Мәләкәс авылындагы күпер төзелеше май аенда башлана

2024 елның 26 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Тукай районының Мәләкәс авылындагы күпер төзелеше май аенда башлана. Бу күпер җирле әһәмияттәге юл белән бәйле. Озынлыгы 21,92 м булган яңа конструкция «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында иске күперне алыштырачак. Проектны бюджеттан финанслау 61 млн сум күләмендә билгеләнгән.
Төзелешкә заказчы булып «Главтатдортранс» ДКУ, генераль подрядчы булып «Мосты РТ»ҖЧҖ тора. Төзелеш чорында урау юл-урам челтәре буенча оештырылачак, ди министрлыкның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International