18 гыйнвар көнне Мәләкәс авылында гомер кичерүче тыл ветераны Трофимова Евдокия Александровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Район Советы Аппараты җитәкчесе А.Наврозова райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район хакимияте исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде. Котлауларга шулай ук,район ветераннар Советы рәисе Г. Зарипов, авыл җирлеге башлыгы И. Кузнецова да кушылды