Министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышы узды

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

  Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау:2017 ел нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлар” дип аталган йомгаклау коллегиясе узды.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында демографик күрсәткечләр үсеше начарланды.

2017 ел нәтиҗәләре буенча Республикада гыйнвар-ноябрь айларында 44,3 мең кеше туган, бу 2016 ел белән чагыштырганда 7,0 мең кешегә азрак диярлек.

2018 елның 1 гыйнварыннан 1 нче бала тууга айлык акчалата түләүләр каралачак.

Безнең исәпләр буенча республикада 2018 елның 1 гыйнварыннан беренче балага пособие алучылар саны 4,6 мең гаиләне тәшкил итәчәк, суммасы – 8 490 сум. Финанслау федераль бюджеттан 475,8 млн. сум күләмендә бүлеп биреләчәк.

Демографик үсешнең тагын бер тенденциясе булып эшкә яраклы өлкәнрәк затларның санын һәм гомер озынлыгын арттыру тора.

2035 елга фаразлар буенча, Россиядә 10 млнга 20 яшьтән 40 яшькә кадәр кешеләр саны кыскарачак. Татарстан Республикасы буенча вәзгыять шундый ук. 2017 ел башына республикада эшкә яраклы яшьтәге гражданнар саны 2,2 млн. кешене тәшкил итте, шул ук вакытта өлкәнрәк яшьтәге кешеләр саны– 943,0 мең кеше. 2030 елга фаразлар буенча, эшкә яраклы халыкның саны 5%ка кимиячәк һәм 2,1 млн. кешене тәшкил итәчәк, эшкә яраклы олырак яшьтәге кешеләр саны 16%ка артачак һәм 1,1 млн. кешене тәшкил итәчәк.

Өлкән буын гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү максатыннан, республикада «Актив озын гомер» проекты тормышка ашырыла.

 

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында хезмәт базары түбәндәге күрсәткечләрдә чагылыш таба:

- халыкның югары дәрәҗәдә мәшгуль булуы − 69%;

- түбән гомуми эшсезлек дәрәҗәсе − 3,1%;

- түбән эшсезлек дәрәҗәсе – 0,6 %.

Россиядә түбән гомуми эшсезлек дәрәҗәсе буенча без 5 нче урында торабыз.

2017 елның 1 декабренә эш бирүчеләр тарафыннан белдерелгән вакансияләр саны 37,9 мең берәмлеген тәшкил итә.

Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,3 кешене тәшкил иткән.

Татарстан башка төбәкләр арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча алдынгы урыннарда тора.

2017 елның гыйнвар-ноябрь айларында 2016 ел белән чагыштырганда уртача айлык хезмәт хакы 6,3%ка артты һәм 31 563,7 сумны тәшкил итте.

2018 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме аена 9489 сумны тәшкил итәчәк. (Бугенге көндә Татарстанда килешү проекты әзерләнә, аның буенча республикада минималь хезмәт хакы бюджеттан тыш секторында эш итүче оешмалар өчен 10 126 сум тәшкил итәчәк).

Хезмәт хакы түләү проблемасы формаль булмаган мәшгульлекне легальләштерү белән тыгыз бәйләнгән.

Татарстан Республикасында формаль булмаган хезмәт базарындагы эшләүчеләр саны 2010 ел белән чагыштырганда 9,7%-ка кимеде.

Хезмәткәрләренең хезмәт потенциалын формалаштыру максатыннан, халыкны эш белән тәэмин итү проблемаларын хәл иткәндә яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирелә.

2017 елда һөнәри юнәлеш бирү хезмәте 85,7 мең кешегә күрсәтелде.

ТР инвалидлар турында гомуми мәгълүматлар

Татарстан Республикасында 287,1 мең инвалид яши, шулардан 92,3 мең кеше хезмәткә сәләтле яшьтә. Инвалид балалар саны– 14,7 мең кеше.

Әйтеп үтәргә кирәк, 2018 елга республика өчен инвалидларны эшкә урнаштыру буенча 35% дәрәҗәсендә максатчан күрсәткеч билгеләнгән.

2011-2017 елларда инвалидлар өчен уңайлы мохит тудыру максатыннан 872 объект яраклаштырылды.

Травматизм

Республика министрлыклары һәм ведомстволары, күзәтү-контроль органнары, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе һәм җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле хезмәттәшлеге системасы ярдәмендә 2017 елда производствода үлем очракларының кимүен саклап кала алдык. 2017 елда үлем очраклары 2016 ел белән чагыштырганда 11,1%ка кимегән.

 

Социаль яклау өлкәсендәге дәүләт хезмәтләрен күрсәтү Министрлыкның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Өлкән буын гражданнарга һәм балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә.

2017 елда Министрлык тарафыннан пенсионерлар, дәүләт һәм муниципаль, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү учреждениеләре хезмәткәрләренең савыктыру буенча эше дәвам итте.

Күрсәтелгән максатларга 2017 елда 132,162 млн. сум бүленеп бирелде.

Министрлыкның өстенлекле юнәлеше булып дәүләт хезмәтләре күрсәтү тора. Әлеге хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү аны уңайлырак итә һәм сыйфатын арттыра.

Хәзерге вакытта тармакта 85 төр хезмәт күрсәтелә. Шуларның:

– 74е социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә;

– 11е хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә;

Гомумән алганда, анализ ясалды һәм 85 хезмәттән иң еш кулланыла торганы билгеләнде, алга таба алар электрон рәвешкә күчерелде.

Шулай итеп:

1) Тулысынча электрон рәвешкә 8 хезмәт күчерелде,

2) 5 хезмәт гаризаларны электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре Порталы аша тапшыруда гамәлгә ашырылды:

– торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр бирү;

– аерым категория гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар бирү;

– 1,5 яшькә кадәр бала тәрбияләү буенча айлык пособия билгеләү;

– бала туганда бер мәртәбә бирелә торган пособие алу өчен гариза тапшыру;

– оешма таркалу сәбәпле, эштән азат ителгән йөкле хатыннарга пособие алуга гаризалар тапшыру.

3) хәзерге вакытта калган 72 хезмәтне электрон рәвешкә күчерү мөмкин түгел. Чөнки гражданин шәхси рәвештә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мәсәлән, эшсезлек буенча пособие билгеләгән очракта һәм башкалар.

 

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең Республика системасы 122 дәүләт оешмаларын тәкъдим итә, ел саен биредә 200 меңгә якын гражданнарга социаль хезмәт күрсәтелә.

Өлкән буын гражданнар саны артуга бәйле рәвештә, аерым игътибар нәкъ менә өлкән яшьтәге гражданнарга бирелә.

Өлкән буын кешеләргә 92 учреждениесе хезмәт күрсәтә, шул исәптән 6 дәүләтнеке булмаган оешмалар.

 

Өлкән яшьтәге кешене гаиләгә алу

Бүгенге көндә “Өлкән яшьтәге кешене гаиләгә алу” проекты актив рәвештә тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта үз гаиләсенә өлкән кешене алган 37 гаилә бар, биредә 37 өлкән яшьтәге граждан яши. Барысы да бик канәгать.

 

Элеккечә үк социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балаларга социаль тернәкләндерү хезмәте күрсәтү актуаль булып кала. Әлеге эштә приютларга ярдәм итү максатыннан Министрлык Республика Дәүләт Советы һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия политик партиясенең Региональ бүлеге ярдәме белән “Бергә булдырабыз” проектына старт бирде.

Проектны гамәлгә ашыруга 17 социаль приют җәлеп ителде. Әлеге приютлар өч юнәлештә эш оештырды: социаль-көнкүреш адаптация һәм хезмәт тернәкләндерү; ата-аналар белән үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм баланы гаиләгә кайтарырга әзерләү; сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру һәм спортка кызыксыну уяту.

 

Республикада инвалидларга һәм инвалид балаларга социаль хезмәтләр күрсәтүгә аерым игътибар бирелә.

Барлыгы 2017 елның 11 аенда 6 инвалидларны тернәкләндерү үзәге 6 464 инвалидка хезмәт күрсәтте һәм 13 инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәге 6 223 инвалид балага хезмәт күрсәтте.

 

Башкарылган эшләрнең масштабы һәм юнәлешен исәпкә алып, кадрлар потенциалын үстерү мөһим булып тора. Ел саен һәр өченче хезмәткәр квалификациясен күтәрү уза. Зур игътибар коррупцияне профилактикалау мәсьәләсенә бирелә. 2017 елда дәүләт граждан хезмәткәрләренең хокук бозулары ачыкланмады.

 


Министрлыкның матбугат хезмәте
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International