала. Җыелышта катнашырга хокуклы гражданнарның гомуми саны муниципаль сайлауларны үткәргәндә файдаланыла торган Россия Федерациясе чикләрендә яшәү һәм тору урыны буенча Россия Федерациясе гражданнарын теркәү исәбе мәгълүматлары нигезендә билгеләнә.

Әгәр гражданнар җыелышында катнашырга хокуклы гражданнар саныннан кимендә өчтән бер өлеше катнашса,гражданнар җыелышы хокуклы санала.

Җыелышның карарлары җыелышта катнашучы гражданнарның күпчелек тавышы белән кабул ителә.

8. Гражданнар җыелышы җирле үзидарә органнарына һәм җирле үзидарә вазыйфаи затларына мөрәҗәгать кабул итә ала, шулай ук җирле үзидарә органнары һәм җирле үзидарәнең вазыйфаи затлары белән үзара мөнәсәбәтләрдә гражданнар җыелышын тәкъдим итәргә вәкаләтле затлар сайларга мөмкин.

9. Территориаль иҗтимагый үзидарәне гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча үткәрелә торган гражданнар җыелышы территориаль иҗтимагый үзидарә уставы тарафыннан аның компетенциясенә кертелгән мәсьәләләр буенча карар кабул итә.

10. Гражданнар җыелышы тарафыннан кабул ителгән мөрәҗәгатьләр җирле үзидарә органнары һәм җирлекнең җирле үзидарә вазыйфаи затлары тарафыннан мәҗбүри каралырга һәм мөрәҗәгатьтә булган мәсьәләләрне хәл итү  буенча язмача җавап җибәрелергә тиеш.

11. Гражданнар җыелышын билгеләү һәм уздыру тәртибе, шулай ук гражданнар җыелышының вәкаләтләре федераль закон, әлеге устав һәм җирлек Советының норматив хокукый акты, территориаль иҗтимагый үзидарә уставы белән билгеләнә.

12. Гражданнар җыелышы нәтиҗәләре түбәндәге адрес буенча махсус мәгълүмати стендларда урнаштырылып, рәсми рәвештә халыкка җиткерелергә тиеш: Мусабай-Завод авылы (административ бина); Мусабай-Завод авылы  (авыл клубы бинасы); Мусабай-Завод (авыл китапханәсе); Таш-Кичу авылы (ФАП), Кзыл-Байрак авылы (ФАП)  яки интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) урнаштырылырга тиеш.

 

22 маддә. Гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы)

 

1. Гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы) җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр буенча фикер алышуһәм җирлектәге барлык халык вәкилләренең фикерен ачыклау кирәк булган очракта үткәрелә. Җирлекнең тиешле территориаль өлешләрендә яшәүчеләр арасында гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы) гражданнар җыелышларын чакыру авыр булганда, шул исәптән тиешле территориядә яшәүче һәм гражданнар җыелышында катнашу хокукына ия кешеләр саны 100 кешедән артып киткән очракта үткәрелә.

2. Гражданнар конференциясен (делегатлар җыелышын) билгеләү һәм үткәрү, делегатларны сайлау тәртибе әлеге устав, җирлек Советының норматив хокукый акты, территориаль иҗтимагый үзидарә уставы белән билгеләнә.

3. Гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы) гражданнар җыелышы вәкаләтләрен гамәлгә ашыра.

4. Халык конференциясе (делегатлар җыелышы) халык, җирлек Советы, җирлек Башлыгы инициативасы белән үткәрелә. Авыл җирлеге Советы яки җирлек Башлыгы инициативасы белән үткәрелә торган гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы) җирлек Советы яки җирлек Башлыгы тарафыннан билгеләнә. Халык инициативасы буенча үткәрелгән гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы) җирлек Советы тарафыннан билгеләнә.

5. Гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы), әгәр анда гражданнар җыелышларында сайланган, тиешле территориядәгеуналты яшькә җиткән яшәүчеләрнең өчтән береннән дә ким булмаган өлешен тәкъдим иткән делегатларның өчтән икесе катнашса, хокуклы була. Гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышлары) карарлары конференциядә катнашучы делегатларның күпчелек тавышы белән кабул ителә.

6. Гражданнар конференциясе (делегатлар җыелышы) нәтиҗәләре түбәндәге адрес буенча махсус мәгълүмати стендларда урнаштырылып, рәсми рәвештә халыкка җиткерелергә тиеш: Мусабай-Завод авылы (административ бина); Мусабай-Завод авылы  (авыл клубы бинасы); Мусабай-Завод (авыл китапханәсе); Таш-Кичу авылы (ФАП), Кзыл-Байрак авылы (ФАП) яки интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) урнаштырылырга тиеш.

 

23 маддә. Гражданнар җыены

 

1. «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 25.1 маддәсендә каралган очракларда гражданнар җыены үткәрелергә мөмкин:

-составына күрсәтелгән торак пункт кергән җирлек (муниципаль район) чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча (күрсәтелгән торак пункт территориясенеӊ башка җирлек (муниципаль район) территориясенә кертелүенә китерәчәк) торак пунктта;

- әлеге торак пункт территориясендә үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча җирлек составына керүче торак пунктта;

-авыл торак пункты старостасы кандидатурасын тәкъдим итү, шулай ук авыл торак пункты старостасы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе буенча авыл торак пунктында.

2. Авыл торак пунктында гражданнар җыены, шулай ук муниципаль хезмәт турында Россия Федерациясе законнарында каралган очракларда муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүгә конкурс уздырганда, конкурс комиссиясе составына кандидатуралар тәкъдим итү максатында үткәрелергә мөмкин.

3. Әлеге маддәдә каралган гражданнар җыены анда торак пункт яки җирлек халкының сайлау хокукына ия булган яртысыннан артыгы катнашса хокуклы була.Торак пунктта әлеге торак пунктта сайлау хокукына ия кешеләрнең яртысыннан артыгы бер үк вакытта бергә булу мөмкинлеге булмаса, әлеге устав нигезендә гражданнар җыены гражданнар җыенын үткәрү турында карар кабул ителгән көннән бер айдан да артмый торган вакытта этаплап уздырыла. Шул ук вакытта гражданнар җыенында элек катнашкан затлар тавыш бирүнеӊ киләсе этапларында катнашмый. Гражданнар җыены карары аның өчен гражданнар җыенда катнашучыларның яртысыннан артыгы тавыш бирсә кабул ителгән дип санала.

4. Гражданнар җыенын үткәрү тәртибе Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мусабай-Завод авыл җирлеге торак пунктларында гражданнар җыенын әзерләү һәм үткәрү тәртибе турында нигезләмә белән раслана.

 

 

 

24 маддә. Гражданнардан сорашу

 

1. Гражданнардан сорашу җирлекнең бөтен территориясендә яки бер өлешендә халык фикерен белү һәм аны җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары, шулай ук дәүләт власте органнары тарафыннан карар кабул иткәндә исәпкә алу өчен үткәрелә.

Сорашу нәтиҗәләре тәкъдим сыйфатында була.

2. Сайлау хокукына ия җирлек халкы гражданнардан сорашуда катнашырга хокуклы.

3. Гражданнардан сорашу үткәрелә:

1) җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр буенча җирлек Советы, җирлек Башлыгы инициативасы буенча;

2) республика һәм республикаара әһәмияткә ия җирлек җирләренең максатчан билгеләнешен үзгәртү турында карар кабул иткәндә, гражданнарның фикерен исәпкә алу өчен, Татарстан Республикасы дәүләт власте органнары инициативасы буенча.

4. Гражданнардан сорашу үткәрүне билгеләү һәм аны үткәрү тәртибе Татарстан Республикасы законы нигезендә җирлек Советыныӊ уставы һәм (яки) норматив хокукый актлары белән билгеләнә.

5. Гражданнардан сорашу үткәрүне билгеләү турында карар җирлек Советы тарафыннан кабул ителә. Җирлек Советыныӊ гражданнардан сорашу үткәрүне билгеләү турында карарында түбәндәгеләр билгеләнә:

1) сорашу үткәрү датасы һәм вакыты;

2) сорашу үткәргәндә тәкъдим ителәчәк сорауның (сорауларның) бирелеше;

3) сорашу үткәрү методикасы;

4) сорашу кәгазенең формасы;

5) сорашуда катнашучы шәһәр халкының минималь саны.

6. Җирлек халкына гражданнардан сорашу үткәрү турында ун көн алдан хәбәр ителергә тиеш.

7. Гражданнардан сорашуны әзерләү һәм үткәрүгә бәйле чаралар түбәндәгечә финанслана:

1) җирлек бюджет средстволары хисабына – җирлекнең җирле үзидарә органнары тәкъдиме буенча үткәргәндә;

2) Татарстан Республикасы бюджеты средстволары хисабына –Татарстан Республикасы дәүләт власте органнары тәкъдиме буенча үткәргәндә.

8. Сорашу нәтиҗәләре түбәндәге адрес буенча махсус мәгълүмати стендларда урнаштырылып, рәсми рәвештә халыкка җиткерелергә тиеш: Мусабай-Завод авылы (административ бина); Мусабай-Завод авылы  (авыл клубы бинасы); Мусабай-Завод (авыл китапханәсе); Таш-Кичу авылы (ФАП), Кзыл-Байрак авылы (ФАП)  яки интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) урнаштырылырга тиеш. Сорашу нәтиҗәләре белән җирлекнең һәр кешесе таныша ала. Сорашу нәтиҗәләре җирле үзидарә органнары тарафыннан тиешле карарлар кабул иткәндә исәпкә алынырга тиеш.

 

25 маддә. Җирле әһәмияттәге аеруча мөһим мәсьәләләр буенча халык фикер алышуы

 

1. Муниципаль хокукый акт проектларын һәм җирле әһәмияттәге башка аеруча мөһим мәсьәләләрне халык фикер алышуына чыгару турында карар җирлек Советы тарафыннан үз инициативасы яисә тиешле территориядә яшәүче гражданнарның таләбе буенча җирлек Советы билгеләгән тәртиптә кабул ителә.

2. Муниципаль хокукый акт проектының тексты һәм халык фикер алышуына чыгарылучы мәсьәләләр буенча башка материаллар, аларны халык фикер алышуына чыгару турында карар кабул ителгәннән соң, биш көннән дә соңга калмыйча, массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарыла, җирлек халкына җибәрелә, халык таныша алырлык урыннарда урнаштырыла, башка ысуллар белән халыкка игълан ителә.

3. Халык фикер алышуына мәсьәлә чыгару белән бер үк вакытта җирлек Советы фикер алышу барышында керә торган тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне карау буенча эшне оештыру вакытын һәм тәртибен билгели, әлеге максат өчен махсус комиссия төзи.

4. Җирлек Советы үзе тәкъдим иткән муниципаль хокукый актлар проектлары һәм җирле әһәмияттәге башка мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышуны тәэмин итә, моның өчен кирәкле шартлар тудыра.

5. Халык фикер алышуына чыгарылган мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җирлек Советына җибәрелә.

6. Муниципаль хокукый акт проектлары һәм җирле әһәмияттәге башка мөһим мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җирлек Советы тарафыннан карала.

7. Халык фикер алышуы нәтиҗәләре турында халыкка хәбәр ителә.

 

26 маддә. Җирлекнең иҗтимагый (консультатив) советлары

 

1. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча карарлар эшләгәндә һәм аларны тормышка ашырганда халык ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алу, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә җәмәгать контролен гамәлгә ашыру максатында,гражданнарның һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү өчен,җирлекнең иҗтимагый советы төзелә.

2. Җирлекнең иҗтимагый советы аның эшчәнлегендә халыкның, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка коммерциясез оешмалар вәкилләренең үз теләкләре белән катнашуы нигезендә формалаша.

3. Җирлекнең иҗтимагый советын формалаштыру тәртибе, вәкаләтләре, аның утырышларын үткәрү һәм карарлар кабул итү тәртибе,хокуклары,  җирлекнең җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү, консультация бирү һәм җәмәгать советы эшчәнлегенә ярдәм итүнең башка мәсьәләләренә карата бурычлары һәм җаваплылыгы, аны таркату процедурасы, шулай ук аны оештыру һәм эшчәнлекнең башка мәсьәләләре җирлек Советы тарафыннан расланган нигезләмә белән билгеләнә.

4. Башка иҗтимагый (консультатив) советлар җирле үзидарә органнары каршында аларның карарлары нигезендә төзелергә мөмкин.

5. Иҗтимагый (консультатив) советларда эш җәмәгать башлангычында алып барыла.

 

27 маддә. Җирлекнеӊ җирле үзидарә органнарына гражданнарның мөрәҗәгатьләре

 

1. Гражданнар җирлекнеӊ җирле үзидарә органнарына шәхси һәм коллектив мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

2. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре «Россия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында»2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда каралырга тиеш.

3. Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен һәм срокларын бозган өчен,җирле үзидарәнең вазыйфаи затлары Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка ия.

 

28 маддә. Җирле үзидарәне тормышка ашыруда җирлек халкы катнашуның башка формалары

 

1. Халыкның җирле үзидарәне турыдан-туры гамәлгә ашыруһәм җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда катнашуыныӊфедераль законнар нигезендә әлеге уставта каралган формалары белән беррәттән, гражданнар җирле үзидарәне Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль законнарга, Татарстан Республикасы Конституциясенә, Татарстан Республикасы законнарына каршы килми торган башка формаларда гамәлгә ашыруда катнашырга хокуклы.

2. Җирлек халкыныӊ җирле үзидарәне турыдан-туры гамәлгә ашыруы һәм халыкның җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда катнашуы законлылык, иреклелек принципларына нигезләнә.

Җирлекнеӊ җирле үзидарә органнары һәм җирлекнең вазыйфаи затлары халыкка турыдан-туры җирле үзидарәне тормышка ашыруда һәм халыкның җирле үзидарәне тормышка ашыруда катнашуында ярдәм итәргә бурычлы.

 

III бүлек. ҖИРЛЕК СОВЕТЫ

 

29 маддә. Җирлек Советы –җирлекнеӊ вәкиллекле җирле үзидарә органы

1. Җирлек Советы җирлекнең даими эшләүче сайланулы коллегиаль вәкиллекле җирле үзидарә органы булып тора.

2. Җирлек Советыныӊ рәсми исеме – «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге Советы».

3. Җирлек Советы вәкаләтләре срогы – биш ел.

4. Җирлек Советы авыл халкы алдында хисап тота һәм алар контролендә тора.

5. Җирлек Советыныӊ үз исеме белән мөһере, бланклары бар.

6. Җирлек Советы эшчәнлеген тәэмин итү өчен чыгымнар җирлек бюджетында Россия Федерациясе бюджетларының чыгымнары классификациясе нигезендә аерым юл белән карала.

 

30 маддә. Җирлек Советы составы

 

1. Җирлек Советы бер мандатлы сайлау округлары буенча муниципаль сайлауларда сайланылучы 10 депутаттан тора.

2. Җирлек Советы составына җирлек Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесе сайланганда хокуклы була.

 

31 маддә. Җирлек Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирлек Башлыгы статусы

 

1. Җирлек Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирлек Башлыгы вәкаләтләре ул сайланган көннән башлана һәм яңа чакырылыш җирлек Советы эшли башлаган көннән туктатыла.

2. Җирлек Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирлек Башлыгы, депутат эшчәнлеген төп эш урыны буенча хезмәт вазыйфаларын башкару белән бергә алып барып, даими булмаган нигездә эшли (әлеге уставта билгеләнгән очраклардан тыш).

3. Җирлек Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирлек Башлыгы статусы белән бәйле чикләүләр федераль законнар белән билгеләнә.

4. Җирлек Советы депутатына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, әлеге устав, җирлек Советы карарлары нигезендә үз вәкаләтләрен каршылыксыз гамәлгә ашыру өчен шартлар тәэмин ителә.

5. Җирлек Советы депутатының сайлаучылар белән очрашулары махсус билгеләнгән урыннарда, шулай ук ишегалды территорияләрендә, аларны үткәрү яшәеш объектларыныӊ, транспорт яки социаль инфраструктураныӊ, элемтәнеӊ эшләп торуына, җәяүлеләр һәм (яки) транспорт чаралары хәрәкәтенә яисә гражданнарның торак урыннарына яки транспорт яки социаль инфраструктура объектларына керүенә комачаулык тудырмаган шартта үткәрелә. Мондый очрашулар турында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына яисә җирле үзидарә органнарына хәбәр итү таләп ителми. Шул ук вакытта җирлек Советы депутаты күрсәтелгән органнарга аларны үткәрү датасы һәм вакыты турында алдан хәбәр итәргә хокуклы.

6. Җирлекнеӊ Башкарма комитеты депутатларның сайлаучылар белән очрашуларын үткәрү өчен махсус урыннар билгели, шулай ук депутатларның сайлаучылар белән очрашуларын үткәрү өчен бирелә торган биналар исемлеген һәм аларны бирү тәртибен билгели.

7.Җирлек Советы депутатының гавами чара формасындасы сайлаучылар белән очрашулары җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә үткәрелә.

8. Җирлек Советы депутатыныӊ җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турында Россия Федерациясе законнары белән билгеләнә торган гавами чара формасында сайлаучылар белән очрашуларын оештыруга яки үткәрүгә каршы төшкән өчен, Россия Федерациясе законнары нигезендә административ җаваплылык каралган.

9.Җирлек Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирлек Башлыгы 2008 елның 25 декабрендәге «Коррупциягә каршы тору турында» 273-ФЗ санлы Федераль закон,  2012 елның 3 декабрендәге «Дәүләт вазыйфаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 230-ФЗ санлы Федераль закон, 2013 елның 7 маендагы «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән тышта урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 79-ФЗ Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәргә, вазыйфаларны башкарырга тиеш.

10. Коррупциягә каршы тору турында Россия Федерациясе законнары нигезендә җирлек Советы депутаты, җирлек Башлыгы, җирле үзидарәнең башка сайланулы вазыйфаи заты тарафыннан бирелә торган керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү Татарстан Республикасы Президенты (Татарстан Республикасы Премьер-министры) карары буенча Татарстан Республикасы законында билгеләнгән тәртиптә үткәрелә.

11. Әлеге маддәнең 10 өлеше нигезендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, «Дәүләт вазыйфаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән тышта урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 79-ФЗ Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәмәү, вазыйфаларны башкармау фактлары ачыклаганда, Татарстан Республикасы Президенты (Татарстан Республикасы Премьер-министры) тиешле карар кабул итәргә вәкаләтле җирле үзидарә органына яисә судка мөрәҗәгать итә.

12.Үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында,шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес яки тулы булмаган мәгълүмат биргән җирлек Советыдепутатына, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасына, әгәр бу мәгълүматлар дөрес күрсәтелмәве әһәмиятсез булса, түбәндәге җаваплылык чаралары кулланылырга мөмкин:

1) кисәтү;

2) җирлек Советы депутатын, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасын, җирлек Советында, җирле үзидарәнең сайланулы органында үз вәкаләтләре вакыты туктатылганчы, вазыйфа биләү хокукыннан мәхрүм итеп, җирлек Советында, җирле үзидарәнең сайланулы органында вазыйфадан азат итү;

3) вәкаләтләре вакыты туктатылганчы, даими нигездә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру хокукыннан мәхрүм итеп, даими нигездә вәкаләтләрне гамәлгә ашырудан азат итү;

4) вәкаләтләр срогы туктатылганчы, җирлек Советында, җирле үзидарәнең сайланулы органында вазыйфалар биләүне тыю;

5) вәкаләтләр срогы туктатылганчы, даими нигездә вәкаләтләрне үтәүне тыю.

13.Җирлек Советы депутатына, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасына, җирлек Башлыгына әлеге маддәнең 12 өлешендә күрсәтелгән җаваплылык чараларын куллану турында карар кабул итү тәртибе Татарстан Республикасы законы нигезендә муниципаль хокукый акт белән билгеләнә.

14. Муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар тарфыннан тапшырылган керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы белешмәләр интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә җирле үзидарә органнарының рәсми сайтында веб-адрес буенча урнаштырыла: http://tukay.tatarstan.ru һәм (яисә) муниципаль хокукый актларда билгеләнә торган тәртиптә бастырып чыгару өчен массакүләм мәгълүмат чараларына бирелә.

15. Җирлек Советы депутаты җирлек Советы тарафыннан раслана торган, шул исәптән депутатның түбәндәге бурычларын үз эченә алган депутат этикасы кагыйдәләрен үтәргә тиеш:

1) шәхси яисә якын туганнарына кагылышлы мәсьәләләрне хәл иткәндә, җирле үзидарә органнары, оешмалар, вазыйфаи затлар, муниципаль хезмәткәрләр һәм гражданнар эшчәнлегенә йогынты ясау өчен, депутат статусыннан файдаланмаска;

2) депутат вазыйфаларын объектив башкаруда шик уятырга мөмкин булган тәртиптән тыелырга, шулай ук абруена яки җирлек Советы авторитетына зыян китерергә мөмкин низаглы хәлләрдән сакланырга;

3) мәнфәгатьләр каршылыгы килеп чыгу куркынычы янаганда (шәхси кызыксыну депутат бурычларын объектив башкаруга йогынты ясый яки тәэсир итә ала торган хәл), бу хакта җирлек Советына хәбәр итәргә һәм аныӊ әлеге мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмауга яки җайга салуга юнәлтелгән  карарын үтәргә.

 

32 маддә. Җирлек Советы депутатыныӊ сайлаучылар белән үзара мөнәсәбәте

 

1. Җирлек Советы депутаты сайлаучылар белән, шулай ук үзенең сайлау округы территориясендә урнашкан предприятие, оешма коллективлары, дәүләт һәм башка органнар белән элемтәдә тора.

2. Җирлек Советы депутаты сайлаучылар алдында җаваплы һәм алар алдында хисап тота.

3. Җирлек Советы депутаты сайлаучылар алдында елга кимендә бер тапкыр үз эше турында хисап бирә, аларга даими рәвештә җирлек Советы эше турында мәгълүмат бирә, шулай ук кимендә айга бер тапкыр сайлаучыларны кабул итә.

4. Җирлек Советы депутаты җирлек халкының законлы хокукларын, ирекләрен һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча законнарда каралган чараларны күрергә, шул исәптән алардан кергән тәкъдимнәрне, гаризаларны, шикаятьләрне карарга, аларда булган мәсьәләләрне дөрес һәм үз вакытында хәл итүгә ярдәм итәргә тиеш.

 

33 маддә. Яңа сайланган җирлек Советы эшен оештыру

 

1. Яңа чакырылыш авыл җирлеге Советы беренче утырышка җирлек Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән икесе сайланганнан соң, ун көннән дә соңга калмыйча җыела. Сайлаулардан соң беренче утырыш җирлек Башлыгы тарафыннан, ә ул булмаган очракта, җирлек сайлау комиссиясе тарафыннан чакырыла.

2. Җирлек Советының сайлаулардан соң беренче утырышын, яңа җирлек Башлыгы сайланганчы, яшь буенча иң өлкән авыл җирлеге депутаты ача һәм алып бара.

34 маддә. Җирлек Советы компетенциясе

 

1.Җирлек Советы компетенциясенә керә:

1) устав кабул итү һәм аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү;

2) законнар нигезендә җирлек территориясендә гомуми мәҗбүри кагыйдәләр билгеләү;

3) җирлек бюджетын һәм аның үтәлеше турында хисапны раслау;

4) Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турында законнары нигезендә җирле салымнарны һәм җыемнарны билгеләү, үзгәртү һәм юкка чыгару, аларны түләү буенча ташламалар бирү;

5) җирлекнең социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау;

6) җирлек чикләрен үзгәртү, үзгәртеп кору турында инициатива кертү;

7) җирлек Советына депутатлар сайлаларны билгеләү һәм җирлек Советына депутатлар сайлаулар буенча сайлау округлары схемасын раслау;

8) җирле референдум билгеләү;

9) җирлек Башлыгын сайлау;

10) җирлек Башлыгы урынбасарын сайлау;

11) Тукай муниципаль районы Советына авыл җирлеге Советы депутатлары арасыннан вәкил сайлау;

12) җирлекнеӊ Башкарма комитеты структурасын раслау, аның хезмәткәрләренең чик санын билгеләү;

13) җирлекнеӊ сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләү;

14) җирлекнең чикләрен үзгәртү, җирлекне үзгәртеп кору, җирлек Советы депутатын, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасын чакыртып алу мәсьәләләре буенча тавыш бирүне билгеләү;

15) Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон чыгару инициативасы хокукын гамәлгә ашыру;

16) җирлекнеӊ муниципаль милегендәге мөлкәт белән идарә итү тәртибен билгеләү;

17)муниципаль предприятиеләрне төзү, үзгәртеп кору һәм бетерү турында,шулай ук муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр хезмәт күрсәтүләренә, эшләр башкаруга тарифларны билгеләү турында  карарлар кабул итү тәртибен билгеләү, федераль законнарда каралган очраклардан тыш;

18) җирлекнең муниципальара хезмәттәшлек оешмаларында катнашу тәртибен билгеләү;

19) җирле үзидарә органнары эшчәнлеген матди-техник һәм оештыру ягыннан тәэмин итү тәртибен билгеләү;

20) җирлек Башлыгын отставкага җибәрү турында карар кабул итү;

21) җирлек территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен раслау;

22) җирле үзидарә органнары һәм җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары тарафыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен башкаруны контрольдә тоту;

23) территориаль иҗтимагый үзидарә органнарына җирлек бюджетыннан кирәкле акчаларны бүлеп бирү шартларын һәм тәртибен билгеләү;

24) автоном коммерциясез оешмалар һәм фондлар формасында коммерциясез оешмалар төзү турында карарлар кабул итү;

25) җирлек Советы уставын һәм карарларын аңлату;

26) үз эшчәнлеген оештыру буенча җирлек Советы регламентын һәм башка карарлар кабул итү;

27) җирлек Башлыгына һәм җирле үзидарәнең башка сайланулы вазыйфаи затларына, җирлек Советы депутатларына, муниципаль хезмәткәрләргә һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру, мәгариф турында Россия Федерациясе законнарында һәм муниципаль хезмәт турында Россия Федерациясе законнарында каралган тәртиптә муниципаль хезмәт өчен кадрлар әзерләүне оештыру;

28) хезмәт өчен түләү күләмен, шартларын, шулай ук муниципаль хезмәткәрләргә һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга тиешле еллар эшләгән өчен пенсиягә чыгу белән бәйле рәвештә, бер тапкыр түләнә торган акчаларны билгеләү;

29) федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары белән җирлекләрнең вәкиллекле органнары карамагына кертелгән башка вәкаләтләр, шулай ук әлеге устав белән җирлек Советы компетенциясенә кертелгән башка вәкаләтләр.

2. Җирлек Советы җирлек Башлыгының эшчәнлек нәтиҗәләре турында, җирлекБашкарма комитеты һәм җирлек Башлыгы карамагындагы башка җирле үзидарә органнары эшчәнлегенеӊ еллык хисапларын, шул исәптән җирлек Советы тарафыннан куелган мәсьәләләрне хәл итү турында тыӊлый.

 

35 маддә. Җирлек Советының эш тәртибе

 

1. Җирлек Советының эш тәртибе җирлек Советының әлеге уставы һәм регламенты белән билгеләнә.

2. Җирлек Советы эшенең төп формасы булып аның утырышлары тора, анда җирлек Советы компетенциясенә кертелгән мәсьәләләр хәл ителә.

3. Җирлек Советы утырышы, сайланган депутатлар саныннан кимендә 50 проценты катнашса, тулы хокуклы була.

4. Җирлек Советының чираттагы утырышлары кимендә өч айга бер тапкыр үткәрелә. Чираттан тыш утырышлар җирлекБашлыгы яисә җирлек Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән бер өлешен тәшкил иткән депутатлар төркеме инициативасы буенча чакырыла.

5. Совет утырышлары җирлек Башлыгы тарафыннан чакырыла. Җирлек Советы депутатларына һәм чакырылган затларга чираттагы утырышның вакыты, урыны һәм көн тәртибе турында үткәрү көненә кадәр биш көннән дә соңга калмыйча, чираттан тыш утырыш турында бер көннән дә соңга калмыйча хәбәр ителә.

6. Җирлек Советы утырышлары ачыктан-ачык үткәрелә. Советның ачык утырышларында һәр авыл кешесе катнашырга хокуклы.

Регламентта каралган очракларда җирлек Советы ябык утырыш үткәрү турында карар кабул итәргә хокуклы, анда бары тик җирлек Советы тарафыннан чакырылган затлар, шулай ук закон нигезендә утырышта катнашу хокукына ия затлар гына катнаша ала.

7. Җирлек Советының һәр утырышында утырыш беркетмәсе алып барыла. Утырыш беркетмәсенә утырышны үткәрү датасы, урыны һәм вакыты турында белешмәләр кертелә, карала торган барлык мәсьәләләр санап үтелә һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен күрсәтеп, барлык кабул ителгән карарлар теркәлә. Җирлек Советы утырышы беркетмәсенә җирлекБашлыгы тарафыннан кул куелганнан соң, аның белән һәр авыл кешесе таныша ала.

8. Җирлек Советы утырышларында һәр депутатның бер тавышы бар. Җирлек Советы депутаты үзенең тавыш бирү хокукын шәхсән үзе гамәлгә ашыра. Җирлек Советы утырышларында тавыш бирү ачык (шул исәптән исемле) һәм яшерен булырга мөмкин. Тавыш бирүнең һәр төрен куллану очраклары җирлек Советыныӊ әлеге уставы, регламенты белән билгеләнә.

 

36 маддә. Җирлек Советыныӊ эшчәнлеген оештыру

 

1. Җирлек Советыныӊ эшчәнлеген җирлек Башлыгы оештыра.

2. Җирлек Советы регламенты нигезендәҗирлек Советы компетенциясенә караган сорауларны алдан карау һәм әзерләү өчен, депутатлардан, җирлек Башлыгы һәм аның урынбасарыннан тыш, даими яки вакытлы комиссияләр төзелә, (яки) җирлек Советы эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча күрсәтелгән сорауларны әзерләү өчен җаваплы депутатлар билгеләнә ала.Депутатныӊ ике даими комиссиядә эшләргә хокукы бар.

3. Җирлек Советы карарлары проектларын, муниципаль программаларны әзерләү, җирлек карамагындагы иң мөһим сораулар буенча фикер алышу өчен, җирлек Советы каршында аның карары буенча депутатлар, җирлек Башкарма комитеты, иҗтимагый берләшмәләр, оешма һәм предприятиеләр вәкилләре, белгечләр, экспертлар һәм җирлек халкы составында эшче, эксперт һәм башка киңәшмә төркемнәре төзелергә мөмкин.

 

37 маддә. Җирлек Советы тарафыннан контроль функцияләрне гамәлгә ашыру

 

1. Җирлек Советы җирлек территориясендә әлеге устав нигезләмәләренең, җирлек Советы тарафыннан кабул ителә торган норматив хокукый актлар үтәлешен, җирлек бюджеты үтәлешен, бюджеттан тыш фонд чараларын куллануны, җирлекнең үсеш программаларын,җирлек Башкарма комитеты һәм аның җитәкчесе эшчәнлеген контрольдә тота.

2. Җирлекнең җирле үзидарә органнары һәм аларның вазыйфаи затлары тарафыннан законнар, әлеге устав һәм башка муниципаль норматив хокукый актларны бозу фактлары ачыкланган очракта, җирлек Советы, җирлек Башлыгы карары белән әлеге фактларны тикшерү өчен,депутатлар арасыннан вакытлыча контроль комиссияләр төзелергә мөмкин.

3. Закон нигезендә җирлек Советы, җирлек Башлыгы инициативасы буенча җирлек бюджеты акчаларының максатчан кулланылышы, муниципаль милекне нәтиҗәле файдалану буенча тикшерүләр үткәрелергә мөмкин. Күрсәтелгән контроль һәм эксперт-аналитик чараларны үткәрү тәртибе тышкы муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру вәкаләтләрен тапшыру турында килешү һәм «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы контроль-хисап палатасы» муниципаль казна учреждениесе турында нигезләмә белән билгеләнә.

4. Җирлек Башкарма комитеты, аның җитәкчесе, предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар, вазыйфаи затлар, территориаль иҗтимагый үзидарә органнары, әгәр законда башкача билгеләнмәгән булса, җирлек Советы, аның контроль комиссияләре, җирлек Советы депутаты мөрәҗәгате буенча җирлек Советы карамагына караган мәсьәләләр буенча соратып алына торган мәгълүматны бирергә тиеш,ә закон, муниципаль хокукый актлар бозылу күрсәтелгән очракта, хокук бозуларны бетерү һәм гаепле затларны җаваплылыкка тарту өчен кичекмәстән чаралар күрергә кирәк.

5. Җирлек Советы җирлек Башлыгының, җирлек Башкарма комитетыныӊһәм җирле үзидарә органнарыныӊ ведомство буйсынуындагы башка органнарныӊ эшчәнлек нәтиҗәләре турында еллык хисапларын, шул исәптән җирлек Советы тарафыннан куелган мәсьәләләрне хәл итү турында тыңлый.

6. Җирлек Советы контроль функцияләр башкарып, җирлек Башкарма комитетының финанс-хуҗалык һәм башкарма-боеру эшчәнлегенә катнашырга хокукы юк.

 

38 маддә. Тукай муниципаль районы Советына җирлек вәкилен сайлау

 

1. Тукай муниципаль районы Советына җирлек вәкиле җирлек Советы депутатлары арасыннан яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана.

2. Җирлек Советы депутатларының билгеләнгән саныннан яртысыннан артыгы аның өчен тавыш биргән кандидат сайланган дип санала.

 

39 маддә. Җирлек Советы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату

 

1. Җирлек Советы вәкаләтләре түбәндәге очракларда вакытыннан алда туктатылырга мөмкин:

1) Җирлек Советыныӊ үзен таркату турында карар кабул итүе. Мондый карар әлеге уставта билгеләнгән тәртиптә кабул ителә;

2) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 73 маддәсендә каралган тәртиптә һәм нигезләрдә җирлек Советын таракату;

3) Татарстан Республикасы Югары судыныӊ җирлек Советы депутатларының әлеге составының законсызлыгы турында карары үз көченә керүе, шул исәптән депутатларныӊ үз вәкаләтләрен туктатуга бәйле рәвештә;

4) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 13 маддәсе нигезендә җирлекне үзгәртеп кору,шулай ук җирлек бетерелгән очракта;

5)шәһәр округы белән берләшүгә бәйле рәвештә, җирлек статусын югалту;

6)җирлек чикләрен үзгәртү яки җирлекнең шәһәр округы белән берләшүе нәтиҗәсендәҗирлектә сайлаучылар саныныӊ 25 проценттан артып китүе;

7) гражданнарныӊ турыдан-туры ихтыяр белдерү юлы белән кабул ителгән карарын гамәлгә ашыру өчен таләп ителгән муниципаль хокукый актны чыгару срогын бозу.

2. Совет вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату җирлек Советы депутатлары вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуга китерә.

3. Җирлек Советы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган очракта, вакытыннан алда сайлаулар «Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларыныӊ һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 2002 елның 12 июнендәге 67-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән вакытта үткәрелә.

 

40 маддә. Җирлек Советыныӊ үзен таркату турында карар кабул итү тәртибе

 

1. Җирлек Советыныӊ үзен таркату турында карары җирлек Башлыгы яки җирлек Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә яртысыннан торган депутатлар төркеме инициативасы белән кабул ителергә мөмкин.

2. Үзен таркату турында карар кабул итү инициативасы чыгарылмый:

1) җирлек Советы сайланганнан соң беренче ел дәвамында;

2) җирлек бюджетын кабул итү һәм аның үтәлеше турында хисапны раслау чорында;

3) җирлек Башлыгын чакыртып алу буенча тавыш бирү уздыру чорында яки вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан очракта.

3. Җирлек Советыныӊ үзен таркату турында язма тәкъдимендә таркату мотивлары булырга тиеш, шулай ук таркату сәбәпләрен нигезләүче башка материаллар теркәлергә мөмкин.

4. Таркату турында мәсьәләне алдан карау өчен, җирлек Советы карары белән депутатлар арасыннан комиссия төзелә. Җирлек Советы яки җирлек Башлыгы карары буенча җирлек Советыныӊ үзен таркату турында мәсьәлә халык тыӊлауларына чыгарылырга мөмкин.

5. Җирлек Советыныӊ үзен таркату турында мәсьәләне карау дәвамлылыгы җирлек Советы депутатлары һәм җирлек халкы тарафыннан таркату инициативасының барлык шартларын һәм нигезләмәләрен төрле яклап һәм объектив фикер алышу мөмкинлеген гарантияләргә тиеш. Таркату турында карар таркату хакында инициатива кергән көннән соң ике ай узгач кабул ителергә тиеш.

6. Җирлек Советыныӊ үзен таркату турында карары җирлек Советы депутатларының билгеләнгән саныннан өчтән икесенеӊ тавышы белән яшерен тавыш бирү юлы белән кабул ителә.

7. Җирлек Советыныӊ үзен таркату турында тәкъдиме кире кагылган очракта, таркату турында кабат инициатива таркату мәсьәләсе буенча тавыш бирү көненнән соң бер елдан соӊ кертелергә мөмкин.

 

 

41 маддә. Җирлек Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату

 

1. Җирлек Советы депутаты вәкаләтләре түбәндәге очракларда вакытыннан алда туктатыла:

1) үлгәндә;

2) үз теләге белән отставкага чыкканда;

3) суд тарафыннан эшкә сәләтсез яки эшкә сәләте чикле дип танылганда;

4) суд тарафыннан хәбәрсез югалган һәм вафат булган дип игълан ителгәндә;

5) аңа карата судның гаепләү карары закон көченә кергәндә;

6) Россия Федерациясе чикләреннән тыш даими яшәү урынына күчкәндә;

7) Россия Федерациясе гражданлыгы бетерелгәндә, чит ил гражданына җирле үзидарә органнарына сайлану мөмкинлеге биргән Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә катнашучы чит ил гражданлыгы юкка чыкканда, Россия гражданына җирле үзидарә органнарына сайланырга хокук биргән Россия Федерациясе белән халыкара килешүдә тормаган чит ил гражданлыгын яисә яшәп тору кәгазен алганда, яисә Россия гражданына җирле үзидарә органнарына сайланырга хокук биргән Россия Федерациясе белән халыкара килешүдә тормаган чит ил территориясендә даими яшәү хокукын бирүче башка документ алганда;

8) сайлаучылар тарафыннан чакыртып алынганда;

9) җирлек Советы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылганда;

10) хәрби хезмәткә яисә аны алмаштыручы альтернатив гражданлык хезмәтенә чакырылганда;

11) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елныӊ 6 октябрендәгк 131-ФЗ номерлы Федераль закон  һәм башка федераль законнар белән билгеләнгән чикләүләрне үтәмәү;

12) 2008 елның 25 декабрендәге «Коррупциягә каршы тору турында» 273-ФЗ санлы Федераль закон,  2012 елның 3 декабрендәге «Дәүләт вазифаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 230-ФЗ санлы Федераль закон, 2013 елның 7 маендагы «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән тышта урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 79-ФЗ Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәмәү, вазыйфаларны башкармау;

13) федераль законнар белән билгеләнгән башка очракларда.

2. Үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы җирлек Советы депутаты вәкаләтләре «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елныӊ 6 октябрендәгк 131-ФЗ номерлы Федераль закон  белән билгеләнгән чикләүләрне үтәмәгән очракта вакытыннан алда туктатыла.

3. Әлеге маддәнең 1 өлешендә 1-7, 10-12 пунктларында күрсәтелгән очракларда җирлек Советы депутаты вәкаләтләрен туктату турында карар вәкаләтләрне вакытыннан алда туктату өчен нигез барлыкка килгәннән соң,җирлек Советы тарафыннан 30 көннән дә соңга калмыйча, әгәр әлеге нигез авыл җирлеге Советы утырышлары арасында барлыкка килсә, мондый нигез барлыкка килгән көннән соң өч айдан да соңга калмыйча кабул ителә. 

4. Җирлек Советы депутаты вәкаләтләре әлеге маддәнеӊ 1 өлеше 8 пунктында каралган очракта, җирлек Советы депутатын чакыртып алу буенча тавыш бирү нәтиҗәләре рәсми басылып чыккан көннән туктатыла.

5. Җирлек Советы депутаты вәкаләтләре әлеге маддәнеӊ 1 өлеше 9 пунктында каралган очракта, җирлек Советы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган көнне туктатыла.

6. Җирлек Советы депутаты вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган очракта, өстәмә депутат сайлаулары федераль закон, Татарстан Республикасы Сайлау кодексы нигезендә билгеләнә.

7. Татарстан Республикасы Президенты (Татарстан Республикасы Премьер-министры) җирлек Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза белән мөрәҗәгать иткән очракта,вәкаләтләрне вакытыннан алда туктату өчен нигез барлыкка килү көне булып җирлек Советына әлеге гаризаның керү көне тора.

8. Җирлек Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар вәкаләтләрне вакытыннан алда туктату өчен нигез барлыкка килгән көннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча, әгәр әлеге нигез авыл җирлеге Советы утырышлары арасында барлыкка килсә, мондый нигез барлыкка килгән көннән соң өч айдан да соңга калмыйча кабул ителә.

 

IV бүлек. ҖИРЛЕК БАШЛЫГЫ

 

42 маддә. Җирлек Башлыгы –җирлекнең югары вазыйфаи заты

 

1. Җирлек Башлыгы җирлекнең югары вазыйфаи заты булып тора.

2. Җирлек Башлыгыҗирлек Советы тарафыннан сайлана һәм аныӊ рәисе булып тора.

3. Җирлек башлыгыныӊ рәсми исеме – «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мусабай-Завод авыл җирлеге Башлыгы».

4. ҖирлекБашлыгы вазыйфасы буенча Тукай муниципаль районы Советы депутаты булып тора.

5. Җирлек Башлыгы бер үк вакытта җирлек Советын һәм җирлек Башкарма комитетын җитәкли.

 

 

 

 

 

43 маддә. Җирлек Башлыгын сайлау тәртибе

 

1. Җирлек Башлыгы яңа сайланган җирлек Советының беренче утырышында җирлек Советы депутатлары арасыннан яшерен тавыш бирү юлы белән җирлек Советы вәкаләтләре срогына сайлана.

Җирлек Башлыгы җирлек Советы депутатлары тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан,шул исәптән җирлек халкы, җәмәгать берләшмәләре, Татарстан Республикасы Президенты тәкъдимнәре нигезендә сайлана.

2. Җирлек Советы депутаты, әгәр аны сайлау өчен җирлек Советы депутатларының билгеләнгән саныннан яртысыннан артыграгы тавыш бирсә, авыл җирлеге Башлыгы дип сайланган була.

3. Сайланганнан соӊ җирлек Башлыгы түбәндәге эчтәлектә ант кабул итә:

Муниципаль берәмлек Башлыгы вазыйфасына йөкләнеп, муниципаль берәмлек уставы белән миңа тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашырганда, хәзерге һәм киләчәк буыннар алдында безнең муниципаль берәмлек өчен җаваплылыкны аңлап, Россия Федерациясе Конституциясен, федераль законнарны, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы законнарын, муниципаль берәмлек уставын катгый үтәргә, муниципаль берәмлек халкының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен хөрмәт итәргә, сакларга һәм якларга, тарихи традицияләрне хөрмәт итеп, гражданлык татулыгына омтылырга һәм икътисадый потенциалны арттырырга, муниципаль берәмлекнең үсеше һәм аның халкы иминлеге хакына үз вазыйфаларымны гадел һәм намуслы башкарырга ант итәм».

 

44 маддә. Җирлек Башлыгы статусы

 

1. Җирлек Башлыгы даими нигездә эшли.

2. Җирлек Башлыгы Тукай муниципаль районы Советында даими нигездә биләнәүче вазыйфага сайлаган очракта, ул җирлек Башлыгы вәкаләтләрен даими булмаган нигездә башкара.

3. Җирлек Башлыгы эшчәнлеге федераль закон һәм әлеге устав нигезендә авыл халкы һәм җирлек Советы контролендә һәм ул алар каршында хисап тота.

4. Җирлек Башлыгы елга кимендә бер тапкыр үз эшчәнлеге, җирлек Башкарма комитетыныӊһәм үзенеӊ ведомство буйсынуындагы башка җирле үзидарә органнарыныӊ эшчәнлек нәтиҗәләре турында, шул исәптән җирлек Советы тарафыннан куелган мәсьәләләрне хәл итү турында хисап тота.

5. Җирлек Башлыгы 2008 елның 25 декабрендәге «Коррупциягә каршы тору турында» 273-ФЗ санлы Федераль закон,  2012 елның 3 декабрендәге «Дәүләт вазыйфаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 230-ФЗ санлы Федераль закон, 2013 елның 7 маендагы «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән тышта урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 79-ФЗ Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәргә, вазыйфаларны башкарырга тиеш.

 

45 маддә. Җирлек Башлыгы вәкаләтләре

 

Җирлек Башлыгы:

1) башка муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары, дәүләт хакимияте органнары, гражданнар һәм оешмалар белән мөнәсәбәтләрдә җирлекне тәкъдим итә, ышанычнамәдән башка җирлек исеменнән эш йөртә;

2) җирлек Советы эшен оештыра, җирлек Советы утырышларын чакыра һәм аларда рәислек итә, Советның чираттан тыш утырышын чакыруны таләп итәргә хокуклы;

3) әлеге уставта билгеләнгән тәртиптә җирлек Советы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга, шулай ук җирлек Советы утырышлары беркетмәләренә имза куя һәм халыкка җиткерә;

4) үз вәкаләтләре кысаларында хокукый актлар чыгара;

5) җирлек Советы эшендә җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алуны һәм хәбәрдарлыкны тәэмин итү буенча чаралар күрә һәм җирлек Советы эшчәнлеге турында халыкка даими рәвештә хәбәр итә;

6) гражданнарны кабул итүне, аларның мөрәҗәгатьләрен, гаризаларын һәм шикаятьләрен карауны оештыра;

7) җирлек Советы утырышлары беркетмәләренә кул куя;

8) җирлек Советының контроль вәкаләтләрен тормышка ашыруны килештерә;

9) үз вәкаләтләре чикләрендә расланган бюджет нигезендә җирлек акчалары белән эш итә; җирлек Советы эшчәнлеген тәэмин итү һәм карап тоту өчен җирлек бюджетында каралган чыгымнар буенча средстволар бүлүче булып тора;

10) законнар һәм әлеге устав нигезендә гражданнарның турыдан-туры ихтыяр белдерүе юлы белән кабул ителгән карарны гамәлгә ашыру буенча җирлек  Советының хокукый акты кабул итүне оештыра;

11)җирлек җирле үзидарә органнарының җирлек территориясендә эш итүче федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, башка федераль органнар, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлек итүен тәэмин итә;

12) икътисадый һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында дәүләт хакимияте органнары, башка муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары белән җирлек исеменнән шартнамәләр һәм килешүләр, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлек һәм гамәлләрне килештерү турында шартнамәләр һәм килешүләр төзи;

13) җирле үзидарә органнары тарафыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләр башкаруны һәм федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итә;

14) җирлекнеӊ Башкарма комитеты эшчәнлегенә шәхси идарә принцибында җитәкчелек итәһәм Башкарма комитет тарафыннан аныӊ компетенциясенә кергән вәкаләтләрнеӊ үтәлеше өчен шәхси җаваплылыкка ия;

15) җирлек Советы каравына җирлек бюджеты проектларын һәм аның үтәлеше турында хисап тапшыра;

16) җирлек Советы каравына җирлекнең комплекслы социаль-икътисадый үсеш планнары һәм программалары проектларын һәм аларның үтәлеше турында хисапларны тәкъдим итә;

17) җирлек Советы раславына Башкарма комитет структурасы проектын кертә һәм расланган структура, хезмәткәрләрнең билгеләнгән чик саны һәм хезмәткә түләү фонды нигезендә җирлек Башкарма комитетының штат расписаниесен раслый;

18) муниципаль хезмәткәрләрне һәм җирлек Башкарма комитетының башка хезмәткәрләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә, аларның эшчәнлеген контрольдә тота, аларга карата бүләкләү һәм дисциплинар җаваплылык чараларын куллана;

19) җирлек Башкарма комитеты тарафыннан федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирлекнеӊ җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны башакара һәм тәэмин итә, аларның үтәлеше өчен шәхси җаваплылыкка ия; тиешле законнар нигезендә һәм аларны үтәү йөзеннән тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча хокукый актлар чыгара;

20) җирлек Башкарма комитеты компетенциясенә кертелгән җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча хокукый актлар, шулай ук җирлек Башкарма комитеты эшен оештыру буенча хокукый актлар чыгара;

21) «Россия Федерациясендә дәүләт-шәхси партнерлык, муниципаль-шәхси партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елныӊ 13 июлендәге 224-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә муниципаль-шәхси партнерлык өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга вәкаләтле җирле үзидарә органын билгели;

22) җирлек Советына үзенеӊ эшчәнлеге нәтиҗәләре турында, җирлекБашкарма комитеты һәм аныӊ карамагындагы башка җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында, шул исәптән җирлек Советы тарафыннан куелган мәсьәләләрне хәл итү турында хисаплар тәкъдим итә;

23) халыкка даими рәвештә җирлек Башкарма комитеты эшчәнлеге турында хәбәр итә, җирлек Башкарма комитеты хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарны кабул итүне оештыра, айга кимендә бер тапкыр гражданнарны шәхси кабул итә, гражданнарның тәкъдимнәрен, гаризаларын һәм шикаятьләрен карый, алар буенча карарлар кабул итә;

24) дәүләт һәм башка органнарда җирлек мәнфәгатьләрен тәэмин итү һәм яклау буенча чаралар күрә, җирлек Башкарма комитеты исеменнән судка гариза бирә, ышанычнамәләр тапшыра;

25) федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары белән җирлек башлыклары карамагына кертелгән башка вәкаләтләрне, шулай ук әлеге устав, җирлек Советы карарлары белән җирлек башлыгы компетенциясенә кертелгән башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

 

46 маддә. Җирлек Башлыгы урынбасары

 

1. Җирлек Башлыгы тәкъдиме буенча җирлек Советы тарафыннан җирлек Советы депутатлары арасыннан җирлек Башлыгы урынбасары сайлана.

2. Җирлек Башлыгы урынбасары, әгәр җирлек Советы тавыш бирүнең башка тәртибен билгеләмәсә, яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана.

3. Җирлек Советы депутаты, әгәр аны сайлау өчен җирлек Советы депутатларының билгеләнгән саныннан яртысыннан артыграгы тавыш бирсә, авыл җирлеге Башлыгы урынбасары дип сайланган була.

4. Җирлек Башлыгы урынбасары функцияләрне җирлек Советы регламентында билгеләнгәнчә, вазыйфаларны бүлү нигезендә башкара, җирлек Башлыгы йөкләмәләрен үти.

Җирлек Башлыгы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган яисә суд карары буенча аңа карата сак астына алу рәвешендәге процессуаль мәҗбүр итү чаралары кулланылган якивазыйфадан вакытлыча читләштерелгән очракта, вакытлыча булмаган (авыру яки ял белән бәйле рәвештә) яки үз вазыйфаларын башкару мөмкинлеге булмаган очракта, җирлек Башлыгы урынбасары вакытлыча аның вәкаләтләрен башкара.

5. Җирлек Башлыгы урынбасары, әлеге уставның 44 маддәсе 2 өлешендә күрсәтелгән очрактан тыш, үз вәкаләтләрен даими булмаган нигездә башкара.

6. Җирлек Башлыгы урынбасары вәкаләтләре әлеге уставның 41 маддәсендә каралган нигезләр буенча вакытыннан алда туктатыла.

7. Җирлек Башлыгы урынбасары теләсә кайсы вакытта шулай ук җирлек Башлыгы инициативасы буенча яисә җирлек Советы депутатларының билгеләнгән саныннан кимендә өчтән бер өлешен тәшкил иткән депутатлар төркеме таләбе буенча кабул ителгән җирлек Совет карары нигезендә дә вазыйфадан чакыртып алынырга мөмкин. Җирлек Башлыгы урынбасарын чакыртып алу турында карар җирлек Советы депутатларының билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.

8. Җирлек Башлыгы урынбасары 2008 елның 25 декабрендәге «Коррупциягә каршы тору турында» 273-ФЗ санлы Федераль закон,  2012 елның 3 декабрендәге «Дәүләт вазыйфаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 230-ФЗ санлы Федераль закон, 2013 елның 7 маендагы «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән тышта урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 79-ФЗ Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәргә, вазыйфаларны башкарырга тиеш.

9. Җирлек Башлыгы урынбасары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә әлеге устав белән билгеләнә.

 

47 маддә. Җирлек Башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату

 

1. Җирлек Башлыгы вәкаләтләре түбәндәге очракта вакытыннан алда туктатыла:

1) үлгәндә;

2) үз теләге белән отставкага киткәндә;

3) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елныӊ 6 октябрендәге  131-ФЗ Федераль законның 74.1 маддәсе нигезендә отставкага җибәргәндә;

4) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елныӊ 6 октябрендәге  131-ФЗ Федераль законның 74 маддәсе нигезендә вазыйфадан читләшкәндә;

5) суд тарафыннан эшкә сәләтсез һәм эшкә сәләте чикле дип танылганда;

6) суд тарафыннан хәбәрсез югалган дип танылганды яки вафат булган дип игълан ителгәндә;

7) аңа карата судның гаепләү карары закон көченә кергәндә;

8) Россия Федерациясе чикләреннән тыш даими яшәү урынына күчкәндә;

9) Россия Федерациясе гражданлыгы юкка чыкканда, чит ил гражданына җирле үзидарә органнарына сайлану мөмкинлеге биргән Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә катнашучы чит ил гражданлыгы юкка чыкканда, Россия гражданына җирле үзидарә органнарына сайланырга хокук биргән Россия Федерациясе белән халыкара килешүдә тормаган чит ил гражданлыгын яисә яшәп тору кәгазен алганда, яисә Россия гражданына җирле үзидарә органнарына сайланырга хокук биргән Россия Федерациясе белән халыкара килешүдә тормаган чит ил территориясендә даими яшәү хокукын бирүче башка документ алганда;

10) сайлаучылар тарафыннан чакыртып алынганда;

11) сәламәтлеге зәгыйфь булу сәбәпле,суд тәртибендә җирлек Башлыгы вәкаләтләрен башкарырга сәләтсез дип танылганда;

12) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 13 маддәсе 3, 3.1–1, 3.2, 3.3, 4–6.2, 7–7.2  өлеше нигезендә җирлекне үзгәртеп кору, шулай ук җирлек бетерелгән очракта;

13)шәһәр округы белән берләшүгә бәйле рәвештә, җирлек статусын югалту;

14)җирлек чикләрен үзгәртү яки җирлекнең шәһәр округы белән берләшүе нәтиҗәсендә җирлектә сайлаучылар саныныӊ 25 проценттан артып китүе;

15) гражданнарныӊ турыдан-туры ихтыяр белдерү юлы белән кабул ителгән карарын гамәлгә ашыру өчен таләп ителгән муниципаль хокукый актны чыгару срогын бозу;

16) 2008 елның 25 декабрендәге «Коррупциягә каршы тору турында» 273-ФЗ санлы Федераль закон,  2012 елның 3 декабрендәге «Дәүләт вазыйфаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 230-ФЗ санлы Федераль закон, 2013 елның 7 маендагы «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән тышта урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 79-ФЗ Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәмәү, вазыйфаларны башкармау.

2. Әлеге маддәнең 1 өлеше 1-11 пунктларында күрсәтелгән нигезләр буенча җирлек Башлыгы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган очракта, җирлекнеӊяңа Башлыгын сайлау вәкаләтләр туктатылган көннән соң алты айдан да соңга калмыйча башкарыла.

Шул ук вакытта әгәр җирлек Советы вәкаләтләре вакыты чыгарга алты айдан кимрәк вакыт калса, җирлек Башлыгын сайлау яңа сайланган җирлек Советының беренче утырышында башкарыла.

3. Аңа карата җирлек Советы тарафыннан аны отставкага җибәрү турында карар кабул ителгән җирлек Башлыгы, әлеге карарга рәсми басылып чыккан көннән соң 10 көн эчендә судка шикаять бирү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Суд гаризаны карарга һәм гариза биргән көннән соң 10 көннән дә соңга калмыйча карар кабул итәргә тиеш.

Аңа карата Татарстан Республикасы Президенты (Татарстан Республикасы Премьер-министры) тарафыннан аны вазыйфадан азат итү турында хокукый акт чыгарылган җирлек Башлыгы  әлеге хокукый актка рәсми басылып чыккан көннән соң 10 көн эчендә суд тәртибендә шикаять бирергә хокуклы. Суд шикаятьне карарга һәм аны тапшырган көннән соң 10 көннән дә соңга калмыйча карар кабул итәргә тиеш.

4. Татарстан Республикасы Президентыныӊ (Татарстан Республикасы Премьер-министрыныӊ) аны вазыйфадан азат итү турында хокукый акты яки җирлек Советыныӊ җирлек Башлыгын отставкага җибәрү турында карары нигезендә вәкаләтләре туктатылган җирлек Башлыгы әлеге хокукый акт яки карар өстеннән шикаять биргән очракта, җирлек Советы суд карары законлы көченә кергәнче, җирлек Башлыгын сайлау турында карар кабул итәргә хокуклы түгел. 

 

V бүлек. ҖИРЛЕК БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

48 маддә. Җирлек Башкарма комитеты – җирлекҗирле үзидарәсенеӊ башкарма-боеру органы

 

1. Җирлек Башкарма комитеты җирлекҗирле үзидарәсенеӊ башкарма-боеру органы булып тора.

2. Җирлек Башкарма комитетыныӊ рәсми исеме – «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мусабай-Завод авыл җирлеге Башкарма комитеты».

3. Җирлек Башкарма комитетыҗирлек Советы алдында хисап тота һәм аныӊ контролендә тора.

4. Җирлек Башкарма комитетыныӊ җирлек гербы сурәтләнгән мөһере, бланклары, шулай ук граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясе гербы сурәте төшерелгән түгәрәк мөһере бар.

5. Җирлек Башкарма комитеты эшчәнлеген тәэмин итү өчен чыгымнар җирлек бюджетында Россия Федерациясе бюджетларының чыгымнары классификациясе нигезендә аерым юл белән карала.

 

49 маддә. Җирлек Башкарма комитеты структурасы

 

1. Җирлек Башкарма комитеты структурасы җирлек Башлыгы тәкъдиме белән җирлек Советы тарафыннан раслана.

2. Җирлек Башкарма комитеты структурасына керә: Башкарма комитет җитәкчесе - җирлек Башлыгы, җирлек Башкарма комитеты урынбасары, җирлек Башкарма комитетының башка вазыйфаи затлары.

 

50 маддә. Җирлек Башкарма комитеты вәкаләтләре

 

1. Җирлек Башкарма комитеты:

1) планлаштыру, бюджет, финанслар һәм хисап өлкәсендә:

- җирлекнеӊ бюджет проектын эшли;

- җирлек бюджетының үтәлешен тәэмин итә; җирлекнең социаль-икътисадый үсеш стратегиясе үтәлешен оештыра;

- җирлек бюджеты үтәлеше турында, җирлекнең социаль-икътисадый үсеш стратегиясе үтәлеше турында хисап әзерли;

- җирлекнең икътисады һәм социаль өлкәсе торышын характерлый торган статистик күрсәткечләрне җыюны һәм әлеге мәгълүматларны Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә дәүләт хакимияте органнарына тапшыруны оештыра;

-стратегик планлаштыру өлкәсендә «Россия Федерациясендә стратегик планлаштыру турында» 2014 елның 28 июнендәге 172-ФЗ номерлы Федераль законда каралган вәкаләтләрне гамәлгә ашыра;

2)муниципаль милек белән идарә итү җирлек территориясендә предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар белән үзара мөнәсәбәтләр өлкәсендә:

- җирлекнеӊ муниципаль милегендәге мөлкәт белән идарә итә, муниципаль милек объектларын төзү, сатып алу, куллану, идарә итү һәм арендалау мәсьәләләрен хәл итә;

- җирлек Советы карары белән билгеләнгән очракларда, муниципаль милекне читләштерү, шул исәптән аны хосусыйлаштыру турында тәкъдимнәр әзерли һәм җирлек Советы раславына кертә;

- муниципаль милектә булмаган предприятиеләр, оешмалар белән җирлекнең икътисадый һәм социаль үсешендә хезмәттәшлек турында килешүләр төзи, җирлек территориясендә халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә төрле милек формасындагы предприятиеләр төзүгә булышлык итә;

- җирлек Советы билгеләгән тәртип нигезендә муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр булдыра, аларның эшчәнлек максатларын, шартларын һәм тәртибен билгели, уставларын раслый, муниципаль казна учреждениеләрен финанслауны тәэмин итә, муниципаль учреждениеләрне һәм предприятиеләрне үзгәртеп кору һәм бетерү мәсьәләләрен хәл итә, контракт нигезендә аларның җитәкчеләрен билгели һәм биләгән вазыйфаларыннан азат итә;

- муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алуны гамәлгә ашыра; бюджет һәм автоном муниципаль учреждениеләр тарафыннан муниципаль йөкләмәнең үтәлешен финанс белән тәэмин итүне гамәлгә ашыра;

- депутатларның сайлаучылар белән очрашуларын үткәрү өчен махсус урыннарны билгели, шулай ук депутатларныӊ сайлаучылар белән очрашуларын үткәрү өчен бирелә торган биналар исемлеген һәм аларны бирү тәртибен билгели;

3) төзелеш, транспорт һәм элемтә өлкәсендә:

- халыкны элемтә хезмәте белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны тәэмин итә;

-җирлекнең торак пунктлары чикләрендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеген башкара;

4) авыл хуҗалыгын һәм эшкуарлыкны үстерү өлкәсендә:

- авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын киңәйтү өчен, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен шартлар булдыра;

5) торак-коммуналь, көнкүреш, сәүдә һәм башка хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә:

- халыкны җәмәгать туклануы, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте белән тәэмин итү өчен шартлар тудыра;

- халыкның ялын оештыру һәм мәдәният оешмалары хезмәтләре белән тәэмин итү өчен шартлар булдыра;

- җирлек территориясендә физик культура, мәктәп спорты һәм массакүләм спорт үсеше өчен шартлар тудыра, җирлектә рәсми физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт чаралары үткәрүне оештыра;

- Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән вәкаләтләр кысаларында җирлек чикләрендә халыкны су белән тәэмин итүне, су бүлүне, халыкны ягулык белән тәэмин итүне оештыра;

- ритуаль хезмәтләр күрсәтүне оештыра һәм күмү урыннарын карап тотуны тәэмин итә;

- коммуналь инфраструктура системаларын комплекслы үстерү, транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программаларын, җирлекнең социаль инфраструктурасын комплекслы үстерү программаларын эшли һәм раслый;

6) төзекләндерү өлкәсендә:

- каты коммуналь калдыкларны җыю (шул исәптән аерым җыю) һәм чыгаруны оештыруда катнаша;

- җирлек территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен раслый, аларның үтәлешен контрольдә тота, күрсәтелгән кагыйдәләр нигезендә җирлек территориясен төзекләндерүне оештыра;

- әлеге74 маддәсе һәм җирлек Советының норматив-хокукый акты нигезендә җирлек территориясен төзекләндерүне тормышка ашыра;

- адресация объектларына адреслар бирә, үзгәртә, юкка чыгара, урам-юл челтәре элементларына (федераль әһәмияттәге автомобиль юлларыннан, төбәк яки муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларыннан, муниципаль районның җирле әһәмияттәге автомобиль юлларыннан тыш) исемнәр, җирлек чикләрендә планлаштыру структурасы элементларына атамалар бирә,мондый атамаларны үзгәртә, юкка чыгара, дәүләт адрес реестрында мәгълүмат урнаштыра;

-җирле халык күпләп ял итү өчен шартлар тудыра һәм, гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектларына һәм аларның яр полосаларына ирекле үтүен тәэмин итүне дә кертеп, халык күпләп ял итә торган урыннарны төзекләндерүне оештыра;

7)гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау, законлылыкны тәэмин итү, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә:

- җирлек территориясендә законнарның, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары актларының үтәлешен, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклауны тәэмин итә;

- дәүләт хакимияте органнарыныӊ һәм дәүләт вазыйфаи затларыныӊ, предприятиеләр, учреждениеләр, оешмаларныӊ җирле үзидарә хокукларын бозучы актларына билгеләнгән тәртиптә, шул исәптән судта яки арбитраж судта шикаять бирә;

- муниципаль сайлауларны, җирле референдумны, җирлек Советы депутатын чакыртып алу, җирлек чикләрен үзгәртү, җирлекне үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирүне әзерләүне һәм үткәрүне оештыру ягыннан һәм матди-техник яктан тәэмин итә;

- җыелышлар, митинглар, урам йөрешләре, демонстрацияләр һәм пикетлар үткәрү, спорт, тамаша һәм башка массакүләм иҗтимагый чаралар оештыру белән бәйле законнар белән каралган чараларны гамәлгә ашыра;

-җәмәгать тәртибен саклауда катнашучы гражданнарга һәм аларның берләшмәләренә ярдәм күрсәтә, халык дружиналары эшчәнлеге өчен шартлар тудыра;

-җирлек чикләрендә беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын үткәрүне тәэмин итә;

8) мәдәният, спорт, балалар һәм яшьләр белән эшләү өлкәсендә:

- балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча чаралар оештыра һәм гамәлгә ашыра;

-милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, җирлек территориясендә яшәүче Россия Федерациясе халыкларының телләрен һәм мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә, мигрантларның социаль һәм мәдәни адаптациясенә милләтара (этникара) конфликтларны кисәтүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыра;

9) федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирлекнеӊ җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен башкару өлкәсендә:

- федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирлекнеӊ җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен башкара;

- дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен бирелгән матди һәм финанс средстволарының исәбен алып бара һәм тиешенчә кулланылуын тәэмин итә;

- тиешле федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән тәртиптә тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында хисаплар бирә;

10) башка вәкаләтләр:

- җирлек Башлыгы эшчәнлеген оештыру, хокукый, мәгълүмати, матди-техник һәм башка яктан тәэмин итүне башкара;

- җирлекнең архив фондларын формалаштыруны тәэмин итә;

-әлеге уставның 5 маддәсе 1 өлеше 4, 9, 18 һәм 19 пунктларында каралган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү максатында, гражданнарны җирлек өчен әһәмиятле булган социаль эшләрне (шул исәптән кизү торуны) ирекле рәвештә башкарырга җәлеп итү турында карар кабул итә һәм аларны үткәрүне оештыра;

- федераль законнар нигезендә халыкара һәм тышкы икътисадый элемтәләрне гамәлгә ашыра;

- Россия Федерациясендә муниципаль-хосусый партнерлык өлкәсендә гавами партнер булып тора һәм «Россия Федерациясендә дәүләт-хосусый партнерлык, муниципаль-хосусый партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елныӊ 13 июлендәге 224-ФЗ санлы Федераль законның 18 маддәсе 2 өлешендә каралган вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга вәкаләтле орган булып тора;

- җирлекнеӊ җирле әһәмияттәге мәсьәләләре буенча башка вәкаләтләрне башкара, законнар, әлеге устав, җирлек Советы карарлары белән җирлек Советы яисә җирлекнең башка органнары компетенциясенә кертелгән вәкаләтләрдән тыш.

2. Башкарма комитет җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә кертелмәгән мәсьәләләрне хәл итү буенча түбәндәге вәкаләтләрне башкара:

- җирлек музейларын булдыра;

- җирлектә нотариус булмаган очракта, законнарда каралган нотариаль гамәлләр кыла;

- опека һәм попечительлек эшчәнлеген тормышка ашыруда катнаша;

- җирлек территориясендә җирле милли-мәдәни автономияләрнең хокукларын тормышка ашыру белән бәйле эшчәнлекне тормышка ашыру өчен шартлар тудыра;

- Россия Федерациясе халыкларының милли-мәдәни үсешенә һәм җирлек территориясендә милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә чараларны тормышка ашыруга ярдәм итә;

- җирлек территориясендә урнашкан муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләрне мобилизацион әзерләү буенча чараларны оештыруда һәм тормышка ашыруда катнаша;

- муниципаль янгын сагын булдыра;

- туризмны үстерү өчен шартлар тудыра;

- кеше хокукларын тәэмин итүгә җәмәгать контролен һәм мәҗбүри тоту урыннарында булган затларга ярдәм итүне гамәлгә ашыручы иҗтимагый күзәтчелек комиссияләренә ярдәм күрсәтә;

- «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» 1995 елныӊ 24 ноябрендәге 181-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә инвалидларның иҗтимагый берләшмәләренә, шулай ук бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый берләшмәләре оештырган оешмаларга ярдәм күрсәтә;

- торак законнары нигезендәсоциаль файдаланудагы торак фондының торак урыннарына наем шартнамәләре буенча гражданнарга муниципаль торак фондыннанторак урыннары бирүне оештыра;

- җирлек территориясендә яшәүче хуҗасыз хайваннар буенча эшчәнлек алып бара;

- «Россия Федерациясендә хокук бозуларны профилактикалау системасы нигезләре турында» 2016 елның 23 июнендәге 182-ФЗ номерлы Федераль законда каралган хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыра;

- физик культура һәминвалидлар, мөмкинлекләре чикләнгән затлар спорты, адаптив физик культура һәм адаптив спорт үсешенә ярдәм итә;

- «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елныӊ 7 февралендәге  2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законында каралган кулланучылар хокукларын яклау чараларын гамәлгә ашыра.

3. Җирлек Башкарма комитеты муниципаль контрольне тормышка ашыруга вәкаләтле орган булып тора.

Муниципаль контроль өлкәсендә җирлек Башкарма комитеты вәкаләтләренә түбәндәгеләр керә:

1) тиешле территориядә муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру. Муниципаль контроль төрләре һәм аларны гамәлгә ашыруга вәкаләтле җирле үзидарә органнары исемлеге җирлек Советы билгеләгән тәртиптә алып барыла;

2)региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру (җирле үзидарә органнарына аны гамәлгә ашыру вәкаләтләре бирелгән);

3)тиешле эшчәнлек өлкәләрендә муниципаль контрольне гамәлгә ашыруның административ регламентларын эшләү, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең вәкаләтле органнары тарафыннан раслана торган типлаштырылган административ регламентлар нигезендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыруның административ регламентларын эшләү. Күрсәтелгән административ регламентларны эшләү һәм кабул итү Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла;

4) федераль законнарда, Татарстан Республикасы законнарында һәм башка норматив хокукый актларда каралган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру.

Муниципаль контрольне турыдан-туры гамәлгә ашыру функцияләре мондый органнарның статусын билгели торган хокукый актлар нигезендә җирлек Башкарма комитеты органнарына йөкләнергә мөмкин.

Муниципаль контроль, юридик затларны, шәхси эшмәкәрләрне тикшерүне оештыру белән бәйле бәйле мөнәсәбәтләргә карата «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында»2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрекулланыла.

 

VI бүлек. ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘНЕҢ БАШКА ОРГАННАРЫ. ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ ОРГАННАРЫНЫҢ ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЕ

 

51 маддә. Җирлекнең ревизия комиссиясе

 

1. Җирлекнең ревизия комиссиясе даими эшләүче тышкы дәүләт финанс тикшерүе органы булып тора һәм җирлек Советы тарафыннан төзелә.

2. Җирлекнең ревизия комиссиясе рәистән һәм ике әгъзадан (аудитордан) тора.

Җирлекнең ревизия комиссиясен оештыру һәм эшчәнлеге тәртибе, вәкаләтләре Россия Федерациясе Бюджет кодексы, «Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнарын оештыруның һәм эшчәнлегенең гомуми принциплары турында»2011 елныӊ 7 февралендәге 6-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль законнар, башка федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары, муниципаль норматив хокукый актлар белән билгеләнә.

Федераль законнар белән билгеләнгән очракларда һәм тәртиптә җирлекнең ревизия комиссиясен оештыру һәм эшчәнлеген хокукый җайга салу шулай ук Татарстан Республикасы законнары белән гамәлгә ашырыла.

3. Җирлек Советы Тукай муниципаль районы Советы белән Тукай муниципаль районының Контроль-хисап палатасына җирлек ревизия комиссиясенең тышкы муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләрен тапшыру турында килешү төзергә хокуклы.

 

 

52 маддә. Җирлек Советы, җирлек Башлыгы, җирлек Башкарма комитеты һәм җирлекнеӊ башка җирле үзидарә органнары арасында үзара бәйләнеш нигезләре

 

1. Әлеге устав белән билгеләнгән вәкаләтләрне бүлү нигезендә җирлек Советы, җирлек Башлыгы һәм җирлек Башкарма комитеты үз вәкаләтләрен мөстәкыйль башкаралар.

2. Җирлек Советы һәм җирлек Башкарма комитеты, җирлекнең икътисадый һәм социаль үсеше белән нәтиҗәле идарә итү һәм халык мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан, законнарда, әлеге уставта билгеләнгән формаларда үзара хезмәттәшлек итәргә бурычлы.

3. Җирлек Советы һәм җирлек Башкарма комитеты кабул ителгән норматив хокукый актларны кул куйган көннән соӊ җиде көн эчендә бер-берсенә юллыйлар.

4. Җирлек Башлыгы җирлек Советы хокукый актларын кабул итү, юкка чыгару, үзгәртү турында тәкъдим белән җирлек Советына мөрәҗәгать итәргә, шулай ук аларга суд тәртибендә шикаять бирергә хокуклы.

5. Җирлекнең башка җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлек итү тәртибе җирлек Советы тарафыннан билгеләнергә мөмкин.

 

53 маддә. Җирлекнең җирле үзидарә органнары арасындагы бәхәсләрне хәл итү

 

Җирлекнең җирле үзидарә органнары арасында үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бәхәсләр килештерү процедураларын үткәрү юлы белән яисә суд тәртибендә хәл ителә.

 

VII бүлек. САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ

 

54 маддә. Җирлекнең сайлау комиссиясе

 

1. Җирлекнең сайлау комиссиясемуниципаль сайлаулар, җирле референдум, җирле үзидарә Советы депутатын, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасын, җирлек Башлыгын чакыртып алу буенча тавыш бирүне, җирлек чикләрен үзгәртү, җирлекне үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча тавыш бирүне оештыра.

2. Җирлекнең сайлау комиссиясе җирлекнеӊ җирле үзидарә органнары структурасына керми торган муниципаль орган булып тора.

3. Җирлекнең сайлау комиссиясе «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» 2002 елныӊ 12 июнендәге  67-ФЗ номерлыФедераль законда, Татарстан Республикасы Сайлау кодексында билгеләнгән тәртиптә җирлек Советы тарафыннан төзелә.

4. Җирлекнең сайлау комиссиясевәкаләтләр срогы биш ел тәшкил итә.

5. Җирлекнең сайлау комиссиясе хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән 6 кешедән төзелә.

6. Җирлек сайлау комиссиясе эшчәнлеген финанс белән тәэмин итү җирлек бюджетында Россия Федерациясе бюджетларының чыгымнары классификациясе нигезендә аерым юл белән карала.

7. Җирлек сайлау комиссиясе вәкаләтләре, аның эшчәнлеге тәртибе һәм гарантияләре федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, әлеге устав белән җайга салына. Җирлек Советы мөрәҗәгате нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карары буенча җирлек сайлау комиссиясе вәкаләтләре территориаль сайлау комиссиясенә йөкләнергә мөмкин.

 

VIII бүлек. МУНИЦИПАЛЬ ХЕЗМӘТНЕ ҮТҮ ҺӘМ МУНИЦИПАЛЬ ВАЗЫЙФАЛАРНЫ БИЛӘҮ

 

55 маддә. Гомуми нигезләмәләр

 

1. Муниципаль хезмәт – гражданнарның хезмәт килешүен (контрактын) төзү юлы белән муниципаль хезмәт урыннарында даими нигездә башкарылган һөнәри эшчәнлеге.

2. Муниципаль хезмәт вазыйфалары Татарстан Республикасы законы белән расланган Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт вазыйфалары реестры нигезендә муниципаль хокукый актлар белән билгеләнә.

3. Муниципаль хезмәтне финанслау җирлек бюджеты средстволары хисабына башкарыла.

4. Россия Федерациясе дәүләт телен белүче  гражданнар, җенесенә, расасына, милләтенә, чыгышына, мөлкәти һәм вазифаи хәленә, яшәү урынына, дингә мөнәсәбәтенә, инануларына, җәмәгать берләшмәләрендә торуына, шулай ук муниципаль хезмәткәрнең һөнәри һәм эшлекле сыйфатларына бәйле булмаган башка хәлләргә бәйсез рәвештә муниципаль хезмәткә урнашу буенча тигез хокуклы була.

Муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен кирәк булган һөнәри белем дәрәҗәсенә, муниципаль хезмәт стажына яки белгечлек, юнәлеш буенча эш стажына квалификация таләпләре муниципаль хезмәт вазыйфалары классификациясе нигезендә Татарстан Республикасы законы белән билгеләнә торган муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү өчен типлаштырылган квалификация таләпләренәтаянып, муниципаль хокукый актлар белән билгеләнә.

Вазыйфаи бурычларны үтәү өчен кирәк булган белемнәргә һәм күнекмәләргә квалификация таләпләре муниципаль хезмәткәрнең һөнәри хезмәт эшчәнлеге төренә һәм аның вазыйфаи инструкциясе белән билгеләнә. Муниципаль хезмәткәрнең вазыйфаи инструкциясе белән шулай ук белгечлеккә, әзерлек юнәлешенә квалификация таләпләре каралырга мөмкин.

 

 

56 маддә. Муниципаль хезмәт вазыйфасы

 

1. Муниципаль хезмәт вазыйфасы –әлеге устав, җирле үзидарә органы, җирлек сайлау комиссиясе яки муниципаль вазыйфаны биләүче зат вәкаләтләрен үтәүне тәэмин итү буенча билгеләнгән вазыйфалар даирәсе нигезендә барлыкка килә торган җирле үзидарә органындагы, җирлек сайлау комиссиясе аппаратындагы вазыйфа.

 

57 маддә. Муниципаль вазыйфаны биләүче зат, муниципаль хезмәткәр

 

1. Муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар булып депутат, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты, муниципаль брәмлекнеӊ даими нигездә эшләүче һәм юридик зат булып торучы сайлау комиссиясенеӊхәлиткеч тавыш хокукына ия, комиссиядә даими (штат) нигездә эшләүче әгъзасы тора.

2. Муниципаль хезмәткәр – федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә муниципаль хокукый актларда билгеләнгән тәртиптә җирлек бюджеты средсволары хисабына түләнә торган акчага муниципаль хезмәт вазыйфасы буенча бурычларны үтәүче граждан.

3. Җирле үзидарә органнары, җирлек сайлау комиссиясе эшчәнлеген техник тәэмин итү буенча вазыйфаларны башкаручы затлар муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләми һәм муниципаль хезмәткәрләр булмый.

 

58 маддә. Муниципаль хезмәткәрнең хокуклары һәм бурычлары

 

1. Муниципаль хезмәткәр түбәндәгеләргә хокуклы:

1) муниципаль хезмәт вазыйфасы буенча аның хокукларын һәм бурычларын билгели торган документлар, вазыйфаи бурычларны үтәү сыйфатын бәяләү критерийлары һәм хезмәт буенча алга таба үсү шартлары белән танышу;

2) вазыйфаи бурычларны үтәү өчен кирәкле оештыру-техник шартлар белән тәэмин итү;

3) хезмәт өчен түләү һәм хезмәт законнары, муниципаль хезмәт турында законнар һәм хезмәт килешүе (контракт) нигезендә башка түләүләр;

4) эш (хезмәт) вакытының нормаль дәвамлылыгын билгеләү, ял көннәре һәм эшләми торган бәйрәм көннәре, шулай ук ел саен түләүле ял бирү белән тәэмин ителә торган ял;

5) вазыйфаи бурычларны үтәү, шулай ук җирле үзидарә органы, җирлек сайлау комиссиясе эшчәнлеген камилләштерү турында тәкъдимнәр кертү өчен билгеләнгән тәртиптә кирәкле мәгълүмат һәм материаллар алу;

6) үз инициативасы буенча муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурста катнашу;

7) муниципаль хокукый акт нигезендә җирлек бюджеты акчалары хисабына өстәмә һөнәри белем алу;

8) шәхси мәгълүматларын яклау;

9) шәхси эшенең барлык материаллары, һөнәри эшчәнлек турында бәяләмәләр һәм башка документлар белән аларны шәхси эшкә керткәнче, шулай ук язма аңлатмаларны шәхси эшкә теркәгәнче танышу;

10) үз хокукларын, социаль-икътисадый һәм һөнәри мәнфәгатьләрен яклау өчен һөнәри берлекләр булдыру хокукын да кертеп, берләшмә;

11) хезмәт законнары нигезендә шәхси хезмәт бәхәсләрен карау, муниципаль хезмәттә үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, шул исәптән судка аларның бозуга шикаять бирүне дә кертеп;

12) Россия Федерациясе законнары нигезендә пенсия белән тәэмин итү.

2.Муниципаль хезмәткәр, контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче муниципаль хезмәткәрдән тыш, эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленә алдан язмача хәбәр итеп, башка түләүле эш башкарырга хокуклы, әгәр бу мәнфәгатьләр каршылыгына китермәсә һәм «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында»2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законда башкасы каралмаган булса.

3. Муниципаль хезмәткәр бурычлы:

1) Россия Федерациясе Конституциясен, федераль конституцион законнарны, федераль законнарны, Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларын, Татарстан Республикасы Конституциясен, Татарстан Республикасы законнарын һәм башка норматив хокукый актларын, әлеге уставны һәм башка муниципаль хокукый актларны үтәргә һәм аларның үтәлешен тәэмин итәргә;

2) вазыйфаи инструкция нигезендә вазыйфаи бурычларны үтәргә;

3) вазыйфаи бурычларны үтәгәндә, расасына, милләтенә, теленә, дингә мөнәсәбәтенә һәм башка шартларга бәйсез рәвештә, кеше һәм граждан хокукларының, ирекләренең һәм законлы мәнфәгатьләрен, шулай ук оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәргә;

4) җирле үзидарә органында, җирлек сайлау комиссиясе аппаратында билгеләнгән эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләрен, вазыйфаи инструкцияне, хезмәт мәгълүматы белән эшләү тәртибен сакларга;

5) вазыйфаи бурычларны тиешенчә башкару өчен кирәкле квалификация дәрәҗәсен тотарга;

6) дәүләт серен һәм федераль законнар белән саклана торган башка серне тәшкил итүче белешмәләрне, шулай ук вазыйфа йөкләмәләрен үтәүгә бәйле рәвештә аңа билгеле булган мәгълүматларны, шул исәптән гражданнарның шәхси тормышына һәм сәламәтлегенә кагылышлы яисә аларның намусына һәм абруена кагылучы белешмәләрне игълан итмәскә;

7) дәүләт һәм муниципаль милекне, шул исәптән аңа вазыйфаи бурычларны үтәү өчен бирелгән мөлкәтне сакларга;

8) Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә үзе һәм гаилә әгъзалары турында белешмәләр тапшырырга;

9) яллаучы (эш бирүче) вәкиленә Россия Федерациясе гражданлыгыннан чыккан көнне Россия Федерациясе гражданлыгыннан чыгу яки чит ил дәүләт гражданлыгы алган көнне чит ил гражданлыгы алу турында хәбәр итәргә;

10) федераль законнар белән билгеләнгән чикләүләрне, йөкләмәләрне үтәргә, тыюларны бозмаска;

11) вазыйфаи бурычларны үтәгәндә, эшкә алучы (эш бирүче) вәкиленә мәнфәгатьләр каршылыгына китерергә мөмкин булган шәхси кызыксыну турында язмача хәбәр итәргә һәм мондый каршылыкны булдырмау буенча чаралар күрергә.

4. Муниципаль хезмәткәр аӊа тапшырылган законсыз йөкләмәне үтәргә хокуклы түгел. Тиешле җитәкчедән, муниципаль хезмәткәр фикеренчә, хокуксыз йөкләмә алганда, муниципаль хезмәткәр йөкләмә биргән җитәкчегә, әлеге йөкләмәне үтәгәндә бозылырга мөмкин булган федераль законнар нигезләмәләрен, Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларын, Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актларын, муниципаль хокукый актларны күрсәтеп, әлеге йөкләмәнең законсызлыгын язма рәвештә нигезләүне тапшырырга тиеш. Әлеге йөкләмә җитәкче тарафыннан язмача расланган очракта, муниципаль хезмәткәр аны үтәүдән баш тартырга тиеш. Хокуксыз йөкләмәне үтәгән очракта, муниципаль хезмәткәр һәм бу йөкләмәне биргән җитәкче Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка ия.

 

59 маддә.Муниципаль хезмәткәргә бирелә торган гарантияләр

 

1. Муниципаль хезмәткәргә түбәндәгеләр гарантияләнә:

1) вазыйфаи инструкция нигезендә вазыйфаи бурычларны үтәүне тәэмин итә торган эш шартлары;

2) акчаны үз вакытында һәм тулы күләмдә алу хокукы;

3) эш (хезмәт) вакытының нормаль дәвамлылыгын билгеләү, ял көннәре һәм эшләми торган бәйрәм көннәре, шулай ук ел саен түләүле ял бирү белән тәэмин ителә торган ял;

4) муниципаль хезмәткәр һәм аның гаилә әгъзаларына, шул исәптән муниципаль хезмәткәр пенсиягә чыккач та, медицина хезмәте күрсәтү;

5) тиешле еллар эшләгән өчен һәм инвалидлыкка бәйле рәвештә пенсия белән тәэмин итү, шулай ук ул вазыйфаи бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә вафат булган очракта, муниципаль хезмәткәрнең гаилә әгъзаларын пенсия белән тәэмин итү;

6) вазыйфаи бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә муниципаль хезмәткәрнең сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә зыян килгән очракта, мәҗбүри дәүләт иминиятләштерүе;

7) муниципаль хезмәткәртарафыннан муниципаль хезмәтне узу чорында яки ул туктатылганнан соң, вазыйфаи бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә авырган яисә эшкә сәләтлелекне югалткан очракта,мәҗбүри дәүләт социаль иминиятләштерүе;

8) федераль законнарда билгеләнгән очракларда, тәртиптә һәм шартларда муниципаль хезмәткәрне һәм аның гаилә әгъзаларын вазыйфаи бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә көч кулланудан, янаулардан һәм башка хокуксыз гамәлләрдән яклау.

2. Җирле үзидарә органы, җирлек сайлау комиссиясе юкка чыгарылу яки җирле үзидарә органы, җирлек сайлау комиссиясе аппараты хезмәткәрләре штаты кыскару сәбәпле, муниципаль хезмәткәрләр белән хезмәт килешүе өзелгәндә, муниципаль хезмәткәргә оешма бетерелүгә яисә оешма хезмәткәрләре штаты кыскартылуга бәйле рәвештә эштән азат ителгән очракта, хезмәт законнары белән билгеләнгән гарантияләр бирелә.

3. Татарстан Республикасы законнары белән муниципаль хезмәткәрләргә өстәмә гарантияләр бирелергә мөмкин.

 

60 маддә. Муниципаль хезмәткәрнең дисциплинар җаваплылыгы

1. Дисциплинар җинаять кылган өчен (муниципаль хезмәткәрнең үз гаебе белән үзенә йөкләнгән хезмәт вазыйфаларын үтәмәве яки тиешенчә үтәмәве) яллаучы (эш бирүче) вәкиле түбәндәге дисциплинар җәза кулланырга хокуклы:

1) кисәтү;

2) шелтә;

3) тиешле нигезләр буенча муниципаль хезмәттән азат итү.

2. Дисциплинар җинаятькә юл куйган муниципаль хезмәткәр вакытлыча (әмма бер айдан да артык түгел), аның дисциплинар җаваплылыгы турында мәсьәләне хәл иткәнче, акчалата түләүләрне саклап калып, вазыйфаи бурычларын үтәүдән читләштерелергә мөмкин.Бу очракта муниципаль хезмәткәрне вазыйфаи бурычларны үтәүдән читләштерү муниципаль хокукый акт белән башкарыла.

3. Дисциплинар җәзаларны куллану һәм исәптән төшерү тәртибе хезмәт законнары белән билгеләнә.

 

IХ бүлек. ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ ОРГАННАРЫ ЭШЧӘНЛЕГЕНЕҢ ГРАЖДАНЛЫК-ХОКУКЫЙ ҺӘМ ФИНАНС НИГЕЗЕ

 

61 маддә. Җирлекнеӊ юридик зат хокукына ия булган җирле үзидарә органнары

 

1. Федераль закон һәм әлеге устав нигезендә юридик зат хокуклары җирлек Советы һәм җирлек Башкарма комитетына бирелә.

2. Җирлек Башкарма комитеты структурасы нигезендә җирлек Советы карары буенча юридик зат хокуклары җирлек Башкарма комитетының аерым органнарына бирелергә мөмкин.

 

62 маддә.Юридик зат буларак җирлекнеӊ җирле үзидарә органнары

 

1. Җирлек Башлыгы җирлек исеменнән милек һәм башка хокукларны һәм бурычларны алырга һәм тормышка ашырырга, судта ышанычнамәдән башка гына катнашырга мөмкин.

2. Җирлекнеӊ юридик зат хокукына ия җирле үзидарә органнары идарә итү функцияләрен гамәлгә ашыру өчен барлыкка килә торган муниципаль казна учреждениеләре булып тора һәм алар федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә юридик зат буларак дәүләт теркәвенә алынырга тиеш.

 

63 маддә. Җирлекнеӊ җирле үзидарә органнарын финанслау

 

Җирлекнеӊ җирле үзидарә органнары эшчәнлеген финанс белән тәэмин итү бары тик җирлек бюджетының үз керемнәре хисабына башкарыла.

 

X бүлек. ҖИРЛЕК БАШЛЫГЫНА ҺӘМ ҖИРЛЕКНЕҢ  БАШКА ВАЗЫЙФАИ ЗАТЛАРЫНА БИРЕЛӘ ТОРГАН СОЦИАЛЬ ҺӘМ БАШКА ГАРАНТИЯЛӘР

 

64 маддә. Җирлек Башлыгына һәм җирлекнеӊ башка вазыйфаи затларына бирелә торган социаль һәм башка гарантияләр

 

Җирлек Башлыгы һәм җирлекнеӊ башка вазыйфаи затларыныӊ социаль һәм башка гарантияләре «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында» 2009 елныӊ 12 февралендәге  15-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы һәм җирлек Советы карарлары нигезендә билгеләнә.

 

65 маддә. Җирлек Советы депутаты, башка вазыйфаи затлар эшчәнлегенең социаль һәм башка гарантияләре

 

1. Даими булмаган нигездә эшләүче җирлек Советы депутатына җирлек Советы һәм аның органнары утырышларында катнашу, җирлек Советы йөкләмәләрен үтәү вакытына гамәлдәге законнарда каралган акчалата компенсация һәм башка түләүләр түләнә.

2.Даими булмаган нигездә үз вәкаләтләрен башкаручы җирлек Башлыгы урынбасарына, әлеге уставта каралган очракларда җирлек Башлыгы вазыйфаларын башкарганда,  җирлек Башлыгына түләнелүче айлык акчаныӊ 90% ы күләмендәге акча бирелә.

3. Җирлек сайлау комиссиясе әгъзаларына әлеге органнар эшендә катнашкан вакытка законнар, җирлек Советы карарлары нигезендә акчалата компенсация түләнә.

 

66 маддә. Җирлек Башлыгы, җирлек Советы депутатларының кагылгысызлыгы гарантияләре

 

1. Җинаять яки административ җаваплылыкка тартканда, тоткарланганда, кулга алынганда, тентүдә, сорау алганда, аларга карата башка җинаять-процессуаль һәм административ-процессуаль гамәлләр кылганда,шулай ук җирлек Советы депутатларына, алар биләгән торак һәм (яки) хезмәт урынына, багажларына, шәхси һәм хезмәт транспорт чараларына, узара язышкан хатларына, алар куллана торган элемтә чараларына, документларына карата оператив-эзләү чаралары үткәрелгәндә,җирлек Советы депутатлары, шул исәптән җирлек Башлыгы хокуклары гарантияләрефедераль законнар белән билгеләнә.

2. Федераль закон нигезендә җирлек Советы депутаты әйтелгән фикер, тавыш биргәндә чагылдырылган позициясе һәм статусына туры килүче башка гамәлләр өчен җинаять яисә административ җаваплылыкка тартыла алмый, шул исәптән аның вәкаләтләре вакыты чыкканнан соң да. Әлеге нигезләмә җирлек Советы депутаты тарафыннан халык алдында мыскыллау, яла ягу яисә башка хокук бозуларга юл куелган очракларга кагылмый, алар өчен җаваплылыкфедераль закон белән каралган.

 

XI бүлек. ҖИРЛЕКНЕҢ ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ ОРГАННАРЫНЫҢ ҺӘМ ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ ОРГАННАРЫ ВАЗЫЙФАИ ЗАТЛАРЫНЫҢ ҖАВАПЛЫЛЫГЫ

 

67 маддә. Җирлекнеӊ җирле үзидарә органнары һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларыныӊ җаваплылыгы

 

Җирлекнеӊ җирле үзидарә органнары һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары федераль законнар нигезендә җирлек халкы, дәүләт, физик һәм юридик затлар алдында җаваплылыкка ия.

 

68 маддә. Җирле үзидарә органнарының, җирлек Советы депутатларының җирлек халкы алдында җаваплылыгы

1. Җирле үзидарә органнарының җирлек халкы алдында җаваплылыгы федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә барлыкка килә.

2. Җирлек халкы алдында җирлек Советы депутатларының, шул исәптән җирлек Башлыгыныӊ җаваплылыгы тиешле депутатныӊ аны сайлаган җирлек халкының ышанычын югалту нәтиҗәсендә барлыкка килә.

3. Җирлек халкы ышанычын югалткан җирлек Советы депутаты, шул исәптән җирлек Башлыгы әлеге уставның 13 маддәсендә каралган очракларда һәм тәртиптә чакыртып алынырга мөмкин.

 

69 маддә. Җирлек җирле үзидарә органнарының һәм җирле үзидарә вазыйфаи затларының дәүләт алдында җаваплылыгы

 

1. Федераль законнар нигезендә җирлек Советының, җирлек Башлыгының дәүләт алдында җаваплылыгы алар тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясен, федераль конституцион законнарны, федераль законнарны, Татарстан Республикасы Конституциясен, Татарстан Республикасы законнарын һәм әлеге уставны бозган очракта, тиешле суд карары нигезендә, шулай ук җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен тиешенчә башкармаган очракта барлыкка килә.

2. Җирлек Советын таркату нигезләре һәм тәртибе, җирлек Башлыгын отставкага җибәрү һәм вазыйфасыннан читләштерү 2003 елныӊ 6 октябрендәге «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ санлы Федераль закон белән билгеләнә.

 

70 маддә. Җирлек җирле үзидарә органнарының һәм җирле үзидарә вазыйфаи затларының физик һәм юридик затлар алдында җаваплылыгы

 

Җирле үзидарә органнарының һәм җирле үзидарә вазыйфаи затларының физик һәм юридик затлар алдында җаваплылыгы федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә барлыкка килә.

 

71 маддә. Гражданнарның турыдан-туры ихтыяр белдерү юлы белән кабул ителгән карарларга, җирле үзидарә органнары һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына)  судка шикаять бирү

 

Гражданнарның турыдан-туры ихтыяр белдерү юлы белән кабул ителгән карарларга, җирле үзидарә органнары һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка яисә арбитраж судка закон белән билгеләнгән тәртиптә шикаять бирелергә мөмкин.

 

72 маддә. Ышаныч югалуга бәйле рәвештә, муниципаль вазыйфаларны биләүче затларны эштән азат итү (вазыйфадан азат итү)

 

1. Муниципаль вазыйфаны биләүче зат федераль законнарда, Татарстан Республикасы законнарында, муниципаль норматив хокукый актларда билгеләнгән тәртиптә ышаныч югалуга бәйле рәвештә, түбәндәге очракларда эштән азат ителергә (вазыйфадан азат ителергә) тиеш:

1) затныӊ мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм (яки) җайга салу буенча чаралар күрмәве;

2) затныӊ үз керемнәре, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирмәве яки белә торып дөрес булмаган яисә тулы булмаган мәгълүмат бирүе;

3) федераль законда билгеләнгән очраклардан тыш, затның коммерция оешмасы белән идарә итү органы эшчәнлегендә түләүле нигездә катнашуы;

4) затныӊ эшкуарлык эшчәнлеген алып баруы;

5) әгәр Россия Федерациясенең халыкара килешүендә яки Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса, затныӊ идарә органнары, попечительләр яки күзәтчелек советлары, Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган чит ил коммерциясез хөкүмәтнеке булмаган оешмаларның һәм аларның структур бүлекчәләренең башка органнары составына керүе.

2. Муниципаль вазыйфаны биләүче заткааның кул астындагы затның мәнфәгатьләр каршылыгына китерә яки китерә ала торган шәхси кызыксынуы барлыкка килүе турында билгеле булганда, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм (яки) җайга салу буенча чаралар күрмәгән очракта, шулай ук ышаныч югалту сәбәпле, ул эштән (вазыйфадан) азат ителергә тиеш.

3. Муниципаль вазыйфа биләүче затка карата коррупциячел хокук бозу кылган өчен ышаныч югалтуга бәйле рәвештә эштән азат итү (вазыйфадан азат итү) рәвешендә җәза куллану турында белешмәләрәлеге зат тиешле вазыйфаны биләгән җирле үзидарә органы тарафыннан «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 15 маддәсендә каралган ышанычны югалтуга бәйле рәвештә эштән азат ителгән затлар реестрына кертелә.

 

XII бүлек. ҖИРЛЕКНЕҢ МУНИЦИПАЛЬ ХОКУКЫЙ АКТЛАРЫ

 

73 маддә. Җирлекнеӊ муниципаль хокукый актлары системасы

 

1. Җирлекнеӊ муниципаль хокукый актлары системасына керә:

1) устав, җирле референдумда (гражданнар җыенында) кабул ителгән хокукый актлар;

2) җирлекСоветыныӊ норматив һәм башка хокукый актлары;

3) җирлек Башлыгыныӊ, Башкарма комитетныӊ, җирле үзидарә органыныӊ башка органнары һәм вазыйфаи затларыныӊ әлеге устав белән каралган хокукый актлары.

2. Устав һәм җирле референдумда кабул ителгән хокукый актлар рәвешендә рәсмиләштерелгән карарлар муниципаль норматив хокукый актлар системасында иң югары юридик көчкә ия актлар булып тора, турыдан-туры көчкә ия һәм җирлекнең бөтен территориясендә кулланыла.

Башка муниципаль норматив хокукый актлар әлеге уставка һәм җирле референдумда кабул ителгән хокукый актларга каршы килмәскә тиеш.

3. Җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары тарафыннан кабул ителгән муниципаль хокукый актлар җирлекнең барлык территориясендә мәҗбүри үтәлергә тиеш.

Муниципаль хокукый актларны үтәмәгән өчен гражданнар, оешма җитәкчеләре, дәүләт хакимияте органнарының вазыйфаи затлары һәм җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә җаваплылыкка ия. 

4. Муниципаль хокукый актлар тиешле муниципаль хокукый актны кабул иткән (чыгарган) җирле үзидарә органнары яисә җирле үзидарәнең вазыйфаи затлары тарафыннан юкка чыгарылырга яисә аларның гамәлләре туктатылырга мөмкин, мондый органнар яисә тиешле вазыйфалар бетерелгән яки күрсәтелгән органнарның яисә вазыйфаи затларның вәкаләтләр исемлеге үзгәргән очракта – вәкаләтләренә муниципаль хокукый акт гамәлен юкка чыгару яисә туктатып тору мизгеленә тиешле муниципаль хокукый актны кабул итү (бастырып чыгару) кертелгән җирле үзидарә органнары яисә җирле үзидарәнең вазыйфаи затлары, шулай ук суд тарафыннан, федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыруны җайга салучы өлешендә –  Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органы (Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органы) тарафыннан.

5. Норматив характерда булмаган муниципаль хокукый актның гамәлдә булуы эшкуарлар хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилнеӊ эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле затлар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә тиешле күрсәтмәсен алган очракта, аны кабул иткән (чыгарган) җирле үзидарә органы яисә җирле үзидарәнең вазыйфаи заты тарафыннан кичекмәстән туктатыла. Алынган күрсәтмәнең үтәлеше турында җирле үзидарәнең башкарма-боеру органнары яисә җирле үзидарәнең вазыйфаи затлары Россия Федерациясе Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә – өч көн эчендә, ә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына алар карар кабул иткән көннәнсоӊ өч көннән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш.

 

74 маддә. Гражданнарның турыдан-туры ихтыяр белдерү юлы белән кабул ителгән карарлар

 

1. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне җирлек халкы тарфыннан турыдан-туры хәл итү гражданнарныӊ җирле референдумда турыдан-туры ихтыяр белдерү юлы белән гамәлгә ашырыла.

2. Әгәр гражданнарның турыдан-туры ихтыяр белдерү юлы белән кабул ителгән карарны гамәлгә ашыру өчен, өстәмә рәвештә муниципаль норматив хокукый акт кабул итү (басма) таләп ителсә, компетенциясенә күрсәтелгән актны кабул итү (чыгару) кергән җирлекнеӊ җирле үзидарә органыяисә җирле үзидарә органы вазыйфаи заты референдумда кабул ителгән карар үз көченә кергән көннән соң 15 көн эчендә тиешле муниципаль норматив хокукый актны әзерләү һәм (яисә) кабул итү вакытын билгеләргә тиеш. Күрсәтелгән срок өч айдан да артмаска тиеш.

3. Гражданнарның турыдан-туры ихтыяр белдерү юлы белән кабул ителгән карарны гамәлгә ашыру өчен кирәкле муниципаль норматив хокукый актны чыгару срогын бозу җирлек Башлыгын чакыртып алу яки җирлек Советы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен нигез булып тора.

 

 

 

 

 

75 маддә.Җирлек территориясен төзекләндерү кагыйдәләре эчтәлеге

 

1. Җирлек территориясен төзекләндерү кагыйдәләреТукай муниципаль районы «Мусабай-Завод авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Советы тарафыннан раслана.

2. Авыл җирлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре түбәндәге мәсьәләләрне җайга салырга мөмкин:

1) гомуми файдаланудагы территорияләрне карап тоту һәм мондый территорияләрдән файдалану тәртибе;

2) биналарның, корылмаларның һәм койма конструкцияләренеӊ тышкы фасад күренеше;

3) төзекләндерү элементларын проектлау, урнаштыру, карап тоту һәм торгызу, шул исәптән җир эшләрен үткәргәннән соң;

4) авыл җирлеге территориясен, биналарның, корылмаларның архитектур яктыртылышын да кертеп, яктыртуны оештыру;

5) авыл җирлеге территориясен яшелләндерүне оештыру, шул исәптән торак пункт чикләрендә урнашкан газоннар, чәчәк түтәлләре һәм үлән үсемлекләре белән капланган башка территорияләрне булдыру, карап тоту, торгызу һәм саклау тәртибен дә кертеп;

6) авыл җирлеге территориясендә мәгълүмат урнаштыру, шул исәптән урам исемнәре һәм йорт номерлары белән күрсәткечләр, элмә такталар кую;

7) балалар һәм спорт мәйданчыкларын, хайваннарны йөртү мәйданчыкларын, парковкаларны (парковка урыннарын), кече архитектура формаларын урнаштыру һәм карап тоту;

8) җәяүлеләр коммуникацияләрен, шул исәптән тротуарларны, аллеяларны, юлларны, сукмакларны оештыру;

9) инвалидларның һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәренең күрсәтелгән территория буенча тоткарлыксыз хәрәкәт итүен тәэмин итү максатында авыл җирлеге территориясен төзекләндерү;

10) авыл җирлеге территориясен җыештыру, шул исәптән кышкы чорда;

11) яңгыр суы агынтыларын оештыру;

12) җир эшләрен үткәрү тәртибе;

13) биналар, төзелмәләр, корылмалар, җир кишәрлекләре милекчеләренең һәм (яисә) башка законлы хуҗаларының (җир кишәрлекләре булмаган яки мондый йортларныӊ чикләре буенча булган күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләреннән һәм (яки) башка законлы хуҗаларыннан тыш) чиктәш территорияләрне карап тотуда катнашулары, шул исәптән финанс ягыннан.

14) Татарстан Республикасы законында билгеләнгән тәртип нигезендә чиктәш территорияләрнеӊ чикләрен билгеләү;

15) авыл җирлеге территориясенеӊ бәйрәмчә бизәлеше;

16) авыл җирлеге территориясен төзекләндерү буенча чараларны тормышка ашыруда гражданнар һәм оешмаларның катнашу тәртибе;

17) авыл җирлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту.

76 маддә. Җирлек җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары тарафыннан кабул ителә торган муниципаль хокукый актларның төрләре

 

1. Җирлекҗирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлар үзләренә йөкләнгән вәкаләтләрне үтәү йөзеннән түбәндәге муниципаль хокукый актлар чыгара:

1) Җирлек Советы– җирлек Советы карарлары;

2) Җирлек Башлыгы – җирлек Башлыгы карарлары, җирлек Башкарма комитеты карарлары.

2. Җирлекнең башка вазыйфаи затлары әлеге уставта, аларның статусын билгели торган башка муниципаль норматив хокукый актларда билгеләнгән вәкаләтләре чикләрендә карарлар һәм боерыклар чыгара.

 

77 маддә. Муниципаль хокукый актларны әзерләү

 

1. Муниципаль хокукый акт проектлары җирлекБашлыгы, җирлек Советы депутатлары, җирлекнең башка сайланулы җирле үзидарә органнары, территориаль иҗтимагый үзидарә органнары, гражданнарның инициатив төркемнәре, Тукай муниципаль районы прокуроры тарафыннан алар карамагындагы мәсьәләләр буенча кертелә ала.

2. Тукай муниципаль районы прокуроры үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру барышында гамәлдәге муниципаль норматив хокукый актларны камилләштерү кирәклеген билгеләгәндә, муниципаль норматив хокукый актларны үзгәртү, юкка чыгару яисә кабул итү турында тәкъдимнәр кертергә хокуклы.

3. Муниципаль хокукый акт проектларын кертү тәртибе, аларга теркәп бирелә торган документларның исемлеге һәм формасы җирлек Советы регламенты нигезендә җирлек Башлыгы белән билгеләнә.

 

78 маддә. Җирлек Советының хокукый актлары

 

1. Федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, әлеге устав белән аның компетенциясенә кертелгән мәсьәләләр буенча җирлек Советы җирлек территориясендә мәҗбүри үтәлергә тиешле кагыйдәләрне билгеләүче карарлар, җирлек Башлыгын отставкага җибәрү турында карар, шулай ук җирлек Советы эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча һәм федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, әлеге устав белән аның компетенциясенә кертелгән башка мәсьәләләр буенча карарлар кабул итә.

2. Җирлек территориясендә мәҗбүри үтәлергә тиешле кагыйдәләрне билгели торган җирлек Советы карарлары җирлек Советы депутатларының билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә, әгәр федераль законнарда башкача билгеләнмәгән булса.

3. Җирлек Советының җирле салымнар һәм җыемнарны билгеләү, үзгәртү һәм гамәлдән чыгаруны, җирлек бюджеты акчаларыннан чыгымнарны гамәлгә ашыруны күздә тоткан карарлары җирлек Советы каравына бары тик җирлек Башкарма комитеты Җитәкчесе булган җирлек Башлыгы инициативасы белән яки аның бәяләмәсе булган очракта гына кертелергә мөмкин. Күрсәтелгән бәяләмә җирлек Советына карар проектын җирлек Башкарма комитетына тапшырганнан соң 30 көн эчендә тапшырыла.

4. Җирлек Советы карарларына кабул ителгән көннән соӊ өч көн эчендә җирлек Башлыгы тарафыннан кул куела һәм алар әлеге уставта билгеләнгән тәртиптә халыкка җиткерелә.

 

79 маддә. Җирлек Башлыгының хокукый актлары

 

Җирлек Башлыгы әлеге устав, җирлек Советы карарлары белән билгеләнгән вәкаләтләре чикләрендә җирлек Советы эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча, шулай ук «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон һәм башка федераль законнар нигезендә аның вәкаләтләренә кертелгән башка мәсьәләләр буенча карарлар чыгара.

Җирлек Башлыгы федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, әлеге устав, җирлек Советы норматив хокукый актлары белән билгеләнгән вәкаләтләр кысаларында җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча һәм федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен тормышка ашыруга бәйле сораулар, шулай ук җирлек Башкарма комитеты эшен оештыру мәсьәләләре буенча җирлек Башкарма комитеты карарлары чыгара.

 

80 маддә. Муниципаль норматив хокукый актларны бастырып чыгару (халыкка җиткерү) һәм үз көченә керү тәртибе

 

1. Җирлек Советы карарлары җирлек Башлыгы кул куйган көннән соң 10 көн узгач үз көченә керә, әгәр дә карарныӊ үзендә башкасы билгеләнмәгән булса.

Салымнар һәм җыемнар турында җирлек Советының норматив хокукый актлары Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә үз көченә керә.

Җирлек Советының устав кабул итү яки әлеге уставка үзгәрешләр кертү турында карарлары федераль законда, әлеге уставта билгеләнгән тәртиптә үз көченә керә.

2. Җирлек Башлыгының, җирле үзидарәнең башка вазыйфаи затларының хокукый актлары аларга кул куелган көннән үз көченә керә, әгәр бу актларда башкасы билгеләнмәгән булса.

3.Кеше һәм граждан хокукларына, ирекләренә һәм бурычларына кагылышлы,гамәлгә куючысы муниципаль берәмлек булган оешмаларның хокукый статусын билгеләүче муниципаль норматив хокукый актлар, шулай ук җирле үзидарә органнары арасында төзелә торган килешүләртүбәндәге адрес буенча махсус мәгълүмати стендларда рәсми рәвештә урнаштырылгач(халыкка җиткерелгәч): Мусабай-Завод авылы (административ бина); Мусабай-Завод авылы  (авыл клубы бинасы); Мусабай-Завод (авыл китапханәсе); Таш-Кичу авылы (ФАП), Кзыл-Байрак авылы (ФАП) яки интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) урнаштырылгачүз көченә керә.

4. Һәр муниципаль хокукый актта аның реквизитлары булырга тиеш: аның исеме, кул кую  датасы (җирлек Советы тарафыннан кабул ителгән хокукый актлар өчен – шулай ук аны җирлек Советы кабул иткән дата), теркәү номеры, хокукый актка имза салган вазыйфаи затның исеме, мөһер.

5. Җирлек Советының җирлек бюджеты, аның үтәлеше, җирле салымнар һәм җыемнар билгеләү турында карарлары,җирлек Советы регламенты, җирлек Советы тарафыннан кабул ителгән башка норматив-хокукый актлар, җирле үзидарә органнары арасында төзелгән килешүләркул куелганнан соң җиде көн эчендә рәсми рәвештә бастырып чыгарылырга (халыкка игълан ителергә) тиеш, федераль закон белән таралуы чикләнгән белешмәләр булган муниципаль норматив хокукый актлардан яисә аларның аерым нигезләмәләреннән тыш.

6. Муниципаль сайлауларны, җирле референдумны билгеләү турында, җирлек Советы депутатын чакыртып алу буенча тавыш бирү турында, җирлекнең чикләрен үзгәртү, җирлекне үзгәртеп кору, җирлек Башлыгын һәм аның урынбасарын сайлау мәсьәләсе буенча норматив булмаган хокукый актлар һәм законнар нигезендә башка актлар мәҗбүри рәвештә бастырып чыгарылырга (халыкка җиткерелергә) тиеш.

7. Законнар яки әлеге устав нигезендә бастырып чыгару (халыкка җиткерү) мәҗбүри булмаган норматив булмаган муниципаль хокукый актлар аларны чыгарган җирлек үзидарә органнары яки вазыйфаи затлары карары буенча бастырып чыгарылырга (халыкка җиткерелергә) тиеш.

8. Бастырып чыгарганда (халыкка җиткергәндә) муниципаль хокукый актның реквизитлары күрсәтелә.

9. Муниципаль хокукый актларны рәсми бастырып чыгару (халыкка җиткерү) түбәндәгечә гамәлгә ашырыла:

- хокукый акт текстын яки хокукый акт проектын интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә түбәндәге веб-адрес буенча Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру: http://tukay.tatarstan.ru;

- хокукый акт текстын махсус мәгълүмат стендларында урнаштыру:

Мусабай-Завод авылы (административ бина); Мусабай-Завод авылы  (авыл клубы бинасы); Мусабай-Завод (авыл китапханәсе); Таш-Кичу авылы (ФАП), Кзыл-Байрак авылы (ФАП). Күрсәтелгән стендларның саны һәм аларның урнашу урыннары җирлек Советы тарафыннан раслана һәм җирлек халкының муниципаль хокукый акт тексты белән тоткарлыксыз танышу мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш.

- хокукый акт текстын Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштыру (pravo.tatarstan.ru).

10. Муниципаль хокукый актны бастырып чыгарганда (халыкка җиткергәндә) массакүләм мәгълүмат чарасының чыгу датасы яисә тиешле актны халыкка җиткерү датасы турында белешмәләр күрсәтелергә тиеш, алар актны юнәлтү (тарату) яисә аны мәгълүмат стендында урнаштыру датасына туры килергә тиеш.

11.Муниципаль норматив хокукый актлар, шул исәптән җирле референдумда (гражданнар җыенында) кабул ителгән хокукый актлар рәвешендә рәсмиләштерелгән карарларТатарстан Республикасы законында билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырылган һәм алып барылган Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрына кертелергә тиеш.

 

XIII бүлек. ҖИРЛЕКНЕҢ ИКЪТИСАДЫЙ НИГЕЗЕ

 

81 маддә. Җирлекнеӊ икътисадый нигезе

 

Җирлекнеӊ икътисадый нигезен җирлекнең муниципаль милкендәге мөлкәт, җирлекнең бюджет средстволары, шулай ук җирлекнең милек хокуклары тәшкил итә.

 

82 маддә. Җирлекнеӊ муниципаль милеге

 

1. Җирлекнеӊ муниципаль милегендә торырга мөмкин:

1) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен билгеләнгән мөлкәт;

2) федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән билгеләнгән очракларда җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән мөлкәт, шулай ук «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 маддәсе 4 өлешендә каралган тәртиптә җирле үзидарә органнарына аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән мөлкәт;

3) җирлек Советының норматив хокукый актлары нигезендә җирлекнеӊ җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары, муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр хезмәткәрләре эшчәнлеген тәэмин итү өчен билгеләнгән мөлкәт;

4) хәл итү хокукы федераль законнар белән җирле үзидарә органнарына бирелгән һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә кертелмәгән мәсьәләләрне хәл итү өчен билгеләнгән мөлкәт;

5) «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 маддәсе 3 һәм 4 өлешләре нигезендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен билгеләнгән мөлкәт, шулай ук «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 17 маддәсе 1, 1.1 өлешләре нигезендә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән мөлкәт.

2. Җирлекнең әлеге маддәнеӊ 1 өлеше таләпләренә туры килми торган мөлкәткә милек хокукы барлыкка килгән очракта, күрсәтелгән мөлкәт яңадан профильләштерелергә (мөлкәтнең максатчан билгеләнешен үзгәртергә) яки читләштерелергә тиеш. Мондый мөлкәтне читләштерү тәртибе һәм сроклары федераль закон белән билгеләнә.

 

83 маддә. Җирлекнең муниципаль мөлкәтенә ия булу, аннан файдалану һәм аның белән эш итү

 

1. Җирле үзидарә органнары җирлек исеменнән Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актлары нигезендә муниципаль мөлкәткә мөстәкыйль хуҗа булалар, аннан файдаланалар һәм идарә итәләр.

2. Җирле үзидарә органнары федераль законнар нигезендә муниципаль мөлкәтне физик һәм юридик затларга, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарына, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына һәм башка муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына вакытлыча яисә даими файдалануга тапшырырга, читләштерергә, башка алыш-бирешләр ясарга хокуклы.

3. Җирле үзидарә органнары Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкаләт биргән федераль башкарма хакимият органы билгеләгән тәртиптә муниципаль милек реестрын алып бара.

 

84 маддә. Муниципаль предприятиеләр, учреждениеләр һәм хуҗалык җәмгыятьләре

 

1. Җирлек муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр төзи, үзгәртеп кора һәм бетерә ала, хуҗалык җәмгыятьләре, шул исәптән җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен кирәкле муниципальара җәмгыятьләр төзүдә катнаша ала.Муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләргә карата гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен җирле үзидарәнең вәкаләтле органнары гамәлгә ашыра.

2. Гамәлгә куючы функцияләрен һәм вәкаләтләрен башкаручы җирле үзидарә органнары муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр эшчәнлегенең максатларын, шартларын һәм тәртибен билгели, аларның уставларын раслый, әлеге предприятие һәм учреждение җитәкчеләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә, әлеге уставта каралган тәртиптә аларның эшчәнлеге турында хисапларны тыңлый.

3. Җирле үзидарә органнары җирлек исеменнән муниципаль казна учреждениеләре йөкләмәләре буенча субсидиар җавап бирәләр һәм Россия Федерациясе Граждан кодексында билгеләнгән тәртиптә аларның үтәлешен тәэмин итәләр.

85 маддә. Җирлекнең муниципаль милеген хосусыйлаштыру тәртибе һәм шартлары

 

1. Җирлекнең муниципаль милеген хосусыйлаштыру тәртибе һәм шартлары федераль законнар нигезендә җирлек Советы карарлары белән билгеләнә.

2. Муниципаль милекне кулланудан һәм хосусыйлаштырудан керемнәр җирлек бюджетына күчә.

 

86 маддә.Җирлек җирле үзидарә органнарының муниципаль милектә булмаган предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар белән мөнәсәбәте

 

Җирлек җирле үзидарә органнарының муниципаль милектә булмаган предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар белән, шулай ук физик затлар белән мөнәсәбәте, әгәр законнарда башкача билгеләнмәгән булса, килешү нигезендә төзелә.

 

XIV бүлек. ҖИРЛЕКНЕҢ ФИНАНС НИГЕЗЕ

 

87 маддә. Җирлек бюджеты

 

1. Җирлекнең үз бюджеты бар.

2. Җирлек бюджеты җирлек Советының муниципаль норматив хокукый акты формасында эшләнә һәм раслана.

3. Җирлек бюджетында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән керемнәр һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итү өчен бирелгән субвенцияләр, шулай ук җирлек бюджетыныӊ күрсәтелгән керемнәр һәм субвенцияләр хисабына гамәлгә ашырылучы тиешле чыгымнары аерым карала.

4. Җирлек җирле үзидарә органнары федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителүче Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә федераль дәүләт хакимияте органнарына һәм (яисә) Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына җирлек бюджеты үтәлеше турында хисаплар тапшыралар.

 

88 маддә. Җирлектә бюджетпроцессы

 

1. Җирлек бюджеты проектын төзү һәм карау, җирлек бюджетын раслау һәм үтәү, аның үтәлешен контрольдә тоту, җирлек бюджеты үтәлеше турында хисап төзү һәм раслау җирлек җирле үзидарә органнары тарафыннан Россия Федерациясе Бюджет кодексында һәм аның нигезендә кабул ителүче Татарстан Республикасы Бюджет кодексы белән билгеләнгән таләпләрне үтәп мөстәкыйль гамәлгә ашырыла.

2. Җирлек бюджеты проекты, җирлек Советының җирлек бюджетын раслау турында карары, аның үтәлеше турында еллык хисап, квартал саен җирлек бюджеты үтәлеше турында һәм җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләре, муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре саны турында (аларның хезмәте өчен түләүнең факттагы чыгымнарын күрсәтеп) белешмәләр түбәндәге адрес буенча махсус мәгълүмати стендларда урнаштырылып, рәсми рәвештә халыкка җиткерелергә тиеш: Мусабай-Завод авылы (административ бина); Мусабай-Завод авылы  (авыл клубы бинасы); Мусабай-Завод (авыл китапханәсе); Таш-Кичу авылы (ФАП), Кзыл-Байрак авылы (ФАП) яки интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) урнаштырылырга тиеш.

3. Җирле салымнар турында муниципаль норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертү хакындаҗирлек Советының муниципаль норматив хокукый актлары, Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетлары керемнәрен үзгәртүгә китерә торган, чираттагы финанс елында һәм планнар чорында үз көченә керә торган бюджет хокук мөнәсәбәтләрен җайга салучы җирлек Советының муниципаль норматив хокукый актлары чираттагы финанс елына һәм планнар чорына җирлек бюджеты турында карар проекты җирлек Советына кертелгән көнгә кадәр 10 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш.

4. Җирлек бюджеты проекты өч елга (чираттагы финанс елына һәм планнар чорына) төзелә һәм раслана.

5. Чираттагы финанс елына һәм планнар чорына җирлек бюджеты проекты җирлекнең социаль-икътисадый үсеш фаразы нигезендә җирлекнең чыгым йөкләмәләрен финанс белән тәэмин итү максатында төзелә.

6. Чираттагы финанс елына һәм планнар чорына җирлек бюджеты проекты Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм аның таләпләрен үтәп кабул ителгән Татарстан Республикасы Бюджет кодексы һәм әлеге устав нигезендә җирлекнең Башкарма комитеты тарафыннан билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда төзелә.

7. Чираттагы финанс елына һәм планнар чорына җирлек бюджеты проектын төзү түбәндәгеләргә нигезләнә:

- Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә еллык юлламасының бюджет сәясәтен (бюджет сәясәтенә таләпләр) билгеләүче нигезләмәләре;

- Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасы;

- җирлекнең бюджет һәм салым сәясәте төп юнәлешләре;

- социаль-икътисадый үсеш фаразы;

- озак сроклы чорга бюджет фаразы (бюджет фаразы проекты, бюджет фаразына үзгәрешләр кертү проекты);

- муниципаль программалар (муниципаль программалар проекты, муниципаль программаларга үзгәрешләр кертү проекты).

8. Чираттагы финанс елына һәм планнар чорына җирлек бюджеты турында карарда бюджет керемнәренең гомуми күләме, чыгымнарның гомуми күләме, бюджет дефициты, шулай ук Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы законнары, җирлек Советының муниципаль хокукый актлары белән билгеләнгән башка күрсәткечләр (бюджет турындагы карардан тыш) кергән бюджетның төп характеристикалары булырга тиеш.

9. Җирлек бюджеты турында карар белән раслана:

- җирлек бюджеты керемнәрене баш администраторлары исемлеге;

- җирлек бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларының баш администраторлары исемлеге;

- бюджет ассигнованиеләрен чыгымнар төрләре бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары, төркемнәре (төркемнәре һәм төркемчәләре) буенчаяисә бүлек, бүлекчәләр, максатчан статьялар (муниципаль программалар һәм эшчәнлекнең программасыз юнәлешләре),чыгымнар төрләре төркемнәренә (төркемнәре һәм төркемчәләре) һәм (яисә) максатчан статьялар (муниципаль программалар һәм эшчәнлекнең программалы булмаган юнәлешләре), чираттагы финанс елына һәм планнар чорына бюджетлар чыгымнары классификациясенең чыгымнар төрләре төркемнәре (төркемнәре һәм төркемчәләре) буенча, шулай ук Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, җирлек Советының муниципаль хокукый акты белән билгеләнгән очракларда бюджет чыгымнары классификациясе бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча бүлү;

- чираттагы финанс елына һәм планнар чорына бюджет чыгымнарының ведомство структурасы;

- гавами норматив йөкләмәләрне үтәүгә юнәлдерелгән бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләме;

- чираттагы финанс елында һәм планнар чорында Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларыннаналынган һәм (яки) бирелгән бюджетара трансфертлар күләме;

- чираттагы финанс елына һәм планнар чорының беренче елына бюджет расланган очракта, шартлы рәвештә расланучы (расланган) чыгымнарның гомуми күләме бюджет чыгымнарының гомуми күләменнән кимендә 2,5 проценты күләмендә (Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларыннан максатчан билгеләнеше булган бюджетара трансфертлар хисабыннан каралган бюджет чыгымнарын исәпкә алмыйча), планнар чорының икенче елына бюджет чыгымнарының гомуми күләменнән кимендә 5 проценты күләмендә (Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларыннан максатчан билгеләнеше булган бюджетара трансфертлар хисабыннан каралган бюджет чыгымнарын исәпкә алмыйча);

- чираттагы финанс елына һәм планнар чорына бюджет кытлыгын финанслау чыганаклары;

- чираттагы финанс елыннан соӊ һәм планнар чорының һәр елыннан соң килә торган елның 1 январе торышына муниципаль эчке бурычның иң югары чиге, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча бурычның иң югары чиген күрсәтеп;

- җирлек бюджетының Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, җирлек Советының муниципаль хокукый акты белән билгеләнгән башка күрсәткечләре.

10. Чираттагы финанс елына һәм планнар чорына җирлек бюджеты карар проектырасланган бюджетның план чорының параметрларын үзгәртү һәм аларга план чорының икенче елы параметрларын өстәү юлы белән раслана.

Чираттагы финанс елына һәм планнар чорына җирлек бюджеты карар проектыпланнар чорының расланган бюджет күрсәткечләрен төгәлләштерә һәм төзелә торган бюджетның план чорының икенче елы күрсәткечләрен раслый.

11. Җирлек Советына бюджет турында карар проекты белән бер үк вакытта тапшырыла:

- чираттагы финанс елына һәм планнар чорына җирлекнең бюджет һәм салым сәясәтенең төп юнәлешләре;

- агымдагы финанс елының узган чорына җирлекнең якынча социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы финанс елына җирлекнең көтелгән социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре;

- чираттагы финанс елына һәм планнар чорына җирлекнең социаль-икътисадый үсеш фаразы;

- чираттагы финанс елына һәм планнар чорына җирлек бюджетының төп характеристикалары фаразы (керемнәрнең гомуми күләме, чыгымнарның гомуми күләме, бюджет кытлыгы);

- җирлек бюджеты проектына аңлатма язуы;

- бюджетара трансфертларны бүлү методикалары (методика проектлары) һәм исәпләре;

- чираттагы финанс елыннан соӊ һәм планнар чорының һәр елыннан соң килә торган елның (чираттагы финанс елыннан соӊ) 1 январе торышына муниципаль эчке бурычның иң югары чиге;

- агымдагы финанс елына көтелгән бюджет үтәлешен бәяләү;

- җирлек Советы, суд системасы органнары, җирлекнең ревизия комиссиясе тәкъдим иткән күрсәтелгән органнарның бюджет сметалары проектлары, күрсәтелгән бюджет сметалары мөнәсәбәтендә җирлек Башкарма комитеты белән каршылыклар барлыкка килгән очракта тапшырыла;

- Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм аның нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Бюджет кодексы һәм әлеге устав белән билгеләнгән башка документлар һәм материаллар.

Бюджет турында карар белән муниципаль программалар һәм эшчәнлекнең программалы булмаган юнәлешләре буенча бюджет ассигнованиеләрен бүлү расланган очракта,  җирлек бюджеты турында карар проектына муниципаль программа паспортлары (күрсәтелгән паспортларга үзгәрешләр проектлары) тапшырыла.

Җирлек бюджеты турында карар проектындабюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясе бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча бүлү белән кушымта, бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясе бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча бүлү белән кушымта булмаган очракта, җирлек бюджеты турында карар проектына аңлатма язуына кушымталар составына кертелә.

12. Чираттагы финанс елына һәм планнар чорына бюджет проектын төзү Россия Федерациясе Бюджет кодексы, федераль законнар, алар нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә җирлек Башкарма комитеты тарафыннан гамәлгә ашырыла.

13. Җирлек Башкарма комитеты агымдагы елның 15 ноябреннән дә соңга калмыйча, чираттагы финанс елына һәм планнар чорына җирлек бюджеты турында карар проектын җирлек Советы каравына кертә.

14. Җирлек бюджеты турында карар проектын җирлек Советының муниципаль норматив хокукый акты белән билгеләнгән карау һәм раслау тәртибебюджет турындагы карарның чираттагы финанс елының 1 январеннән үз көченә керүен, шулай ук Россия Федерациясе Бюджет кодексының 184.1 маддәсе нигезендә күрсәтелгән карар белән күрсәткечләрне һәм характеристикаларны (кушымталарны) раслауны күздә тотарга тиеш.

15. Җирлек бюджеты турында карар 1 январьдән үз көченә керә һәм финанс елының 31 декабренә кадәр гамәлдә була, әгәр Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм (яисә) җирлек бюджеты турында карар белән башкасы каралмаган булса.

Җирлек бюджеты турында карар, кул куелганнан соң 10 көннән дә соңга калмыйча, билгеләнгән тәртиптә рәсми басылып чыгарга тиеш.

16. Җирлекнең җирле үзидарә органнары җирлек бюджетының балансын һәмбюджет хокук мөнәсәбәтләрен җайга салу, бюджет процессын гамәлгә ашыру, дефицит күләме, муниципаль бурыч күләме һәм структурасы, җирлекнең бюджет йөкләмәләрен үтәү буенча билгеләнгән федераль законнарны һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәүне тәэмин итәләр.

17. Җирлек бюджеты керемнәре Россия Федерациясе бюджет законнары, салымнар һәм җыемнар турында законнар һәм башка мәҗбүри түләү турындагы законнар нигезендә формалаша.

18. Җирлек бюджеты чыгымнары Россия Федерациясе Бюджет кодексында каралган формаларда гамәлгә ашырыла.

19. Җирлек бюджеты чыгымнарын федераль дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен финанслауга гамәлгә ашыру рөхсәт ителми, федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән билгеләнгән очраклардан тыш.

20. Муниципаль милек объектларына бюджет инвестицияләре Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

89 маддә. Муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алулар

 

1. Муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары нигезендә гамәлгә ашырыла.

2. Муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу җирлек бюджеты хисабына башкарыла.

 

90 маддә. Гражданнарның үзара салым акчасы

 

1. Гражданнарның үзара салым акчалары дигәндә, җирле әһәмияттәге конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен гражданнарның бер тапкыр түләү башкарулары аңлашыла. Үзара салым түләү күләме җирлектә (җирлек составына керә торган торак пунктта) яшәүчеләрнеӊ барысы өчен дә абсолют күләмдә тигез итеп билгеләнә, җирлектә (җирлек составына керә торган торак пунктта) яшәүчеләрнең гомуми саныннан 30 проценттан да артмаган өлешен тәшкил иткән һәм алар өчен түләү күләмен киметергә мөмкин булган аерым категория гражданнардан тыш.

2. Гражданнардан әлеге маддәнең 1 өлешендә күрсәтелгән бер тапкыр түләүләрне кертү һәм файдалану мәсьәләләре җирле референдумда, ә «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 25.1 маддәсе 1 өлеше 4.1 пунктында каралган очракларда гражданнар җыенында хәл ителә.

 

91 маддә. Җирлекнең муниципаль бурыч алулары (муниципаль бурычы)

 

1. Җирлек бюджетын финанслау һәм бурыч йөкләмәләрен түләү максатында, җирлекфедераль законнарда билгеләнгән тәртиптә муниципаль эчке бурыч алуларны гамәлгә ашырырга хокуклы.

Муниципаль бурыч алулар дигәндә җирлек исеменнән кыйммәтле кәгазьләрне урнаштыру юлы белән һәм Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларыннан һәм кредит оешмаларыннан займнар җәлеп итү аӊлашыла, алар буенча муниципаль берәмлекнеӊ займчы буларак муниципаль бурыч йөкләмәләре барлыкка килә.

2. Муниципаль бурыч алуларны гамәлгә ашыру хокукына Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм әлеге устав нигезендә җирлек Башкарма комитеты ия.

 

92 маддә. Җирлек бюджеты үтәлеше

 

1. Җирлек бюджеты үтәлеше Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә башкарыла.

2. Җирлек бюджеты касса бердәмлеге һәм чыгымнарныӊ ведомство буйсынуында башкарыла.

3. Җирлек бюджеты үтәлешенә касса хезмәте күрсәтү, җирлек бюджеты акчаларын алучыларның шәхси счетларын ачу һәм алып бару Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.

4. Җирлек бюджетының үтәлеше җирлекнең җыелма бюджет язмасы һәм җирлекнең касса планы нигезендә оештырыла.

 

93 маддә. Бюджет хисаплылыгы. Җирлек бюджеты үтәлеше турында еллык хисап

 

1. Җирлекнең бюджет хисаплылыгы еллык хисап булып тора.

2. Җирлекнең бюджет хисаплылыгы җирлек Башкарма комитеты тарафыннан бюджет акчаларының тиешле баш администраторларының җыелма бюджет хисаплылыгы нигезендә төзелә.

3. Җирлек бюджеты үтәлеше турында еллык хисап җирлек Советы карары белән расланырга тиеш.

4. Җирлек бюджеты үтәлеше турында еллык хисап, аны җирлек Советына тапшырганчы, тышкы тикшерү узарга тиеш, ул бюджет акчалары баш администраторларының бюджет хисаплылыгын тышкы яктан тикшерүне һәм җирлек бюджеты үтәлеше турында еллык хисапка бәяләмә әзерләүне үз эченә ала.

Җирлек бюджеты үтәлеше турында еллык хисапны тышкы тикшерү җирлек Советының ревизия комиссиясе тарафыннан җирлек Советының муниципаль хокукый актында билгеләнгән тәртиптә, Россия Федерациясе Бюджет кодексы таләпләрен үтәп, федераль законнарда билгеләнгән үзенчәлекләрне исәпкә алып һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы таләпләрен үтәп башкарыла.

5. Җирлекнең Башкарма комитеты, агымдагы финанс елының 1 апреленнән дә соңга калмыйча, бәяләмә әзерләү өчен җирлек бюджеты үтәлеше турында хисап тапшыра.Җирлек бюджеты үтәлеше турында еллык хисапка бәяләмә әзерләү бюджет акчалары баш администраторларының еллык бюджет хисаплылыгын тышкы тикшерү мәгълүматлары нигезендә 1 айдан да артмаган срокта башкарыла.

6. Җирлек бюджеты үтәлеше турында еллык хисапка бәяләмә җирлекнеӊ ревизия комиссиясе тарафыннан җирлек Советына, шул үк вакытта Башкарма комитетка тапшырыла.

7. Җирлек Башкарма комитеты ел саен, агымдагы финанс елыныӊ 1 маеннан да соӊга калмыйча, хисап финанс елы өчен җирлек бюджеты үтәлеше турында җирлек Советы карары проектын, җирлек бюджеты үтәлеше турында башка бюджет хисабын һәм Россия Федерациясе бюджет законнарында каралган башка документларны теркәп, хисап финанс елы өчен җирлек бюджеты үтәлеше турында хисапны җирлек Советына тапшыра. 

8. Җирлек Советы бюджеты үтәлеше турында еллык хисапны карау нәтиҗәләре буенча җирлек Советы җирлек бюджеты үтәлеше турында еллык хисапны раслау яки кире кагу турында карар кабул итә.

Җирлек Советы бюджеты үтәлеше турында еллык хисапны кире кагу очрагында, ул ышанычсыз яки тулы чагылдырылмаган мәгълүматлар булу фактын бетерү һәм 1 айдан артмаган срокта кабат тапшыру өчен кире кайтарыла.

9. Җирлек Советы бюджеты үтәлеше турында карар белән хисап финанс елы өчен җирлек бюджеты керемнәре, чыгымнары һәм дефициты күрсәтелгән җирлек бюджеты үтәлеше турында хисап раслана.

Хисап финанс елына җирлек Советы бюджеты үтәлеше турында карарга кушымталар белән түбәндәге күрсәткечләр раслана:

- бюджет керемнәре классификациясе кодлары буенча җирлек бюджеты керемнәре;

- җирлек бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы буенча җирлек бюджеты чыгымнары;

- бюджет чыгымнары классификациясе бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча җирлек бюджеты чыгымнары;

- бюджет кытлыгын финанслау чыганаклары классификациясе кодлары буенча җирлек бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары.

Җирлек Советы бюджеты үтәлеше турында карар белән шулай ук җирлек бюджеты үтәлеше турында карар кабул итү өчен Россия Федерациясе Бюджет кодексы, аның нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, җирлек Советының муниципаль хокукый акты белән билгеләнгән башка күрсәткечләр раслана.

 

94 маддә. Муниципаль финанс контроле

 

1. Муниципаль финанс контролебюджет мөнәсәбәтләрен җайга салучы хокукый актлар, гавами норматив йөкләмәләрне һәм Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларыннан физик затларга башка түләүләр буенча йөкләмәләрне шарт белән чикләүче хокукый актлар үтәлешен тәэмин итү, шулай ук бюджеттан средстволар бирү турында дәүләт (муниципаль) контрактлары, шартнамәләре (килешүләре) шартларын үтәү  максатында гамәлгә ашырыла.

Тышкы һәм эчке, башлангыч һәм соӊгы муниципаль финанс контроле була.

2. Бюджет хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендә тышкы муниципаль финанс контроле җирлек ревизия комиссиясенеӊ контроль эшчәнлеге булып тора.

3. Бюджет хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендә эчке муниципаль финанс контроле Башкарма комитетныӊ контроль эшчәнлеге булып тора.

4. Җирлек бюджеты үтәлеше барышында бюджет бозуларын кисәтү һәм булдырмау максатыннан, башлангыч контроль гамәлгә ашырыла.

5. Соӊгы контроль җирлек бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре буенча, аның үтәлешенең законлылыгын, исәп һәм хисаплылыкның дөреслеген билгеләү максатыннан башкарыла.

 

 

 

 

XV бүлек. УСТАВ КАБУЛ ИТҮ. ӘЛЕГЕ УСТАВКА ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ ӨСТӘМӘЛӘР КЕРТҮ

 

95 маддә. Устав проектын әзерләү, әлеге уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү тәртибе

 

1. Устав проекты, әлеге уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында җирлек Советы карары проекты җирлек Советына җирлек Советы депутатлары, җирлек Башлыгы, территориаль иҗтимагый үзидарә органнары, гражданнарның инициатив төркемнәре тарафыннан кертелергә мөмкин.

2. Устав проектын, әлеге уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проектын әзерләү өчен, җирлек Советы карары белән махсус комиссия төзелергә мөмкин.  Әлеге комиссия эшендә катнашу өчен, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары белгечләре, экспертлар чакырылырга мөмкин.

3. Устав проекты, әлеге уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында җирлек Советы карары проекты, уставны кабул итү, уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында мәсьәләне карау көненә кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча,махсус мәгълүмати стендларда урнаштырылып, рәсми рәвештә халыкка җиткерелергә тиеш: Мусабай-Завод авылы (административ бина); Мусабай-Завод авылы  (авыл клубы бинасы); Мусабай-Завод (авыл китапханәсе); Таш-Кичу авылы (ФАП), Кзыл-Байрак авылы (ФАП) яки интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) урнаштырылырга тиеш, шул ук вакытта җирлек Советы тарафыннан билгеләнгәнустав проекты,  уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында җирлек Советы карары проекты буенча тәкъдимнәрне исәпкә алу тәртибе, шулай ук гражданнарның аның буенча фикер алышуда катнашу тәртибе бастырып чыгарылырга (халыкка җиткерелергә) тиеш. Уставка Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезләмәләрен төгәл кабатлау формасында, әлеге норматив хокукый актларга туры китерү максатында үзгрешләр кертелгәндә, устав проекты,  уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында җирлек Советы карары проекты буенча тәкъдимнәрне исәпкә алу тәртибен, шулай ук гражданнарның аның буенча фикер алышуда катнашу тәртибен рәсми бастырып чыгару (халыкка җиткерү) таләп ителми. 

4. Җирлек Советы утырышында карау алдыннан устав, әлеге уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында җирлек Советы карары проекты буенча әлеге устав нигезендә халык тыңлаулары үткәрелә, җирлек уставына Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы Конституциясе яки Татарстан Республикасы законнары нигезләмәләрен төгәл кабатлау формасында, әлеге норматив хокукый актларга туры китерү максатында үзгәрешләр кертелгән очраклардан тыш.

 

96 маддә. Устав кабул итү, әлеге уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү тәртибе

 

1. Устав проектын, әлеге уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проектын карау җирлек Советы тарафыннан кимендә ике укылышта регламент нигезендә гамәлгә ашырыла.

2. Устав проектын, әлеге уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карар проектын беренче укылышта кабул иткәннән соң,әлеге проект җирлек Башлыгы тарафыннан җирлек Советы депутатларына, хокукый инициатива хокукына ия башка субъектларга төзәтмәләр кертү өчен җибәрелә. 

3. Устав, әлеге уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карарҗирлек Советы депутатларының билгеләнгән саныннан күпчелек өчтән ике өлеше тавышы белән кабул ителә.

4. Уставны федераль законга, Татарстан Республикасы законына туры китерү әлеге закон актларында билгеләнгән срокта гамәлгә ашырыла. Федераль закон, Татарстан Республикасы законы белән күрсәтелгән срок билгеләнмәгән булса, җирлек уставын федераль законга, Татарстан Республикасы законына туры китерү срогы тиешле федераль закон, Татарстан Республикасы законы үз көченә керү датасын исәпкә алып билгеләнә, уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында муниципаль хокукый акт проектын рәсми бастырып чыгару (халыкка игълан итү) һәм халык тыңлауларында фикер алышу, аның буенча гражданнарның тәкъдимнәрен исәпкә алу, җирлек Советы утырышларын кабат үткәрү зарурлыгы,мондый муниципаль хокукый актны дәүләт теркәвенә алу һәм рәсми бастырып чыгару (халыкка җиткерү) сроклары, кагыйдә буларак, алты айдан да артмаска тиеш.

 

97 маддә. Уставның үз көченә керү тәртибе, әлеге уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карарлар

 

1. Устав, әлеге уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында җирлек Советы карары, кабул ителгәннән соӊ, җирлек Башлыгы тарафыннан федераль законда билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәве өчен муниципаль берәмлекләр уставларын теркәү өлкәсендә вәкаләтле федераль башкарма хакимият органының территориаль органына җибәрелә.

2. Устав, әлеге уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында җирлек Советы карары, дәүләт теркәвенә алганнан соң, махсус мәгълүмати стендларда урнаштырылып, рәсми рәвештә халыкка җиткерелергә тиеш: Мусабай-Завод авылы (административ бина); Мусабай-Завод авылы  (авыл клубы бинасы); Мусабай-Завод (авыл китапханәсе); Таш-Кичу авылы (ФАП), Кзыл-Байрак авылы (ФАП) яки интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru), шулай ук Россия Юстиция министрлыгының «Россия Федерациясендә норматив хокукый актлар» порталында (http://pravo-minjust.ru, http://право-минюст.рф) урнаштырылырга тиеш, рәсми басылып чыккач (халыкка игълан ителгәч), алар үз көченә керә.

Муниципаль хокукый актны яисә җирле үзидарә органнары арасында төзелгән килешүне рәсми бастырып чыгару дип аның тулы текстын тиешле муниципаль берәмлектә таратыла торган вакытлы басма матбугатта беренче бастырып чыгару санала.

Муниципаль хокукый актларны һәм килешүләрне рәсми бастырып чыгару (халыкка игълан итү) өченҗирле үзидарә органнары шулай ук мәгълүмат челтәреннән файдаланырга хокуклы. Муниципаль хокукый актның тулы тексты рәсми мәгълүмат челтәрендә басылып чыккан (урнаштырылган) очракта, басма матбугатта аның күләмле график һәм таблица формасындагы кушымталары бирелмәскә мөмкин.

3. Уставка кертелгән һәм җирле үзидарә органнарының структурасын үзгәртә торган үзгәрешләр һәм өстәмәләр, җирле үзидарә органнары арасында вәкаләтләрне бүлү (уставны федераль законнарга туры китерү очрагыннан, шулай уквәкаләтләрне, вәкаләтләр срогын, җирлек Башлыгын һәм җирле үзидарәнең башка сайланулы вазыйфаи затларын сайлау тәртибен үзгәртү) уставка әлеге үзгәрешләр һәм өстәмәләрне кертү турында карар кабул иткән җирлек Советының вәкаләтләр вакыты чыкканнан соң үз көченә керә.

4. Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр муниципаль хокукый акт белә кертелә, ул түбәндәгечә рәсмиләштерелергә мөмкин:

1) җирлек Башлыгы имзалаган җирлек Советы карары белән;

2) җирлек Советы тарафыннан кабул ителгән һәм җирлек Башлыгы имзаланган аерым норматив хокукый акт. Бу очракта әлеге хокукый актка аны кабул итү турында җирлек Советы карары реквизитлары куела.Җирлек Советыныӊ  мондый карарынауставка кертелә торган үзгәрешләр һәм өстәмәләр үз көченә керү турында күчмә нигезләмәләр һәм (яки) нормалар кертү рөхсәт ителми.

5. Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында муниципаль хокукый акт белән уставны яңа редакциядә бәян итү рөхсәт ителми. Бу очракта яңа устав кабул ителә, ә элек гамәлдә булган устав һәм аңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында муниципаль хокукый актлар яңа устав үз көченә кергән көннән үз көчен югалткан дип таныла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1008.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International